175 гимназиядәге атыш вакытында зыян күргән Мулланур Мостафин: “Тормыш дәвам итә”

Мулланур абыйны очраклы гына очраттым. 1 сентябргә әзерләнеп йөреше, шуңа күрә чәчтарашханәгә килгән икән. Моннан ике ел элек 175 гимназиягә һөҗүм вакытында беренчеләрдән булып зыян күргән кеше ул. Хәле бик авыр булып, әллә ничә мәртәбә операция кичерде. Әле дә дәваланып йөри. Шулай да кәефе шәп. Күреп исәнләшүебезгә дә күңеле булды.

– Яңа уку елы җитә бит. Матураерга булдык әле. Әлфия апаң (хатыны укытучы) да матурая бүген. Чәчләрен буята, кистерә. Мин дә әзрәк рәвеш кертим дидем, – диде ул.
Аны күргәч, күңелгә рәхәт булып китте. Мулланур абый безнең гаиләгә чит кеше түгел. Кызларым укыган гимназиядә дә эшли иде ул.

– 175 гимназиядән дә китмәдем. Ничек кенә кыен булмасын, алга карап эшләргә кирәк. Тормыш дәвам итә, – ди ул. – Хәзерге дөньяга ышаныч юк. Ни көтәсен берәү дә белми. Аллаһы Тәгалә сакласын инде. Башка андый фаҗигаләр булмасын. Исән-имин булыйк! Сабыйлар да исән сау үссеннәр.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре