2026 ел кышында эш көннәре аз булачак

Россиялеләр киләсе кышта 90 көннең нибары 56 көнен генә эшләячәк. Бу 20 елдан артык вакыт эчендә иң азы булып тора, дип яза ТАСС.

«Бу – яңа ел бәйрәмнәре вакытында озын ял көннәре булу нәтиҗәсе. Күп еллар эчендә беренче тапкыр 1-11 гыйнварда эшләми торган бәйрәм көннәре булачак», - дип белдергән ТАССка Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов. Аның сүзләренчә, Яңа ел бәйрәмнәренең гомуми озынлыгы, 2025 елның 31 декабрендәге ял көнен исәпкә алып, 12 көн тәшкил итәчәк.

Гадәттә, декабрь, гыйнвар һәм февраль айларына 57-58 эш көне туры килә, шул исәптән кәбисә елларында да. Иң озын эш көннәре  2013-2014 елларда булган, анда ул 59 көнгә тулган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре