Зөфәр хәзрәт Тәхавиев: «Интернет Иблиснең эшен җиңеләйтте»

Хәзер ялган тарату, гайбәт сату социаль челтәрләр дигән мәйданчыкта да бара. Тел белән түгел, телефон төймәсенә басып та фетнә чыгарырга бер сүз җитә! Ялганны ничек итеп дөреслектән аерырга белмәссең. Дини китаплар авторы, вәгазь остасы Зөфәр хәзрәт Тәхавиев белән аралашу әдәбе, гайбәт, сүз йөртү турында сөйләштек.

 

– Зөфәр хәзрәт, телефондагы аралашу төркемнәренә хәбәрләр еш килә. Арасында чыны да, ялганы да бар. Син тараткан хәбәр ялган булса, моның өчен җавап бирәсе буламы?

– Әлбәттә. Аллаһы Тәгалә каршында барысы өчен дә җавап бирәчәкбез. Без кигән киемебез, ашаган ризыгыбыз, хәтта сулаган һавабыз өчен дә җавап тотачакбыз. Телефонга килеп ирешкән теге яки бу хәбәрнең чынмы, ялганмы икәнен тикшереп тормыйбыз. Бер кешенең авызыннан чыккан сүз, өченче кешенең колагына бөтенләй башка төрле мәгънәдә барып җитәчәк. Гайбәт тә шулай туа. Аллаһ Тәгалә бер сүрәсендә: «Сезнең аркада фетнә чыгып, башка кешегә зыян килүдән сак булыгыз», – дигән.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә әйткән: «Аллаһның колы ялганны сөйләгән вакытта шушы гөнаһның җирәнгеч исеннән фәрештәләр чакрым ярым ераклыкка кача». Ялган, гомумән, кешелеккә иң зур зыян китерүче гөнаһларның берсе булып тора. Күп вакытта кешеләр, хурлыкта калмас, үзләренең дәрәҗәләрен төшермәс өчен, ялган сүзләр сөйли. Аның ярдәмендә сөйләүче тыңлаучыларны ышандырырга мөмкин, ләкин барлык нәрсәне белеп торучы Раббыбыз – Аллаһ каршында җавап бирәчәген онытып җибәрә. Әгәр дөньяда адәм баласы ялган сүзләр сөйләп, төрле хурлыклардан сакланса, киләсе дөньяда шулар аркасында ул тагын да күбрәк хурлыкка төшәчәк.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аллаһы Тәгаләгә һәм Кыямәт көненә ышанган кеше файдалы, изге сүзләр сөйләсен яки дәшмичә торсын», – дигән. Безнең татарда да мәгънәле әйтем бар бит: «Сөйләвең көмеш булса, дәшми торуың – алтын». Менә бу интернет, төрле аралашу төркемнәре барлыкка килү Иблиснең эшен җиңеләйтте.

 

– Социаль челтәрләрдә көнләшеп язучылар да була бит әле…

– Кеше эчендәгесен чыгара. Аның эчендә яхшылык икән, ул яхшы эчтәлектәге хат калдырыр, начарлык булса, шуны чәчәр. Көнләшеп язучылар юк түгел. Хакыйкать юлындагы кешегә беркайчан да җиңел булмады. Бүген сине күккә чөеп мактасалар, иртәгә эт итеп сүгәчәкләр. Моны һәркем аңлый, яшерәсе юк. Заманасы шундый. Язсыннар, начар фикерен дә, шелтәсен дә белдерсеннәр. Үзләре булдыра алмасалар да, шелтә белдерергә әзер торалар. Мең яхшылыкка мең явызлык бар. Бер якта – яхшылык, икенчесендә – явызлык. Ә кеше шул ике арадан йөри.

 

– Социаль челтәрләргә фотолар куюга ничек карыйсыз?

– Адәм баласын фетнәгә алып баручы фәхешле рәсемнәрне нәшер итү яки сурәткә төшереп тарату, билгеле, шәригатькә туры килми. Шәрә, ялангач хатын-кыз, ир-ат фотосын кую шулай ук фетнәгә илтә. Фото куллануның зыяны юк, тик ул шәригать кануннарына туры килсен.

 

– Интернетта озаклап үткәргән вакытыбыз өчен җавап тотасы булачакмы?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Кыямәт көнендә Аллаһның коллары дүрт сорауга җавап бирмичә, бер адым да атлый алмаслар. Үзеңнең тормышыңны ничек үткәрдең? Яшьлегеңне нинди максатларга сарыф иттең? Нинди юллар белән мал таптың һәм аны нәрсәләргә сарыф иттең? Белемеңне нидә кулландың?»

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү