«12 мең сумга төшә»: авылда өйне кем җыештыра?

Бер кат язгы эшләр тәмамлангач, элек-электән үк күмәкләшеп өй юу гадәте булган. Элеккеге кебек һәр йортта булмаса да, хәзер дә бар әле ул. Шәһәр халкы аның бөтен тәмен, ләззәтен, сап-сары булып юылган, пакьләнгән бүрәнәләрдән чыккан агачның хуш исен белмидер дә әле. Ә авыл кешесе өчен ул килде-китте генә эш түгел. Ул – үзенә күрә бер йола, традиция. Тик соңгы елларда авылга да замана шаукымы үтеп керә башлаган. Авыл апаларының йортларын шәһәр кызлары юа. Мондый хезмәттән файдаланучыларның һәм бар эшне үзләре эшләүчеләрнең фикерләрен тыңладык. 

«Көтеп алабыз» 

Ләйсән Мөхәммәтова гаиләсе Актанышта үз йортлары белән яши. Ел да май аенда, көннәр җылыткач, туганнар белән зур өмә ясап, йортларын юалар.

– Төп йорт таштан, «вагонка» белән тышланган. Шуңа күрә анда андый зур өмәләр ясаган юк инде хәзер. Ә үзебез яшәгән өй брустан, бөтен җирне яхшылап юасы. Бу эшләрне гел туганнар белән башкарабыз, башта – беребездә, аннан соң икенчебездә эшлибез. Без кечкенәдән үк үзебез җыештырырга өйрәнеп үскән буын бит, йортка читләрне кертү дә гадәти булмаган күренеш кебек кабул ителә. Кемнеңдер синең йортыңда «хуҗа» булып йөрүен, синең арттан чистартуын күз алдына да китермим, – ди ул.

Яшел Үзән районындагы Күгеш авылында яшәүче Альмира Шакирова да йортларын балалар, оныклар белән бергәләп юалар. Аның бөтен рәхәте, тәме дә әнә шунда, ди ул.

– Бездә элеккечә өй юу гадәте бар әле. Дөрес, элегрәк моны май бәйрәмнәрендә эшли идек, хәзер оныклар күп булгач, нигездә җәй буе бала-чага тавышы өзелми, өй юу җәй азагына күчте. Алдан ук урын-җирне, мендәрләрне сарай түбәләренә кояшка чыгарып киптерәбез. Челтәр, келәмнәрне агартабыз. Ток сукмасын өчен, утны өзеп, аякка балтырлы галош киеп, кем әйтмешли, суга чумдырып юабыз бура йортны. Чиләктә – сабынлы су, кулда – юкә мунчала. Ел буе урыныннан күчмәгән шкаф, диваннар да «аяклана» бу көнне. Юганнан соң өй яктырып китә. Ә ул агач исе! Ул көнне бөтен кеше рәхәтләнеп йоклый. Баш астында кояшта яңа күпертелгән мендәр дә бар бит әле. Өйдә кеше күп булгач, өмәгә кеше чакырган юк. Күрше-күлән дә язга чыккач чистарына башлый, – ди ул.

Йорт юган өчен – 38 мең сум 

Язма әзерләгәндә күпләр белән аралашырга туры килде. Күпчелек әлеге зур, мәшәкатьле эшне туган-тумача, күрше-күлән белән башкара. Дөрес, соңгы елларда шәһәрдән җыештыручы чакыртучылар, махсус клининг хезмәтеннән файдаланучылар да бар икән.

– Элек өйне гел үзем генә юа торган идем. Менә соңгы ике елда Казаннан кызлар чакырттым. Көне буе бик яхшылап юып китәләр. Саулыгым булса, үзем генә эшләр идем дә, тик хәзер түшәмгә менә алмыйм шул. Ә елга бер тапкыр булса да чистарыну, пакьләнү кирәк. Без – бөтен эшне үзебез эшләп үскән буын, шуңа күрә авылдашлар, туганнар каршында кыенсыну бар инде. «Өен кешедән юдырткан», – дип көләрләр кебек, шуңа кешегә дә әйтеп тормыйм, – диде Арча районының бер авылында яшәүче Г. апа (исемен газетада күрсәтмәүне үтенде).

Фәния Вәлиева

Казанның бер клининг хезмәте хуҗасы Фәния Вәлиева әйтүенчә, соңгы 1–2 елда авыл йортларын җыештыруга заказлар шактый арткан. Җыештыручылар Арча, Саба, Тәтеш, Теләче, Кукмара районнары авылларына еш баралар икән. Көненә якынча өч клиент алалар.

– Ерак районнарга чакыручылар да бар, тик без инде анда кадәр барып йөри алмыйбыз, – ди ул. – Авылларга гадәттә менә хәзерге чорда, бер кат көчле яңгырлар явып узгач чыга башлыйбыз. Узган ел кызларым Кариле авылындагы ике апада өй юды. Гап-гади авыл апалары. Элек үзләре чистарына торган булган, хәзер саулыклары киткән, безне дәшәләр. Бәяләр төрлечә. Әйтик, уртача зурлыктагы бер авыл йортын тулысынча җыештыру 12 мең сумга төшә. Кызларым иртәнге 8 дән башлап кичке 6–7 гә кадәр эшли. Элек кеше безнең кебек хезмәтләргә шикләнеп карый иде, хәзер бер-берсеннән күреп, ышаныч артты.

Фәния ханым әлеге тармакта инде 2012 елдан бирле эшли.

– Вакытлыча эшсез калган чаклар иде. Бер танышым: «Шкафлардагы киемнәрне җыештырып, урнаштырып алырга ярдәм итче», – дип мөрәҗәгать итте. Икебез бергә җыештырып чыктык. Шул вакытта миңа: «Кара әле, мин бит өйләр дә җыештырып йөри алам», – дигән уй килде. Һәм танышларыма, дусларыма: «Клининг кирәк булса, мөрәҗәгать итегез», – дип әйтә башладым. Эшем шуннан башланды, – ди ул.

Фәния ханым озак еллар отельдә эшләгән. Аннан соң зур кунакханәләрне, ял итү комплексларын ничек дөрес итеп җыештырырга, нинди чистарту чараларын кулланырга, эшен каян һәм ничек башларга, җыештыручылар үз-үзләрен ничек тотарга тиешлеге буенча киңәшләрен биргән, мастер-класслар, тренинглар уздырган.

– Заказларыбыз ел дәвамында күп. Кайвакыт гыйнварда, Яңа ел каникулында гына тынып тора. Клиентларым арасында министрлар, зур оешма җитәкчеләре, депутатлар, артистлардан башлап, гап-гади апаларга кадәр бар. Иң мөһиме – алар миңа ышана, бәяне дә тиеш булмаганнан зуррак суммада алмыйм. Билгеле инде, җыештыру хаклары йортның зурлыгыннан һәм эшлисе эшләрдән тора. 2000 сумнан да кимрәк заказлар алганыбыз юк. Әйтик, Казандагы атна саен хуҗалар үзләре җыештырып торган 100 кв. метрлы йортны юып, чистартып чыгу 4500 сум була. Әгәр инде энәсеннән җебенә кадәр чистартырга кирәк икән, 10 мең сумнан башлана. Пәрдәләр салдыру, плитәне һәм мичне, суыткычны юу, җиһазларны күчерү өчен аерым бәя түлисе. Соңгы елда иң зур табышны 270 кв. метрлы йортны җыештырганнан соң алдык. Хуҗаларга бөтен җирләрен чистарту 38 мең сумга төште. Мәскәүдәге бер заказым 350 мең сумлык булган иде. Ул вакытта 200 кв. метрлы ресторанны ачылышка әзерләдек, – диде ул.

Фәния Вәлиева: «Клининг хезмәте бик яхшы керемле кешеләр арасында гына популяр дип уйларга кирәкми», – ди. Кызлар урта хәлле әбиләрнең дә өйләрен еш җыештыра икән. Ә җыештыручы кызларга килгәндә, бу – аларның барысының да өстәмә табыш алу чыганагы. Алар арасында укытучылар, шәфкать туташлары, табиблар да бар.

Бу хезмәттән файдалануны ялкаулык дип кабул итәргә кирәкми. Хәзерге заманча тормышта бу эшнең ояты юк, – ди Фәния ханым.

Ә сез өй юасызмы?

Миләүшә Зарипова (Казан): 

– Мин инвалид арбасында хәрәкәтләнгәч, бар җиргә дә буем җитми. Ә чисталыкны бик яратам. Шуңа күрә даими рәвештә айга ике тапкыр клининг хезмәтеннән файдаланам. Аның берсе гадәти җыештыру булса, берсе – генераль чистарыну. Йортыбыз зур булгач, икенчесе өчен 18 мең сум алалар. Бу акчаны бер дә кызганмыйм, чөнки кызлар иртәдән кичкә кадәр бик тырышып эшли, бөтен җирне ялт иттерә. Мондый хезмәтләр булуына сөенеп бетә алмыйм.

Галимә Абдуллина (Мөслим районы): 

– Өйне һәркем үзе юа. Безнең районда кеше чакыртып өй юдырган, җыештырткан кеше юк.

Гөлсем Ибраһимова (Әтнә районы): 

– Йортыбызга чит кешеләрне керткән юк. Саулык булганда, балалар барында үзебез тырышабыз. Элек, әниләр заманында, күрше апалар белән өмә ясау, ярдәмгә керү дигән күренеш бар иде. Шулай чираттан юа идек. Башта әйберләрне чыгарып, өйне юарга әзерләп куя идек. Аннан соң һәр бүлмәне, түшәмнән алып идәнгә чаклы юып чыгара торган идек. Билгеле инде, эшләп арыгач, табынга утырып, хуҗабикәнең тәмле ризыклары белән сыйлана идек. Бик күңелле, рәхәт чаклар булып истә калган.

Алисә Сабирова (Питрәч): 

– Андый кешеләрне күптәннән күргән юк. Өй юучылар бармы икән соң әле ул?

Мәйсәрә Кучкильдина (Буа районы): 

– Юабыз, Аллага шөкер. Бергәләп эшлибез, ләкин хәзер түшәм юып булмый инде, анысын яшьләр башкара. Башта порошоклы су һәм юкә мунчала белән яхшылап юабыз, аннан соң чиста су белән юып алабыз, шуннан соң корытабыз. Эш беткәч рәхәтләнеп мунча керәбез, ит бәлеше ашап, йортларга таралышабыз. Картаеп барсак та, әле дә бик күңелле була, үзе бер йола бит инде ул. Йорт чистара, өйгә тәмле агач исе тарала, беләкләрдә рәхәт ару, күңелдә канәгатьлек хисе кала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре