Газетага язылу

«Гашыйклар тавы» фильмы прокатка чыга

Илдар Юзеев әсәре буенча төшерелгән фильмны киң экраннарда 16 апрельдән карарга мөмкин. Кинокартинаның режиссеры – язучының улы Салават Юзеев. «Гашыйклар тавы» ничек төшерелде һәм ни өчен аны башта прокатка чыгарырга уйламаганнар? Иҗади команда бүген бу хакта журналистларга сөйләде.

«Гашыйклар тавы»  фильмы прокатка чыга

Илдар Юзеев пьесасы буенча «Гашыйклар тавы» спектаклен тамашачы яхшы хәтерли. Ул күп кенә театрларда куелды, хәзер дә бара. Язучының юбилее алдыннан, Салават Юзеевка «Гашыйклар тавы» әсәрен экранлаштыру тәкъдиме белән генераль продюссер Миләүшә Айтуганова чыга. Режиссер башта фильмның төшереләчәгенә бик ышанып бетмәсә дә, тик аннары тиз арада сценарий языла һәм эшкә дә тотыналар. Әлбәттә, әсәрне кино форматына яраклаштырып, сюжет линиясенә үзгәрешләр, шактый өстәмәләр дә кертергә туры килә. 

– Мин аны прокат өчен дип төшермәдем, ул турыда уйламадым да. Яхшы фильм гына эшлисе килгән иде. Бар да Якутск шәһәренә баргач үзгәрде. «Гашыйклар тавы»н күрсәткәч, андагы прокатлар белән эшләүче кеше торып басты да: «Мин моны прокатка алам», – диде. Менә шул вакытта без киң экраннарга чыгару турында уйладык, – дип сөйләде режиссер Салават Юзеев.  

 «Гашыйклар тавы» инде күп кенә фестивальләрдә дә катнашырга өлгергән. Таҗикстанда, Мароккода, Иранда призлы урыннар яулаганнар. Героиня – Алматы шәһәрендә «Евразиядә иң яхшы актриса» номинациясендә, Камал театры артисты Илдус Әхмәтҗанов Мароккода «Иң яхшы актер» номинациясендә җиңүгә ирешәләр. Илдус Әхмәтҗанов фильмда төшкән мизгелләрен бик хисләнеп сөйләде һәм ахырга кадәр борчылганын әйтте. Ул әле әзер вариантны карап өлгермәгән. «20 серияле фильмда төшеп кенә барган идем. Шул дәрт, шул халәт белән уйнармын дип уйладым. Режиссер хисләрне басарга булышты. Кинода уйнау бөтенләй башка, ул могҗиза икән. Күрүчеләр, әйбәт уйнадың, ди. Шуңа бераз тынычландым», – дип, үз серләре белән бүлеште артист. 

Салават Юзеев фильмны төшерергә үз укучысын – Ангола республикасыннан килгән егетне оператор итеп ала. «Ул бөтенләй башка карашка ия һәм аның белән эшләү дә кызыклы булды. Хәзер ул үзләренә кайтып китте. Анголада кино индустриясе юк. Ул анда кино сәнгатен үстерүгә алынды», – ди Салават Юзеев. Кастинг вакытында Илдус Әхмәтҗановны да оператор егет бик ошаткан икән. Артистны төп рольгә сайлауда аның да ярдәме тия. 

Кариев театры артисты – яшь булса да, кино өлкәсендә инде тәҗрибәгә ия Булат Гатауллин фильм төшерү көннәрен, аеруча Мәскәүдә, Белоруссиядә узган съемкаларны рәхәт бер мизгел дип искә ала. 

Прокатка рөхсәт алганда, фильмга яшь чикләве 16+ дип бирелгән. Продюсер Миләүшә Айтуганова сүзләренә караганда, бу тамашачылар аудиториясен тарайта. Мәктәпләрдә балаларга күрсәтү мөмкинлеген дә чикли. Аңлашылганча, картинадан килә торган табышка да зур өмет юк. Кинотеатрларда ике вариантта – «Мосфильм»да тавышландырылган русча тәрҗемә белән һәм татарчаны русча титрлар белән карап булачак. Икенчесе чит төбәкләрдә яшәүче татарлар өчен аеруча кулай. Туган телләрен дә ишетәләр, аңламаучылар тәрҗемәне дә укып бара. 

«Гашыйклар тавы» фильмын төшерүчеләр: «Ул тамашачыны битараф калдырмас. Уйланырга да мәҗбүр итәр», – ди. Саф мәхәббәт, ата һәм ул мөнәсәбәтләре, гаилә кыйммәтләре – фильмда барысы да бар. Үзебезнекен һәм үзебезчә фильм карарга теләүчеләр «Гашыйклар тавы»на кинотеатрларга 16 апрельдән килә ала. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре