Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында үсмерләр арасында хокук бозу очракларын булдырмау турында сөйләштеләр.
Татарстан мәгариф һәм министры урынбасары Алсу Әсадуллина белдергәнчә, август башында мәктәпләрдә 42 меңгә якын укучы эчке контрольдә, 1100е полиция органнарында исәптә тора. Исәптә торучыларның яртысыннан артыгы өстәмә белем белән тәэмин ителгән.
Депутатлар министрлыкка район башлыклары белән берлектә белем бирү оешмаларында укучылар белән тәрбия эшен дәвам итәргә, шулай ук аларның әти-әниләре, социаль-психологик, медицина хезмәтләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар белән үзара хезмәттәшлекне көчәйтергә тәкъдим итте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез