23 февральдә ТНВ эфирында Казан белән Луганск арасында "Вместе" телекүпере уздырылачак

Ике телекомпания студияләрендә Донбасста тыныч тормышны бергәләп торгызучылар – танылган кешеләр, махсус хәрби операция геройлары, медиклар, төзүчеләр, волонтерлар үзләренең язмышлары турында сөйләячәк.

Телекүпердә, аерым алганда, махсус хәрби операция ветераны Николай Рубель, Татарстан вице-премьеры – Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Луганск халык республикасындагы шәһәрләрдә Татарстаннан куратор Фәнил Әһлиуллин, Луганск халык республикасының сәламәтлек саклау министры Наталья Пащенко, Апас районы хакимияте башлыгы Айрат Җиһаншин канашачак.
Телекүперне, “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларыннан тыш, ТНВның “ВКонтакте”дагы рәсми төркемендә, TNV.RU сайтында карарга мөмкин. “Вместе” телекүпере Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә башлана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре