31 август 2026 материаллары
-
Җәмгыять
Икенчел чимал җыю пунктларын төзүче эшмәкәрләр өчен субсидияләр каралган
1 сентябрьдән Казанда икенчел чимал җыю пунктларын төзүче эшмәкәрләр өчен субсидияләргә гаризалар кабул ителә башлый. Субсидиянең максималь күләме - 1 млн сум. Бер гариза кысаларында эшмәкәр өч экопунктны төзекләндерүгә ярдәм ала ала. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сөйләде.
-
Яңалыклар
Владимир Путин: «Россия Кытай белән даими визасыз режим булдыру юнәлешендә эшләргә әзер»
Россия Кытай белән бергә гамәлдәге визасыз режимны даими нигезгә күчерү юнәлешендә эшләргә әзер. РФ Президенты Владимир Путин Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъзалары — Дәүләт башлыклары советы утырышы кысаларында Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Бишкәктә Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасында катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Бишкәк шәһәрендә (Кыргызстан) булды. Республика Рәисе VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасында катнашты. Рөстәм Миңнеханов тантананы Кыргыз Республикасы Жогорку Кенешы (Парламенты) рәисе Марлен Маматалиев белән бергә карады.
-
Яңалыклар
Көз башында Татарстанга 27 градуслы җылы һава торышы кайта
Агымдагы атнада Төньяк Атлантикадан килгән циклон йогынтысында Татарстанда температура фонының күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге фаразына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
2027 елда Яңа ел каникуллары 11 көн дәвам итәчәк
Алдагы Яңа ел каникуллары Россиядә 11 көн дәвам итәчәк. Бу хакта РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Евгений Машаров сөйләде, дип хәбәр итә «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Белгеч Россиядә кемнәрнең ике пенсия алу хокукы барлыгын әйтте
2026 елда Россиядә алты категориягә караган гражданнар бер үк вакытта ике пенсия алу хокукына ия. РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Дәүләт хезмәте һәм идарә институты халыкның финанс грамоталылыгын күтәрү Федераль методик үзәге программасы директоры Нина Гукасова шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Казан мәктәпләрендә милли ашлар көннәре барлыкка киләчәк
1 сентябрьдән Казан мәктәпләрендә тематик милли ашлар көннәре һәм 12 яңа ризык пәйда булачак. Эшлекле дүшәмбедә мәктәптә туклануны оештырудагы үзгәрешләр турында Татарстан башкаласының Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Римма Мөхәммәдшина сөйләде, дип яза «Татар-информ».
-
Җәмгыять
Мәктәп укучыларына 12 төрле яңа ризык тәкъдим ителә
Бүгенгә Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты штаты 94,6 процентка җиткән.
-
Яңалыклар
Академик Семенов Россиядә көзен аномаль явым-төшемнәр куркынычы турында кисәтте
Алдагы көздә Россия территориясендә циклоннар белән бәйле аномаль явым-төшемнәр булырга мөмкин. Бу хакта Россия Фәннәр академиясенең А.М. Обухов исемендәге атмосфера физикасы институты директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Владимир Семенов сөйләде, дип хәбәр итә «ТАСС»ка сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Казанда бер хатын-кыз бишенче каттан егылып төшкәннән соң 4 мигрантны җәзага тартканнар
Социаль челтәрләрдә Казанның Карбышев урамындагы торак йортның бишенче катыннан бер хатын-кызның егылып төшүе турында хәбәрләр таралган. Шаһитлар әйтүенчә, ул егете янына килгән булган. Әмма аны фатирда 5 мигрант көчләп, тәрәзәдән ыргыткан.
-
Яңалыклар
Владимир Путинга Бишкәктә Кар барсы – Батай сынын бүләк иткәннәр
Россия Президенты Владимир Путинга Бишкәккә килгәч VI Бөтендөнья күчмә тормыш алып баручылар уеннары талисманын – Батай исемле кар барсы баласының сынын бүләк иткәннәр. Уеннар бүген Кыргызстан башкаласында башлана, дип хәбәр итә «ТАСС».
-
Җәмгыять
Туган ягы кирәк кешегә
Кайда гына яшәсә дә, кешегә туган ягы кирәк! Кендек каның тамган җиргә бер кайтып килү дә озак вакытка җитәрлек көч өсти. Ә инде туган якта кадерлиләр икән, бу – икеләтә бәхет. Бу яктан Мамадышта якташларны онытмыйлар. Елга өч тапкыр республиканың башка шәһәрләрендә яшәүчеләрне барлап, үзләренә дәшәләр.
-
Яңалыклар
Татарстан яшьләре республика Рәисенә шәхсән үзләре сорау бирә алачак
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу районнар башлыклары белән “НЕдетский разговор” форматында ачыктан-ачык сөйләшүләрне дәвам итәчәк. Әмма инде яңартылган форматта: хәзер анда 18дән 25 яшькә кадәрге көллиятләр һәм вузлар студентлары катнашачак.
-
Яңалыклар
Татарстан делегациясе Кыргызыстанда Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары ачылышында катнаша
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге зур делегация Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасында катнаша. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Сәламәтлек
Көзен ничек авырмаска? – Табиб 5 кагыйдәне атап үтте
Көз көне 3 әйбер: сезон алышыну, көннәр кыскару һәм чираттагы яллар тәмамланып, халыкның эш коллективларына әйләнеп кайтуы иммунитетка тискәре тәэсир ясарга мөмкин.