Синоптик җәй көне Татарстанда куркыныч күренешләр күзәтеләчәген фаразлаган

Җәен Татарстанда, илебезнең күрше төбәкләрендәге кебек үк, конвектив күренешләр активлаша, бик көчле җил исәргә, көчле явым-төшемнәр күзәтелергә, яшенле яңгыр һәм боз яварга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь хәбәр иткән.

Кайвакыт мондый күренешләр аяныч нәтиҗәләргә дә китерә. 2023 елның 31 июлендә Марий Элдагы Яльчик күлендә давыл нәтиҗәсендә Татарстаннан 8 ял итүченең, шул исәптән өч баланың гомере өзелде. Һава торышы көннең икенче яртысында кинәт кенә кискен үзгәрде.

«Җылы һавага салкын атмосфера фронты килгәндә шундый күренешләр күзәтелә. Шуңа күрә табигатьтә ял итәргә ниятләгән кешеләргә көн саен яңартылып торган метеофаразларга игътибар итәргә кирәк», – дип аңлатты Феликс Гоголь.

Куркыныч яки начар метеорологик күренешләр турында шторм кисәтүләрен сайтта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе урнаштыра. Тизлеге секундына 25 метрга җиткән һәм аннан да

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү