17 тел белүче Максим Кузнецов: «Татарча язу кызыграк»

Рус кешесе татарча өйрәтә. Моннан өч ел элек Санкт-Петербургта яшәүче яшь галим Максим Кузнецовның татар теле буенча үзөйрәткече дөнья күргән иде. Кызыксынучылар күпме, нәтиҗәсе бармы? Моны авторның үзеннән сорадык.

– Әлеге вакыйга сезнең – рус галименең тормышын үзгәрттеме?

– Хәтерләсәгез, үзөйрәткеч моннан өч ел элек Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән басылып чыккан иде. Татар телен өйрәнергә теләүчеләр тиз сатып алып бетерде. Хәзер яңадан бастыру нияте бар. Укытучылардан да, татар телен өйрәнүчеләрдән китап турында яхшы фикерләр генә ишетәм. Димәк, файдасы бар.

Китап чыгып озак та үтмәде, Каюм Насыйри үзәге укытучысы Фирая Рәшитова мине татар теле курсларын алып барырга чакырды. Ризалаштым, чөнки үзем дә 2016 елда шунда татарча өйрәнгән идем бит. Сүз уңаеннан, Санкт-Петербургта татар телен Каюм Насыйри, «Мирас» яшьләр татар мәдәни үзәкләрендә өйрәтәләр. Соңгысында татар вокал һәм бию студияләре дә бар, барысы да бушлай. Курсларга йөрүчеләр арта бара. Алар хәтта бер сыйныф бүлмәсенә дә сыймый.

Яшермим, әлеге вакыйга тормышымны да нык үзгәртте. Аңа кадәр дусларым арасында татарлар аз иде. Китабым чыккач, күбәеп киттеләр. Бәйрәмнәрдә барысын да татарча котлыйм. Хәзерге вакытта «Питер.Татар» порталына язмалар әзерлим. Анда Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсендә яшәүче татарларга кагылышлы хәбәрләр бастырыла. Узган елдан бирле татар мәдәни чаралары, бәйрәмнәре турында язам. Әлбәттә, русча язарга җиңелрәк булыр иде, ләкин татарча кызыграк. Төрле татар җәмгыяте вәкилләре миңа: «Яхшы язасың, язмаларыңны кызыксыну белән укыйбыз», – диләр. Татар дөньясына үз өлешемне кертә алуыма сөенәм.

Төрле телләрдә шигырьләр язам, татарчага җырлар тәрҗемә итәм. Хәтта тәрҗемә ителгән җырлар башкарып, татар җәмгыяте өчен концерт бирергә хыялым бар.

– Сез бит әле Казан фәнни үзәгендә дә эшлисез. Күптән түгел җитәкчегез – әлеге үзәкнең гуманитар лаборатория җитәкчесе Алексей Арзамазовның да татар теленнән үзөйрәткече дөнья күрде. Ул ничек өйрәтә?

– Телләр буенча үзөйрәткечләр язу ысулларыбыз аерыла. Мин күбрәк кагыйдәләрне гади итеп аңлатуга, ә Алексей Арзамазов аралашуга басым ясадык. Үзөйрәткечнең төрлесе булырга тиеш. Шул очракта һәркем үзенә кирәклесен таба ала.

– Максим, сез ел саен яңа тел өйрәнәсез. Әле күптән түгел генә чуаш теленнән үзөйрәткеч әзерләдегез, хәзер эрзя теленә тотынгансыз. Максатыгыз нидән гыйбарәт?

– 17 тел беләм. Алтысы – рус, татар, удмурт, чуаш, вепс, фин телләренә аерым игътибар бирәм. Мин бу телләрдә укырга, язарга, сөйләшергә һәрвакыт әзер. Чуаш телен әле 2023 елда гына өйрәнә башладым. Ике айда, төрле чыганакларны кулланып, кагыйдәләрне үзләштердем. Аннан дәреслек яза башладым. Быел эрзя теле үзөйрәткечен язарга җыенабыз. Башта интернетта дәресләр эзләячәкмен, аннан сүзлекләр, тел энциклопедияләре белән танышачакмын. Эрзя теле дәреслеген өйрәнә башладым инде. Тик күп сүзләр тәрҗемәсез бирелә, күбесен аңламыйм. Тел үзөйрәткече белән шундый хәл тумасын дип тырышам, кулланучы барысын да аңларга тиеш.

– Кайсы телне өйрәнү җиңел, ә кайсысын авыррак булды?

– Татар, чуаш телләренең грамматик төзелеше охшаш. Татар теленә караганда, чуашча өйрәнү җиңелрәк булды миңа. Сүзләр еш кына бер-берсеннән аерыла, ләкин охшашлыклар күп. Эрзя теле исә татар, чуаш телләренә охшамаган. Аны үзләштерү авыррак булыр дип уйлыйм.

Телне өйрәнгәндә, иң беренче чиратта, кагыйдәләргә игътибар итәргә кирәк. Теләк булса, теләсә нинди телне өйрәнеп була. Әмма кайберләре азрак, ә кайберләре күбрәк көч һәм вакыт таләп итә. Минемчә, дөнья телләреннән өйрәнү өчен иң авыры – япон теле. Грамматикасын түгел, язу һәм аның үзенчәлекләрен күздә тотуым. Әмма аны да теләк булса үзләштерергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре