Газетага язылу

11 баланың гомере өзелгән

Татарстан юлларында ел башыннан балалар катнашында 374 транспорт һәлакәте теркәлгән. 11 баланың гомере өзелгән. ЮХИДИ идарәсе шундый куркыныч саннар китерә. Идарә башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов сүзлә­ренчә, юл-транспорт һәлакәтләрендә 393 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, үлгәннәрнең икесе велосипедчы, берсе җәяүле һәм сигезе пассажир урынында булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

ЮХИДИ пассажир

Көн хәбәре