Газетага язылу
  • Фото: vk.ru/domdruzhbytat

Татарстанда милли сәясәт концепциясенең яңа редакциясе турында фикер алыштылар

Татарстанда дәүләт милли сәясәтенең яңартылган концепциясен булдыру буенча эш дәвам итә.

Татарстанда милли сәясәт концепциясенең яңа редакциясе турында фикер алыштылар

Хәзер ул фикер алышу стадиясендә. Аннары документ Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каравына тапшырыла. Бу хакта Татарстанда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышында хәбәр иттеләр. Биредә республиканың иҗтимагый, милли-мәдәни һәм дини оешмалар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

 

Татарстан милли сәясәтенең яңартылган концепциясен КФУ, Фәннәр академиясе, Ассамблея һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йорты белгечләр төркеме эшләгән. Нигез итеп 2036 елга кадәр РФ Дәүләт милли сәясәте Стратегиясе алынган, анда мәгариф системасына һәм яшьләр сәясәтенә кагылышлы бүлекләр киңәйтелгән.

 

«Татарстан өчен милләтара һәм конфессияара тынычлык – төп мәсьәләләрнең берсе. Республика бу юнәлештә югары нәтиҗәләргә иреште». Татарстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары Васил Шәйхразыев утырыш барышында шундый фикер җиткерде.

 

Татарстан Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институты әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, сәяси фәннәр докторы Лилия Сәгыйтова концепциянең яңа редакциясен тәкъдим иткәндә билгеләп үткәнчә, балалар һәм яшьләр арасында тарихи туган якны өйрәнүне үстерүгә төп игътибар юнәлтелә. Монда сүз яшьләрне Россия халыкларының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә тарту, халыкның хезмәт батырлыгын гәүдәләндерә торган истәлекле урыннарның, объектларның мәдәни һәм тарихи үсешенә игътибар итү аша гражданлык бердәмлеген ныгыту эше турында бара. Яңа юнәлешкә Россиянең рухи-әхлакый кыйммәтләрен өлкән буыннан кече буынга тапшыруга юнәлдерелгән дәүләт проектларына ярдәм итү эше кертелгән.

«Татар-информ»

– Шулай ук концепциядә хәтер сәясәте игътибарсыз калмады. Бу патриотлык хисләре, Ватанга хезмәт итү һәм аның язмышы өчен җаваплылык, тарихи гражданлык, Халыклар дуслыгы бердәмлеге һәм, ниһаять, милләтара татулык идеяләрен раслау, – диде Лилия Сәгыйтова.

 

«Нигез итеп 2036 елга кадәр Россиянең дәүләт милли сәясәте стратегиясе кабул ителде. Документны эшләгәндә безгә милли сәясәттә гомумфедераль юнәлешләр нигезләрен билгеләү һәм алар белән төбәк үзенчәлеген чагыштыру, Татарстан өчен өстенлекләрне ачыклау һәм аларны гамәлгә ашыру механизмнарын билгеләү мөһим иде», – дип аңлатты фәннәр докторы.

 

Аның сүзләренчә, концепциянең аерым бүлегендә Татарстанда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең агымдагы торышы тасвирланган, төгәл нигезләмәләр чагылдырылган.

 

– Алар арасында Россиянең бердәмлеген һәм бөтенлеген ныгыту, Татарстанда яшәүче барлык халыклар вәкилләренең тормыш эшчәнлегендә һәм этномәдәни үсешендә тигез шартлар булдыру, шулай ук республикадан читтә яшәүче татар халкына һәрьяклап ярдәм итү мәсьәләләре бар, – дип билгеләп үтте Сәгыйтова.

 

– Тагын бер мөһим аспект тел сәясәте һәм рус теленең Россиядә дәүләт теле буларак әһәмияте артуга бәйле. Концепциядә Татарстанда аны саклау һәм үстерү чаралары бәян ителгән. Шулай ук республикада дәүләт теле һәм туган тел буларак татар телен саклау һәм үстерү өстенлекле юнәлеш буларак билгеләнде, – дип сөйләде Фәннәр академиясе вәкиле.

 

Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин исә үткән елда башкарылган эшләргә йомгак ясап статистикага тукталды. Хәзерге вакытта Татарстанда яшәүчеләрнең 80 проценты динара һәм милләтара мөнәсәбәтләрнең торышын уңай дип бәяли. Сораштыруда катнашучыларның күбесе республикада милләткә карап кимсетү булмавы хакында әйтә. – Татарстанда 175 милләт вәкиле яши, алалар арасында татулык һәм бер-берсенә хөрмәт булдыру эше алып барыла. Бу юнәлештә узган өч ел эчендә 136 чара оештырылды. Киләсе өч еллыкка исә бу чаралар санын 176 га җиткерергә җыенабыз. Безнең төп максат булып яшьләргә тарихи фактларны дөрес җиткерү, республикада яшәүче төрле милләт вәкилләре арасында татулыкны саклау тора, – диде Дамир Натфуллин.

 

Татарстандагы вазгыять тотрыклы дип саналуга карамастан, дустанә булмаган илләрнең ил икътисадына йогынты ясарга гына түгел, ә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләргә чик куярга да омтылуын онытырга ярамый, – дип ассызыклады Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев.

 

– Татарстанда яшәүче халыклар бердәм булырга тиеш. Без һәр кешегә, милләтенә карамастан, Татарстанда яшәргә уңайлы шартлар тудырырга тиеш, моны барлык муниципаль берәмлекләргә, министрлыкларга, ведомстволарга, дин вәкилләренә дә исәпкә алырга кирәк, – дип билгеләде ул.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре