102 яшьлек әбинең улы: «Ни чәчсәк, шуны урабыз»

Мамадышта яшәүче Миңлеәсма Миңлеҗанова бер гасырдан артык гомер кичерә. Кайчагында үзенең болай озак яшәвенә гаҗәпләнеп тә куя ул. Нәселләрендә моның кадәр озын гомерлеләр булмаган чөнки.

Миңлеәсма Зәй районындагы Аксар авылында туган. 1962 елны күрше Түбән Кама районындагы Түбән Чаллы авылында яшәүче, биш баласы белән ялгыз калган Гариф абыйга димлиләр аны. Беренче хатыны бишенче баласын тапканнан соң савыга алмый китеп бара. Моңа кадәр бер дә кияүгә чыкмаган кыз сабыйлар хакына ризалаша. Биш баланың бишесе дә «әни» дип үсә аңа. Миңлеәсма балаларга ятимлек ачысын сиздермәскә тырыша. Хәтта ир белән хатынның уртак уллары Миннеәхмәт тугач та, берни үзгәрми.

– Без бербөтен булдык. Әнинең күңелендә ярату күп булган икән. Ул бөтенебезгә җитте, – дип сөйли Миңлеәсма белән Гарифның уртак балалары Миннеәхмәт абый. – Түбән Камада эшләп, пенсиягә чыккач, уйлаштык та, Мамадыш районында йорт салдык.

Әнисен дә үзеннән калдырмый Миннеәхмәт абый. Бүген хатыны Илсөярнең әнисе дә алар белән яши. Шулай итеп, ике кодагый бер түбә астында гомер кичерә. Яшьләре бара, аңлашыла инде, икесенә дә игътибар кирәк. Берсенә – 92, икенчесенә 102 яшь тула.

Миңлеәсма әбинең алты баласының дүртесе исән-сау. Вәсимәсе – Ульянда, Раифы –Чаллыда, Гөлсинәсе Кама Аланында гомер итә икән.

– Туганнарым әнинең хәлен гел белешеп тора. Инде мин дә пенсиядә булгач, аларга ничә яшь икәнен үзегез чамалагыз. Туганнарым 70 тән өстә инде. Кайтып та торалар. Бик тату яшибез, – ди Миннеәхмәт абый. – Әни озын гомерле булуын балаларымның рәхмәтедер, ди. Оҗмахта яшим, ди. Бик изге эш эшләгән ул. Без моны бәләкәй чакта белмәдек тә. Бераз үсә төшкәч кенә сөйләделәр. Әмма аңа карап берни үзгәрмәде. Әти белән әни безне бердәм, дус-тату итеп үстергән.

Миңлеәсма әбинең аяклары авырта икән. Күп гомере урын өстендә уза. Кодагые белән бергә булгач, күңелсезләнеп утырмый.

– Олы кешене тәрбияләү җиңел түгел. Шуларны уйлыйм да, хатыным Илсөяргә сокланам. Мин аңа бик рәхмәтле. Әнине дә, үз әнисен дә шулкадәр әйбәт карый. Тәмле итеп ашарга пешерә. Әбиләрне юындыра. Әле бит шуның янына ир дә көйлисе, тавыкларны карап торасы бар. Әмма Илсөяр барысына да җитешә. Ә иң мөһиме – әниләрнең хәер-фатыйхасын күптән алды инде ул. Алар аңа гел рәхмәт кенә укып утыра, – ди Миннеәхмәт абый. – Хатыным белән бер ул үстердек. Шөкер, киленебез дә үзебезгә охшап килде. Илсөяр кебек уңган. Өч кыз оныгыбыз бар. Олыгайган көннәрдә безгә дә балалардан игелек күрергә язсын. Ни чәчсәк, шуны урыйк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре