Газетага язылу

15–20 елдан нәтиҗәсен күрербез: белгечләр вейпларның зыяны турында чаң суга

Республика клиник онкология диспансерының сулыш юллары хирургиясе бүлегенә эләгүче пациентларның 80 проценты – тәмәке тартучылар, дип белдерде табиб-онколог Альберт Сигал.

15–20 елдан нәтиҗәсен күрербез: белгечләр вейпларның зыяны турында чаң суга
Фото: ru.freepik.com

Бөтендөнья тәмәкесез тору көне уңаеннан матбугат очрашуында, төтен суырып, үз-үзләренә генә түгел, янәшәдәгеләргә дә зыян салучылар турында сөйләделәр. Сүз тәмәке тартучылар турында гына түгел...

Тәмәке тартуны ташларга теләп, ел саен диспансерның «кайнар линия»сенә 600–800 кеше мөрәҗәгать итә. Аларның күпчелеге шундук бу начар гадәттән котылу буенча онлайн рәвештә консультация ала. Шалтыратучыларның 28–30 проценты табиблар белән шәхси очрашуга килә. Аларның 80 проценты исә тартуын ташлый.

Табибларны да, тәмәке тартуга каршы иҗтимагый эшчәнлек алып баручыларны да яшьләр борчый. «Общее дело» иҗтимагый оешмасы координаторы Роберт Гатауллин сүзләренчә, 4 нче сыйныфта гына укып та, вейп, ягъни электрон сигарет тартучы балалар бар.

– Әлегә без вейпларның куркынычын бәяләп тә бетерә алмыйбыз. Без бу проблема белән 15–20 елдан соң очрашырбыз, дигән фаразлар бар. Аларның зыянын, составындагы матдәләрнең куркыныч булуын балаларга аңлатырга тырышабыз, моның төрле юлларын кулланабыз. Әмма зыяны булачагы көн кебек ачык, – ди Роберт Гатауллин.

Замана зәхмәте дип атарлык гадәтләр артып тора. Табиблар күптән вейпларны, бер дә зыянсыз дип уйлаган кальяннарны да тәмәке белән бер рәткә куя. Тәмәке җитештерүчеләр белән тәмәкегә каршы төшүчеләр арасында, зәңгәр төтен тозагына эләгеп, аннан котыла алмаучылар өчен көрәш бара. Рестораннарда, җәмәгать урыннарында кальян тартучыларны да туктату катлаулы. Шуңа күрә наркологлар, Роспотребнадзор хезмәте халыкны бердәм булырга өнди.

– Җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү өчен билгеләнгән рестораннарда, кафеларда һәм башка биналарда кальян тартуны тыю 2020 елдан гамәлгә керде, – дип кисәтте Республика клиник наркология диспансеры баш табибы урынбасары Степан Криницкий. – Кулланыла торган катнашмаларның төренә карамастан, бу тыюлар теләсә нинди кальяннарга кагыла. Аларда никотин булу-булмавы мөһим түгел. Аерым заллар бүлеп бирү яки тәмәке тарту бүлмәләре җиһазлау да, реклама ясау да рөхсәт ителми.

Әгәр дә сез теге яки бу ресторанда кальян сату, тарту очрагын күрсәгез, хокук бозуларын администраторга сабыр гына аңлатып карагыз. Юридик затларга 60–90 мең сум штраф яный. Берни үзгәрмәсә, ресторанның интерьеры күренерлек итеп, кальян тартучыларны, аны күтәреп йөргән официантларны фотога төшерегез. Мөмкинлек булса, кальян өчен түләнгән чекны да фотога төшереп алырга мөмкин. Бу теркәлгән фактлар белән Роспотребнадзорга, прокуратурага шикаять язарга була, дип аңлатты Степан Криницкий.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре