Сукырайганны көтәргә түгел: глаукома белән авыручылар саны ике тапкыр арткан

Татарстанда глаукома белән авыручылар саны ике тапкыр арткан! Күз сәламәтлеге сагында торган белгечләр шулай дип кисәтә. Табиб бусагасын таптарга яратмаучыларга да әйтер сүзләре бар: күз белән шаярырга ярамый! Юкса күзендә глаукома барлыгын белгәч, күпләр төшенкелеккә бирелә, табибка баруны да кирәк тапмый икән. Белгечләр исә, вакытында чарасын күрсәң, сукыраюны булдырмыйча калырга мөмкин, дип ышандыра.

Глаукома – нигездә, өлкән яшьтәгеләр авыруы. Әмма соңгы елларда ул 35–40 яшьлекләр арасында да очрый башлаган. Бүген офтальмология өлкәсендә иң төп социаль проблемаларның берсе. Глаукома Россиядә күз авырулары буенча бирелгән инвалидлык очраклары арасында беренче урында тора (29 процент).

Бүген Татарстанда глаукома диагнозлы 36 069 кеше исәпләнә. Соңгы арада республикада аларның саны ике тапкыр арткан. Чагыштыру өчен: моңа кадәр республикада елына якынча 1,5 мең кешедә шундый күз авыруы ачыкланган булса, хәзер бу сан 2,3 меңгә җиткән. Ил күләмендә исә 1,3 миллион кеше глаукомадан интегә.

Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш белгеч-офтальмологы Елена Жиденко сүзләренә караганда, чынлыкта аларның саны тагын да күбрәк.

– Глаукоманы көнкүреш шартларында гына ачыклап бетереп булмый. Кеше үзендә бу чирнең барлыгын белмичә дә яшәргә мөмкин. Ул үзен берничек сиздерми. Авыртып та борчымый. Чир, гадәттә, соңгы стадияләрендә генә беленә башлый, – ди белгеч. – Шунысы да бар: глаукомалы күз янәшәдәге сау-сәламәт күзне дә боза. Безгә мөрәҗәгать итүчеләр арасында бер күзе тулысынча күрмичә, икенче күзе дә шактый ук зарарланырга өлгергән кешеләр шактый. Бу аңлашыла да. Бер күз күрмәгәндә, икенчесенә икесе өчен дә эшләргә туры килә бит.

Ни гаҗәп, күзе борчыган килеш тә табибка күренмичә йөрүчеләр шактый икән. Табиб  күптән түгел булган бер очракны искә алды. 67 яшьлек ир-ат 2000 елда бер күзсез калган. Шул вакыйгадан соң табибка кабат 21 елдан соң (!) гына күренгән. Ул вакыт эчендә аның икенче күзе сукырая башлаган булган.

Республика клиник офтальмология хастаханәсенең глаукома кабинеты мөдире Ольга Зверева, хәлне бу дәрәҗәгә җиткермәү бары тик кешенең үзеннән генә тора, дип саный.

– Башка күз авырулары вакытында, гадәттә, күз томанлана, әчетә, башка уңайсызлыклар тудыра. Глаукоманы исә башлангыч чорда бары тик табиб кына күрә ала. Ул үзен билгеле бер билгеләр аша сиздерә башланган икән, димәк, чир азарга өлгергән дигән сүз, – дип кисәтә табиб.

Күзнең начар күрә башлавы үз артыннан башка кыенлыкларны да ияртә, ди белгечләр. Аерым алганда, күзе начар күргән кешенең баш мие акрынрак эшли, колагы да начаррак ишетә башлый икән. Ул психикага да начар тәэсир итә.

– Шуңа күрә вакытында табибка күренеп торырга кирәк. Юкса күпләр бер тапкыр күз табибына бара да шуның белән шул. Табиб кушканнарны да үтәми, күзенә тиешле даруларны да салмый. Глаукома кебек җитди чире булса, бу аеруча куркыныч. Яшь барган саен, ул аза гына бара. Безнең төп максат – 70 яшьлек кешенең дә күрүен тагын утыз елга озайту, – ди Ольга Зверева.

Күз сәламәтлеге сагында торган табиблар тагын бер борчыган мәсьәләгә кагылып китте. Глаукоманы соңгы арада телдән төшмәгән диспансеризация ярдәмендә генә ачыклап бетереп булмый, ди алар. Ник дигәндә, анда күз басымын гына үлчиләр.

– Глаукоманың башлангыч чорында исә күз басымы үзгәрмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә чирне ачыклау өчен бу гына җитми. Күзнең чынлыкта нинди хәлдә икәнен ачыклау өчен, андагы нерв җепселләренең калынлыгын, эшчәнлеген, күзнең яктылыкны ничек кабул итүен дә тикшерергә кирәк, – ди Зверева.

Глаукома турында 3 сорау

  1. Нәселдән килә аламы?

– Нәселдәнлек глаукома килеп чыгу ихтималын 25 процентка арттыра. Ләкин бу, әгәр якын туганың глаукома белән авырса, ул һичшиксез сиңа да күчәчәк дигән сүз түгел.

  1. Глаукомага начар гадәтләр сәбәп була аламы?

– Дөрестән дә, чамасын белмичә исерткеч эчемлекләр куллану аркасында да пәйда булырга мөмкин ул. Әлеге начар гадәт күздәге кан тамырларында үзгәрешләр китереп чыгара. Тәмәке тарту да кан тамырларын зарарлый.

  1. Ни өчен глаукома хатын-кызлар арасында күбрәк орчый?

– Саннарга күз салсак, дөрестән дә, хатын-кызлар (58%) арасында бу чир ир-атларга (42%) караганда күбрәк очрый. Гадәттә, хатын-кызлар табибларга ир-атларга караганда ешрак күренә. Ир-атлар исә соң чиккә җиткәч кенә белгеч бусагасын атлый. Бу иң беренче чиратта шуңа бәйле. Сүз уңаеннан, глаукома аркасында инвалидка әверелүчеләр арасында ир-атлар күбрәк.

Динә Гыйлаҗиева

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү