Түбән Камада яшәүче 102 яшьлек Икълимә Әхмәтшина бар дөнья яңалыкларын белеп тора. Күп кенә сынаулар узса да, язмышына рәхмәт әйтеп, тормышны яратып яши. Озак яшәвен исә Аллаһы Тәгаләнең зур бүләге дип саный. Бүген ул энесенең кызы Флүрә тәрбиясендә гомер итә.
– Апабыз Зәй районының Бигеш авылында туган. Аллаһы Тәгалә әлеге нәселнең хатын-кызларына озын гомер биргән. Икълимә апаның әнисе, ягъни минем әбием 103 яшенә җитеп бакыйлыкка күчте, – дип сөйли Флүрә апа. – Апабыз мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшләгән. Озак та үтми, Бөек Ватан сугышы башлана. Икълимә апа бигрәк кыю була инде. Ирләр белән бергә сугышка китәргә җыена ул: хәрби комиссариатка бара. Әмма аны алмыйлар, кире борып кайтарып җибәрәләр.
Сугыштан соң Икълимә кияүгә чыга. Әмма иренең гомере кыска булып чыга. Тол хатын, сагышларны бераз басыйм дип, Ташкент якларына чыгып китә. Янәсе, эш белән күңел яралары да басылыр. Тик бар да ул уйлаганча булмый. Бирегә килгәч, ул бер егет белән таныша. Әкренләп ике арада хисләр уяна. Икълимә тәвәккәлли, язмышым шушыдыр дип, теге егетнең, кияүгә чык, диюенә каршы килми. Әмма әлеге никах бәхет китерми. Очрашып йөргәндә яхшы күңелле, кешелекле тоелган егет бөтенләй башка кешегә әверелә. Исерек ир һәм кул күтәрү хөкем сөргән бу йорттан көч-хәл белән котыла ул.
– Ташкентта 10 ел торганнан соң, Икълимә апа әтиләре белән Актүбәгә кайтып урнаша. Туган якны бик сагына алар. Монда кайткач, бар да җайланып китә. Эше дә була, ашы да. Күп тә үтми, апаны хатыны үлгән, дүрт бала белән тол калган бер ир-атка димлиләр. Сабыйлар хакына ризалашып, Муллаәхмәт абыйга кияүгә чыга. Бәхетнең ни икәнен шушы гаиләдә татый ул. Ире бик әйбәт кеше булып чыга. Дүрт баланың иң олысы әбисе тәрбиясендә кала, калган өчесе Икълимә апага «әни» дип үсә, – ди Флүрә апа. – Зур гаилә бәхет эзләп шәһәргә юл тота. Түбән Камага килеп урнашалар. Күп тә үтми, Муллаәхмәт абыйның олы улы өйләнеп, алар янына килә. Гаиләнең бәхете түгәрәкләнә.
Икълимә апага үз баласын сөяргә насыйп булмый. Иренең өч баласын үзенеке итеп үстерә ул. Уртак телне тиз табалар алар.
– Икълимә апа озак еллар кече малае гаиләсе тәрбиясендә яшәде. Кызганыч, энебез кыска гомерле булды. Ул вафат булып, күп тә үтмәде, апабызның тагын бер кызы үлеп китте. Ә аннары иң олы малайлары авырып арабыздан китеп барды. Хәзер Икълимә апа үстергән бер генә кыз калды инде, – ди Флүрә апа. – Үз апабызны чит кеше кулына калдырып булмый бит инде. Без гомер буе гел бергә булдык. Мин 1982 елда Ташкенттан монда күчеп кайттым. Шуннан бирле апабыз гаиләсе белән дус булдык. Ул үзе дә безгә бик ияләшкән. Әзрәк күрми торса, сагына башлый иде.
Флера апа Икълимә апаны тәрбияләр өчен эштән киткән.
– Башта көндез күршебез Рәмзия апа белән бергә карадык. Ул көндезләрен апаны тәрбияләп тора, мин төнгә кайтам. Кайчак соңга да калгалый идем. Әнә шулчакта апа бик юксына иде. Болай итеп булмас дидем дә, апага 100 яшь тулгач, эштән туктадым. Баштарак үзебезгә алып китеп карый идем. Тик ул фатирын сагынды. Яңадан монда күчендек, – ди Флүрә апа.
Икълимә апа күптән түгел инсульт кичергән. Бот сөяген дә сындырган. Шул чагында чит кешеләр ярдәм кулын сузган аңа.
– Ирем йөрәк белән китеп барды. Авыр чакта иптәшкә апа булды. Әмма олы кешене тәрбияләгәндә, ир кеше кулы җитми. Ике улым Казанда яши, кызым Түбән Камада. Кирәк булганда, апаның мәчеттә бергә укыган дуслары ярдәмгә килде. Машинасын да табып бирделәр, егетләрен дә. Аягы сынгач, күтәреп кенә йөрттеләр. Әле уңайлы карават та бирделәр. Аларга рәхмәттән башка сүз юк инде, – ди Флүрә апа. – Элек үзе ашый иде. Хәзер кашык белән ашатам. Боткалар пешерәм, витаминлы салатлар ясыйм. Ризык талымлап тормый үзе. Гел рәхмәт укый. Әнә шуңа сөенәм дә инде. Олы кешене карау җиңел эш түгел. Сабый кебек инде ул. Кайчак елап та ала. Әти-әнисен сагына. 12 яшендә үлеп киткән бер сеңлесен гел юксынып искә ала.
Шушы көннәрдә район җитәкчеләре Икълимә апаны туган көне белән зурлап котлаганнар. Казаннан да кунаклар килгән.
– Кунаклар киләсен белгәч, борчылды инде. Температурасына кадәр күтәрелде. Кан басымы да күтәрелеп китте. Андый зур кунаклар күреп ияләшмәгән инде ул. Ә менә ахирәтләре белән рәхәтләнеп утырды. Аларны ул бик ярата, – ди Флүрә апа. – Бер-беребезгә бик ияләштек инде. Икәүләшеп дөнья хәлләрен дә сөйләшәбез. Шөкер, үз акылында, бар нәрсәне аңлый. Озак яшәдем, дип тә сөенә. Кадерсез булмады – шунысына без дә шатланабыз.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда "Гаилә" илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез