Газетага язылу

2027 елда Яңа ел каникуллары 11 көн дәвам итәчәк

Алдагы Яңа ел каникуллары Россиядә 11 көн дәвам итәчәк. Бу хакта РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Евгений Машаров сөйләде, дип хәбәр итә «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ».

«Россиялеләрнең Яңа ел каникуллары 2026 елның 31 декабреннән (пәнҗешәмбе) 2027 елның 10 гыйнварына (якшәмбе) кадәр булачак, ягъни 11 көн», – дигән Машаров.

Аның сүзләренә караганда, киләсе елда Россия халкы 247 көн эшләячәк, 118 көн ял итәчәк. Искәртәбез, Татарстан халкының ял көннәре саны республика бәйрәмнәре сәбәпле, тагын да күбрәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре