Газетага язылу

2027 елда Россия халкын 118 ял көне көтә

Биш көнлек эш атнасы буенча эшләүче россиялеләрне 2027 елда 247 эш көне һәм 118 ял һәм бәйрәм көне көтә. Бу хакта «ТАСС» агентлыгына «Знание» Россия җәмгыятенең персонал белән эшләү департаменты директоры Маргарита Богданова-Шемраева хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, җитештерү календаре проекты шулай ук дүрт кыскартылган эш көнен дә күздә тота. Россиялеләр 20 февральдә, 30 апрельдә, 11 июньдә һәм 3 ноябрьдә бер сәгатькә азрак эшләячәк.

Эксперт 20 февральгә аерым игътибар юнәлтте. 2027 елда бу дата шимбәгә туры килсә дә, проект буенча ул эш көне булачак. Ял көнен дүшәмбегә, 22 февральгә күчерү планлаштырыла, шуның нәтиҗәсендә россиялеләр рәттән өч көн – 21 февральдән 23 февральгә кадәр ял итә алачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре