Тагын карантин: Татарстанның бер районында котыру авыруы ачыкланган

Әлмәт районында карантин игълан иттеләр. Кичүчат авылы фермасында бер сыерда котыру авыруы ачыкланган булган. Авыру малны юк иткәннәр, ә хуҗалыктагы калган терлекләргә вакцинация ясаганнар. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча, шул һәм аңа якын булган территориядә карантин кертелгән. Ул котыру авыруы йоктырган дип шикләнелгән соңгы хайванны чалганнан соң 60 көн дәвам итәчәк. 

Татарстанның Баш ветеринария идарәсе белгечләре аңлатуынча, карантин кертелгән территориядә хайваннарны дәвалау, ит сату, итне һәм эшкәртелмәгән тирене алып чыгу, сәламәт сыерларның сөтен кайнатмыйча эчү, авыру терлекләрне чалу, кыргый хайваннарны тоту тыела.

Котыру авыруы үзәк нерв системасын нык зарарлый. Белгечләр әйтүенчә, Татарстанда әлеге авыру күп очракта төлкеләрдән йога. Республикада бу проблема кискен булмаса да, профилактика чараларын һәрдаим башкарып торырга кирәклеген искәртәләр. Аерым алганда, йорт һәм авыл хуҗалыгы хайваннарына бушлай вакцинация ясатырга, шик тудырган хайван турында ветеринарларга хәбәр бирергә киңәш итәләр. Котыру авыруының кешеләргә дә күчү ихтималы бар. Ул шуның белән куркыныч та. Авыруны паралич сугарга, көзән җыерырга мөмкин. Бугазы параличлану сәбәпле, авызына су яки ризык та каба алмый. Чир хәтта кеше үлеменә дә китерергә мөмкин. Шуңа күрә саклану чараларын күрергә кирәк.

– Чир авыру хайван кешене тешләгән, тырнаган очракта йогарга мөмкин. Шулай ук котырган хайванның селәгәе тән тиресенә, күзгә, авызга, борынга тигән очракта да күчүе бар, – дип аңлата белгечләр.

Әлеге авыру, сирәк кенә булса да, тиеннәрдә дә очрарга мөмкин.

– Шуңа күрә тиеннәр белән очрашкач, берникадәр саклык чараларын күрергә кирәк, – ди ветеринарлар. – Теләсә нинди авыру кебек үк, котыру чире дә этаплап бара. Беренче берничә атнада берни дә сизелмәскә мөмкин. Ике атнадан соң җәнлек, хайван тынычсызлана башлый, агрессиясе кузгала, селәгәе ага. Шулай ук моңа кадәр ашамаган әйберләрне кимерә башлавы ихтимал. Мәсәлән, авыру хайван таяк кимерергә, кадак йотарга мөмкин. Моннан тыш, кешегә игътибары арта. Ягъни моңа кадәр кеше күзеннән читтә булырга тырышкан җан иясе аның янына якынаерга, йөгереп килергә, өстенә сикереп менәргә мөмкин. Авыру җәнлек тыныч кына бер урынга кереп ятып, үлеп тә китәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: терлекләрдә котыру авыруы Татарстанда соңгы тапкыр 2022 елда сукбай песидә теркәлгән иде.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү