«Әтиемне эзләп табарга булышыгыз!» «ВТ» редакциясенә Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган якыннарының язмышын ачыклауда ярдәм сорап, еш мөрәҗәгать итәләр. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм иткән бу көннәрдә мондый хатлар аеруча да күбәйде. Бер яктан, дәһшәтле тарих битләре инде шактый ерагаюга да карамастан, нәсел җепләрен онытмыйлар дип куансак, икенче яктан, бик күп еллардан соң да яу кырында ятып калган якыннары турында берни белмәүчеләрнең күплеге уйга калдыра. Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүмат эзләүне нидән башларга? «ВТ» тәҗрибәсе белән уртаклашабыз.
«Төсен дә белмим»
Казанда яшәүче Бәширә Мәҗитова безнең редакциягә бу ел башында шалтыратты. «Әтием Зиннәтуллин Һидиятулла Бөек Ватан сугышына киткәндә, мин корсакта гына калганмын. Аның турында бернинди дә мәгълүмат белмибез. Ул сугыштан әйләнеп кайтмады. Үзем исән чакта әтием турында берәр хәбәр ишетәсем килә. Аны эзләп табарга ярдәм итегез», – дип мөрәҗәгать итте ул безгә. Таптык. Бәширә апаның гозерен Татарстан «Хәрби Дан клубы»ның патриотик тәрбия һәм эзләнү эшләренә ярдәм итү ассоциациясе рәисе, эзтабар Михаил Черепановка җиткердек. Ул кызылармеец Зиннәтуллин Һидиятулланың үлеме турындагы белешмәне тиз арада табып бирде. Әлеге документны әтисе өчен гел догада булган Бәширә апаның кулына үзебез алып барып тапшырдык.
– Гомер буе көткән хәбәрне алдым бит, – дип, күз яшьләре аша «ВТ»га рәхмәт сүзләрен җиткерде Бәширә апа. – Әтием турында бик тә беләсем килде. Аның «похоронка»сы килгән булган. Тик иске йорттан яңасына күченгәндә, бөтен документлар югалган. Әтинең бер фотосы да сакланмаган. Аның төсен дә белмим. Кулда документлар булмагач, чынлап торып эзли дә алмадык. Аннары «тукта әле, редакциягә шалтыратып карарга кирәк» дигән уй килде. Бер атнадан ук хәбәр ишеттем. Шуңа сөенгәннәремне күрсәгез! Аллаһның рәхмәте яусын сезгә!
Төгәллек тизләтә
Тик тиз арада гына ярдәм итеп булмаган очраклар да бар. «Минем әниемнең әтисе Галиев Һади Гали улы, бәлки Мөхәммәтгали улыдыр, 1908 елда Лаеш районының Епанчино (татарчасы – Мишә Тамагы) авылында туган. Әбием сөйләгәннәр буенча, аны 1940 нчы ел ахыры – 1941 нче ел башында хәрби сборга алганнар. Бабам анда солдатларны өйрәткән, дип искә ала иде әбием. Кызы, минем әни, тугач (ул 1941 елның 3 маенда дөньяга килгән), авылга кайтып, авыл советында кызын теркәтеп китә ул. Сугыш башланганда, Саратовта сборда була. Әбиемә үзен сугышка җибәрүләре турында хәбәр сала. Икенче хәбәре 1942 елның февраль аенда килә: бабам Сталинград янында хәбәрсез югалган. Әнием Кәримова Әминә Һади кызы Лаеш районының Атабай авылында яши. Ул әтисе турында берәр хәбәр алса, бик сөенер иде», – дип, редакциягә мөрәҗәгать итте Люзия Хәлилова.
Михаил Черепанов әйтүенчә, 1942 елның февралендә Сталинград тирәсендә хәрби хәрәкәтләр бармаган, шуңа күрә биредә солдатлар хәбәрсез югалырга тиеш түгел. Димәк, истә калган тарихи вакыйгаларны яңадан барларга кирәк.
Хәбәрсез югалган солдатларны эзләп табарга аларның исем-фамилияләренә бәйле буталчыклар да комачаулый. Чөнки теркәү документларын тутыручылар (нигездә руслар), татар исем-фамилияләрен ничек ишетсә, шулай язган, кыскартулар да еш очрый. «Мәрхүм әнкәемнең сугышта хәбәрсез югалган әтисе – Махиян бабабыз турында документаль язма дип, балаларының туу турындагы таныклыкларында теркәлгән исемен генә әйтергә була. Әле анда да төрлечә язылган: кайсында Махиян, кайсында Абдулмахиян, – дип мөрәҗәгать итте солдатның оныгы Рушания Хисмәтуллина. – Бабабызның туган елын 1894–1895 еллар дип чамалыйбыз. Балалары Бакиров фамилиясе белән теркәлгәннәр. Махиян бабабызның атасы Бакир (тулысы – Әбүбәкер) булган дип фаразлана. Шуңа күрә аның тулы исеме Бакиров Махиян Абубакирович булырга мөмкин. Метрика кенәгәсе белешмәсе сакланмаган. Туган җиренә килгәндә, бүген – Актаныш районының Түбән Яхшый (Нижнее Яхшеево) авылы, элегрәк бу җирлекнең Минзәлә һәм Калинин районнарына караган чаклары да булган. Ни кызганыч, репрессия елларында бабабызга яла ягалар һәм ул ун елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Бөек Ватан сугышына аны Минзәлә төрмәсеннән алып киткәннәр. Башка хәбәрен таба алмадык. Яңа мәгълүматлар килеп чыкмасмы икән?»
Бу хатка да күңел юатырлык җавап таба алмадык әле. Чөнки исемдәге бер генә ялгыш та эзләүне читенләштерә. Ә бу очракта солдатка бәйле бөтен мәгълүматны кат-кат тикшерергә кирәк.
Солдат «эзе»
Бөек Ватан сугышы ветераны турындагы мәгълүматны «ВТ» хәбәрчесе дә эзләп карады. Бабабыз Шакиров Закир Шакир улы сугыштан 1948 елда әйләнеп кайткан. Ул 1982 елда вафат булган. Ни кызганыч, безгә, оныкларына, бабай турында шуннан ары берни дә билгеле түгел. «Ул сугыш еллары турында сөйләргә яратмый иде», – дип кенә искә ала бабамның хәзерге вакытта исән булган ике кызы – әтиемнең бертуганнары. Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, мәктәптә белем алучы улыма герой бабасы турында проект әзерләргә кушкач, эзләнү эшенә икәү тотындык.
Михаил Черепанов әйтүенчә, мәгълүмат туплауны иң элек «Халык хәтере» («Память народа») сайтыннан башларга кирәк. Әлеге дәүләт мәгълүмат системасы Россия Оборона министрлыгы тарафыннан оештырылган һәм 2015 елдан бирле гамәлдә. Биредә Ватанны саклаучылар турында ачык кулланышта булган бөтен мәгълүмат саклана. Әлеге сайттан бабамның сугышка киткән елын, хезмәт иткән урынын белдек. «Соңгысы Россия Оборона министрлыгы архивына шәхси анкета тутырып җибәрү өчен бик кирәк. Анда солдатлар турында башка урында эзләп тапмаган мәгълүмат булырга мөмкин. Тик әлеге анкетаны хәрбиләрнең туганнарыннан гына кабул итәләр», – дип аңлатты Михаил Черепанов. Шулай эшләдек тә. Россия Оборона министрлыгы архивыннан җавап хаты килгәнче, бер еллап вакыт узарга мөмкин, ди. Иң мөһиме – хәтер суынмасын.
Михаил ЧЕРЕПАНОВ, ТР «Хәрби Дан клубы»ның патриотик тәрбия һәм эзләнү эшләренә ярдәм итү ассоциациясе рәисе, эзтабар:
– Ни өчен хәзерге көнгә кадәр миллионлаган совет солдаты һәм офицерлар – хәбәрсез югалганнар исемлегендә? Фронттан әйләнеп кайтмаучыларның туганнарына хәрбинең язмышы турындагы тәгаен мәгълүматны, алар Россия Оборона министрлыгының рәсми сайтларында инде дөнья күргән булса да, кем җиткерергә тиеш? Мантыйкка иң туры килә торган җавап – район хәрби комиссариатлары. Әмма аларның штат расписаниесендә бу үтә дә җентекле эш белән шөгыльләнерлек белгечләр каралмаган. Сүз бит яу кырында ятып калган дистәләгән түгел, ә йөзләгән мең кеше турында бара. Соңгы дүрт ел эчендә генә дә «Хәрби Дан клубы» ассоциациясенең эшче төркеме хәбәрсез югалганнар исемлегендәге 38 мең солдатның хезмәт һәм үлгән урыны турындагы мәгълүматны эзләп тапты. Тагын 139 меңләп татарстанлының язмышы билгесез әле. Ягъни архивлар буенча эзләнү эшен дәвам иттерергә кирәк.
Хәбәрсез югалганнарны һәм бүләкләнүчеләрне эзли башлау
Анкета туплагыз. Хәбәрсез югалган, сугыштан кайткан яки бүләкләнүче солдат турында мәгълүмат эзли башлаганчы, иң элек анкета тутырырга кирәк. Анда хәрбинең исем-фамилиясе, туган елы, хәрби хезмәткә чакырылу вакыты һәм урыны кебек мәгълүматлар булырга тиеш.
«Халык хәтере» сайтында эшләү. Кирәкле мәгълүматны эзләп табу өчен, сайтта «Сугыш геройлары турында документлар эзләү» юлына басарга кирәк. Татар солдатларын эзләгәндә, аның бабасының исемен язмаска да мөмкин, кагыйдә буларак, ул документларда теркәлмәгән һәм эзләүне катлауландыра гына. Хәрби бүлек яки кыр почтасы номерларын «Солдат.ру» сайтындагы «Белешмәләр» бүлегендә ачыкларга мөмкин. Ә полк, дивизия яки укчылар бригадасы номерын белә алсагыз, «Халык хәтере» сайтындагы «Хәрби бүлекчәләр» бүлегендәге карталар ярдәмендә теге яки бу хәрби бүлекчәнең солдат «югалган» көнне кайда сугышканын да күреп була.
(Татарстан «Хәрби Дан клубы»ның патриотик тәрбия һәм эзләнү эшләренә ярдәм итү ассоциациясе эзтабарлары әзерләгән «Вернуть доброе имя – в семью» җыентыгыннан).
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat