Газетага язылу

Менделеевскида ашыгыч ярдәм машинасы җиңел машина белән бәрелешкән

Менделеевскида ашыгыч ярдәм каретасы авариягә эләккән. Әлеге хәл 25 мартта Октябрьская һәм Совет урамнары чатында булган, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдә.

Ашыгыч ярдәм йөртүчесе кабызылган маяклары белән барган һәм кызыл утка узган, әмма Peugeot 207 юл бирмәгән. Бәрелеш нәтиҗәсендә ашыгыч ярдәм машинасы әйләнгән.

Ике кеше зыян күргән: Peugeot йөртүчесе белән ашыгыч ярдәм пассажирларының берсен хастаханәгә китергәннәр. Зыян күрүчеләрнең хәле турында хәбәр ителми.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре