Газетага язылу

Татарстанда йөртүчеләрне бозга кергән өчен штрафлар турында кисәттеләр

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе ГИМС инспекторлары искәртеп үткәнчә, кичү булмаган урыннарда машина белән бозга керү тыела.

Калынлыгы 7 сантиметрдан ким булган бозга кергән өчен, шулай ук кичү булмаган урыннарда автомобиль белән бозга кергән өчен административ штраф күләме түбәндәгечә тәшкил итә:
• гади кешеләр өчен – 1 500 сумнан 2 000 сумга кадәр;
• вазыйфаи затлар өчен – 5 000 сумнан 7 000 сумга кадәр;
• оешмалар өчен – 50 000 сумнан 70 000 сумга кадәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре