«Татарлар – көч!», «Без – бердәм халык». Шушы көннәрдә Казанга җыелган милләттәшләрдән бу сүзләрне күп тапкырлар ишеттек. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында, гадәттәгечә, очрашу-аралашулар, тәҗрибә уртаклашулар мулдан булды.
Сөйләшү һәм күрешү
Быел җыенда Россиянең 48 төбәгеннән, шулай ук Татарстаннан 900 кече бизнес әһелләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм хакимият органнары вәкилләре катнашты. Өч көнлек программаның беренче көнендә берничә юнәлеш буенча фикер алыштылар: «Татар авылы: хуҗалык белән идарә итү алымнары, заманча эш юнәлешләре», «Милли продукция җитештерүчеләрнең үзара кооперация мәсьәләләре», «Терлекчелек: продукцияне җитештерүдән сатуга кадәр», «Игенчелек һәм бакчачылык: үсеш юллары». Сөйләшү генә булып калмасын, күреп тә кайтыйк дип, делегатлар Тәтеш һәм Апас районнарына сәфәр кылды.
Ишеткән-күргәннәрдән нәтиҗә чыгару өчен, җомга көнне җыенның пленар утырышына җыелдылар. Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсен карап чыкты. Биредә эшмәкәрләр үзләре җитештергән ит продукцияләрен, бал, чәй, чәкчәк кебек ризыклар, кием-салым, бизәнү әйберләрен тәкъдим итте.
«Рәис тә яратты»
– Мин әлеге күргәзмәдә икенче тапкыр катнаштым. Яратып һәм сагынып киләм. Нәтиҗәсе дә бар. Бер-беребез белән танышып, ниндидер уртак проектлар башлап җибәрәбез. Әйтик, продукциябезне Чуашстан чәйләре кушып эшләдек, – ди Уфадан килгән «Зәйнәб – шифалы үләннәр» бренды хуҗасы Ләйсән Сираева. – Икенчедән, бу – брендыбызны күрсәтү, таныту юлы. Мин эшемне бик яратам, монда да үзем кебек эшләренә чын күңелдән бирелгән кешеләр белән танышам, күрәм, өйрәнәм. Үзем дә Казанга килгән саен яңа төрле чәйләр, үләннәр алып килергә тырышам. Бу юлы да сатып алучыларымны яңа җыелмалар белән сыйларга дип килдем. Узган ел Рөстәм Нургалиевич, безнең янга тукталып, чәебезне тәмләп караган иде. Без, моннан файдаланып, ул чәйләргә «Рәис тә яратты» дигән тамга куеп чыгара башладык.
Елдагыча, күрше республикада яшәүче эшмәкәрләр ит продукцияләрен күп итеп алып килгән иде. Удмуртиядән килгән Булат Фәхриев – әнә шундыйларның берсе.
– Без инде базарда 20 ел эшлибез. Үзебез үстергән малларның итләрен үзебез эшкәртәбез. Ярымфабрикатлар, казылык, колбаса, шашлык – якынча йөзләгән төрдәге продукция җитештерәбез. Җыенда 6 ел катнашабыз. Биредә булып кайтканнан соң, сатып алучыларыбыз артты, география киңәйде. Казаннан, Можгадан, Әгерҗедән заказлар күбәйде. Алга таба тагын да киңәясебез килә, шуңа күрә мондый чараларга бик теләп киләбез, – диде ул.
Бабайларча тормыш
Шуннан соң җыенда катнашучылар залга юнәлде. Күрше Чуашстанның Комсомол районындагы Тукай авылыннан «Оран» ширкәте директоры, республикадагы милли-мәдәни берләшмә рәисе Әгъзам Шакировның чыгышын аеруча зур кызыксыну белән тыңладылар. Ул авылларының гөрләп яшәвен сөйләгәндә, залда тынлык урнашты.
– 1991 елда Тукайдагы 298 хуҗалыкта 1645 кеше яши иде. Хәзер 500 дән артык хуҗалыкта 2 мең тирәсе кеше яши. Мәктәптә 348 бала белем ала. Туучылар саны үлүчеләргә карата 2–3 мәртәбә күбрәк. Авылыбыз үсә, яңара, балалар рәхәтләнеп татарча сөйләшә, гореф-гадәтләребез саклана, – диде Әгъзам Шакиров.
Чыннан да, «авыллар бетә, тарала» дип барганда, аның чыгышы болытлар арасыннан яктырткан кояшны хәтерләтте.
– Безнең халык туган йортын, әти-әнисен ташлап чыгып китми, 3–4 буын бергә яши, буыннар бәйләнеше өзелми. Яшьләр авылда кала, үзенә эш булдырырга тырыша, авылдашларның күпчелеге сәүдә итә, төзелештә эшли, мал асрый. 1990 нчы елларда ирек бирелгәч, безнең халык сәүдә эшенә бик нык кереп китте. Шуннан соң Чуашстандагы татар авыллары күзгә күренеп үсеш алды, – диде ул.
2000 елда актив ир-атлар, җыелышып, авылда мәхәллә системасын торгызып җибәрәләр. Мәчет янында ел әйләнәсе эшли торган мәдрәсә ачканнар. Мәхәлләнең балалар бакчасын булдырганнар. Авылның үз газетасы, сайты эшли башлаган. Нәтиҗәләре дә сөендерерлек: бүген Тукай авылындагы ун кибетнең берсендә дә исерткеч эчемлек сатылмый, мәчеткә йөрүчеләр күп, яшьләрнең күпчелеге хәләл туйлар үткәрә.
– Заманында бөлгенлеккә чыккан колхозның барлык җирләрен мәхәлләгә теркәп, җир алырга теләгән һәр хуҗалыкка бүлеп бирдек. Ул җир мәхәлләнеке, аны беркем дә сата алмый, ләкин куллана ала. Без хуҗасыз яткан җирләрне халыкка кайтардык. Терлек ризыгы булгач, халык күп итеп мал асрый башлады. Шулай итеп, Тукай авылында, беренчеләрдән булып, элек бабайлар яшәгән мәхәллә системасы кертелде. Аның үз җире, мәдрәсәсе, балалар бакчасы, укыту системасы булдырылды. Авылыбызда бәрәкәт артты, – дип фикерен тәмамлады Әгъзам Шакиров.
«Үзегезгә рәхмәт»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төрле төбәкләрдәге җир кешеләре белән очрашып-аралашып тору мөмкинлеге чыгуга сөенүен белдерде.
– Сез безгә рәхмәт әйтмәгез, без сезгә рәхмәт укыйбыз. Сез үз эшегезне дә алып барасыз, башкаларга да эш бирәсез, – диде Татарстан Рәисе. – Мине монда «күрсәтмә бирергә» дип тәкъдим иттеләр, сезгә күрсәтмә бирергә кирәкми, киресенчә, без сез әйткәннәрне язып барып, аларны тормышка ашырсак, сездәге үрнәкне бер-беребезгә тапшырсак, бик шат булырбыз.
Рөстәм Миңнеханов тагын бер кат искәртте: милләтебез тел, гореф-гадәт, динебез булганда гына яши. Ул бездән башка беркемгә дә кирәк түгел.
– Монда шундый битараф булмаган кешеләр җыелган. Эшегезне алып барасыз, башкаларны да эш белән тәэмин итәсез. Хезмәт, эш урыны булмаса, авылның киләчәге юк, – диде ул. – Әгәр авылларда мәчетләр булмаса, гореф-гадәтләрне, телне ничек саклап кала алабыз? Мәктәпләрдә укыту оештырылмаса, милләтебезне югалтабыз. Бу эштә сез – безнең таяныч.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat