Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, бүген – 22 июльдә төбәгебездә алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәк, ә көндез һәм кичен кайбер районнарда боз яварга мөмкин.
Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә җил. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +25...+30 градуска кадәр җылыначак. Төнге сәгатьләрдә +14...+19 градус.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез