Газетага язылу

Татарстанда тәүлек эчендә 12 янгын чыккан

Узган тәүлектә Татарстанның янгынга каршы хезмәте бүлекчәләре 12 янгын чыганагын сүндергәннәр. Аларның тугызы торак секторында булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Тәүлек эчендә 14 ялган чакыру теркәлгән. Янгын сүндерүчеләр башка хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеккә өч тапкыр чыккан. Юл-транспорт һәлакәтләренең нәтиҗәләрен бетерү өчен тагын җиде хәбәр килгән. Су объектларындагы вакыйгалар теркәлмәгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны куркынычсызлык чаралары турында кисәтә. Янган шырпыны һәм тәмәке төпчекләрен ыргытырга ярамый. Мичләр һәм электр җиһазларының төзеклеген күзәтергә, электр приборларын төнгә һәм өйдән киткәндә сүндерергә кирәк. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре