Бу хакта «Татар-информ» яза.
Декабрьдә 80 яше тулган пенсионерлар, шулай ук I төркем инвалидлар пенсияләренә шул күләмдә өстәмә алачак, чөнки аларга пенсиянең фиксацияләнгән өлеше икеләтә арта. Исегезгә төшерәбез, 1 гыйнвардан пенсиянең фиксацияләнгән өлеше 9 584,69 сум тәшкил итәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, арту бары тик шушы икесенең берсе буенча гына билгеләнә — йә яшь буенча, йә инвалидлык буенча.
Моннан тыш, 1 гыйнвардан иминият пенсияләре 7,6 процентка индексацияләнәчәк. Димәк, кайбер пенсионерларга түләү күләме 10 мең сумнан күбрәккә артачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез