2,5 мең метр биеклектә... чәкчәк: «ВТ» журналистының тауларга сәяхәттән соң туган уйланулары

Бәхет – таулар артында түгел, ә тауларда. Анда һәр почмакта диярлек әнә шушы гыйбарә язылган. Андагы таулар – тарихта булган күпме яулар, күпме фаҗига һәм күпме чуалышларның шаһиты. Анда Кара диңгездән алып Каспий диңгезенә кадәр сузылган Кавказ сырты җәелеп киткән. Анда – Эльбрус, анда – Казбек... Аңлагансыздыр: сүзебез – тауларга сәяхәт турында. Биеклекләр яулау ләззәте безне Кавказга дәште. Биш көн дәвамында аның төньяк өлешендә – Ставрополь крае, Кабарда-Балкар, Төньяк Осетия һәм Карачай-Черкес республикаларында йөрдек. Ниләр күрдекме? Хәзер сөйлим.

Дөресен әйтергә кирәк: сәяхәткә чыгып китәр алдыннан, кайларга барасыбызны якынча гына чамалап, исемлек төзедек. Ләкин төгәл генә нинди урыннарга барып чыгасыбызны, ул якларда ниндирәк кешеләр яшәячәген белми идек. Билгеле, ул як халыкларының менталитетын бераз барларга туры килде. Кунак булсаң, тыйнак бул, дигән кебек, һичьюгы киенү рәвешен алдан белергә кирәк иде. Ә калганы... Кыскасы, көтелмәгән хәлләр, шаккатыргыч ачышлар белән күп очраштык без.

Ессентуки–Кисловодск–Пятигорск

Тауларга чыгып киткәнче, шәһәрләрне әйләник. Бер-берсеннән якынча 20–30 чакрым ераклыкта урнашкан һәм Ставрополь краена кергән шушы өч шәһәрдә булдык без. Алдан ук искәртим: сәяхәтнамәнең бу өлеше кыска булачак.

Чөнки бу шәһәрләр «гомердә бер булса да барып күрергә кирәк» дигән исемлеккә кертерлек түгел. Бу якларга кеше күбесенчә дәваланырга бара. Чөнки шифаханәләр – адым саен. Шифалы сулары да бушка агып ята. Кибетләрдә барыбыз да күреп ияләшкән һәм ара-тирә дәваланырга дип алып эчкән сулар инде ул. Җир астыннан сузылган краннан газлы су алып эчү башта шактый сәер тоелды. Хәер, эчү дип инде, татып карау дисәң, дөресрәк булыр. Бу шифалы суларның кибеттә сатыла торганнары мең мәртәбә тәмле икән.

Әлеге өч шәһәр арасында матурлык буенча Кисловодск аерылып торса, эчтәлек ягыннан Пятигорск алдыра. Рус әдәбияты дәресеннән беләсездер: нәкъ менә шушы шәһәрдә Михаил Юрьевич Лермонтов соңгы көннәрен уздыра. Шуңа да монда һәр почмакны танылган рус әдибенең исеме белән бәйләргә тырышканнар. Әйтик, Пятигорскига терәлеп торган Машук тавында аның күкрәгенә аталар. Хәзер менә дуэль булган урынга сөенә-сөенә туристларны йөртәләр. Анда барыр өчен 993,7 м биеклектәге Машук тавының яртысына диярлек менәргә кирәк. Без исә дуэль урынын күргәннән соң, тауның башына ук менәсе иттек. Һәм тау башында үзенчәлекле күренешкә тап булдык. Монда килгән туристлар, тактага үзләре яши торган шәһәрләрне һәм анда кадәр булган ераклыкны язып, агач баганага беркетә икән.

Такталарын да саталар, тагын бераз түләсәң, язуын да язып бирәләр. Шулай итеп, без Машук тавыннан Зәйгә кадәр – 1658, Лениногорскига кадәр – 1682, Чаллыга кадәр 1957 чакрым булуын белдек. Ераклыкны үзләре белгәнчә исәплиләр, кыскасы.

Кабарда-Балкар

Шәһәрдәге тынчулыктан качып, тау һавасы суларга чыгып киттек. Беренче сәфәребез Джилы-Су (карачай-балкар телендә – «Жылы Суу», кабарда-черкес телендә – «Псыхущхъуэ») дип аталган урынга булды. Атамасының нәрсә аңлатканын чамалыйсыздыр. Сүз уңаеннан, алга таба да шактый географик атамаларны тәрҗемә итеп тору кирәк булмаячак. Ни өчен икәнен бераздан аңлатам.

Джилы-Суга илтә торган юл Россиядә иң матур һәм иң катлаулы маршрутлардан санала. Бу турыда интернеттан укып белгән идек, әмма шул дәрәҗәдә матур һәм катлаулы булыр дип көтмәдек. 80 чакрым буе яңа түшәлгән асфальт юлдан барсак, 180 градуслы борылышлардан торган һәм шактый чакрымнарга сузылган серпантиннарда йөрәк тибеше бер ешаеп, бер акрынаеп алды. Башта ике мең метр тирәсе биеклеккә менәсең, аннан шуның кадәр төшәсең... Ләкин куркып утырырга вакыт юк: каршыда – Эльбрус, ә тирә-якта – Альп болыннарын хәтерләтә торган хозурлык. Җитмәсә, һава торышы да безгә ярарга тырышты: Эльбрусның болытлар арасына яшеренгән көненә туры килмәдек.

Ә Джилы-Су үзе гаҗәеп шарлавыклары, җир астыннан ага торган шифалы нарзаннары һәм чишмәләре белән билгеле. Безне монда алып килгән гид өч шарлавыкны күрсәтте. Беренчесе һәм иң көчлесе – Солтан. 40–50 метр (10 катлы йорт кебек) биеклектән ага ул. Тавышы әллә кайлардан ишетелә. Иң көчле булгач, иң куркынычы да шул. Янына килергә, хәтта аңа илтә торган басма аркылы чыгарга киңәш ителми: тирәсендә җәйрәп ятучы тау елгасының да агымы хәйран көчле. Икенче шарлавык – Кызылкол-су кыялар арасында «качып», 20 метр биеклектән ага. Атамасының нәрсә аңлатканын чамалагансыздыр. Аның тирәсендәге кыялар кызгылт булганга шулай дип атаганнар. Ә менә өченче шарлавык – Каракай-су – араларында иң кечкенәсе булса да, иң көчлесе булып тоелды. Чөнки аның нәкъ төбенә кадәр барырга мөмкин. 8 метр чамасы биеклектән зур ташкын булып ага торган шарлавык астында басып торганда, йөрәк бер мизгелгә туктап калгандай була. Нәкъ шул мизгелдә табигатьнең ни дәрәҗәдә көчле булуын аңлыйсың.

Көч, димәктән, бераз ял итеп, тамак ялгау өчен, гидыбыз безне таулар арасында урнашкан кечкенә генә кафега алып керде. Менюда – төрле эчлек белән хычын (бу як халыкларының милли ризыгы), шурпа, люля-кебаб, лагман, үлән чәе һәм... чәкчәк белән кош теле. Әйе, без дә бераз аптырадык һәм шаккаттык. Очраклылык кынадыр, дип, бу юлы әллә ни сорашасы итмәдек. Очраклылык булмады ул, тик бу турыда соңрак.

Без тукталган кафе туристлар арасында бик популяр булып чыкты. Алар да нәкъ безнең кебек гидлар белән йөри. Ул гидлар исә бер-берсенә якын туганнар кебек. Күпчелеге – карачайлар. Туган телләрендә аралашырга тартынып тормыйлар. Берсен-берсен яхшы белүләре, хөрмәт итүләре әллә каян күренә. Шуңадырмы, алар арасында машина бикләү гадәте бөтенләй юк. Бу һәм башка шундый вак кына тоелган үзенчәлекләр аларның шулкадәр ачык күңелле кешеләр булуын күрсәтте. Сәяхәтебез дәвамында кат-кат инандык без моңа.

Төньяк Осетия

Икенче көнгә безне яңа төбәк, яңа урыннар, яңа таулар көтә иде. Иртәнге җидедә Төньяк Осетия ягына юлга чыктык. Юлыбыз әлеге дә баягы Кабарда-Балкар республикасы аша узды. Тик бу юлы табигате белән генә түгел, бераз булса да республика халкының яшәеше белән танышырга җай чыкты. Әйтик, монда кысыр басулар бик сирәк күренде. «Тырыш халык яши монда. Күпләр авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли», – дип шәрехләде гидыбыз да. Ә иң таң калдырганы – монда басу-басу алмагачлар утыртылган. Ара-тирә шәфталу (персик) агачлары да бар. Барысын да башыннан ахырына кадәр кул белән эшкәртәләр икән. Хәтта кешеләрнең бакчаларында да бәрәңге урынына алмагачлар үсеп утыра.

Ә кешенең байлык дәрәҗәсе монда өй капкасының кәттәлеге белән билгеләнә булып чыкты. Өйне уратып алган коймалар череп беткән агачтан булырга мөмкин, ә капка һичшиксез тимердән, әллә нинди борма-сырма бизәкләр белән ясалган. Шактый авылларны узып, нинди генә капкалар күрмәдек без.

Бу «байлык» Төньяк Осетия белән чикне узуга бетеп китә. «Иң фәкыйрь төбәкләрнең берсенә кердек», – ди бу урында гидыбыз. Үзләре әллә ни мактанырлык яшәмәсә дә, табигатьләре бай. Һәм ул без алдан күргән урыннардан бөтенләй аерылып тора. Монда яшел үлән белән капланган сөзәк тауларны – очлы кыялар, иркенлекне кысанлык алыштырган күк булды. Чөнки юлларның да күпчелеге биек кыялар арасыннан уза.

Менә шул кыялар арасыннан без Төньяк Осетиядәге иң билгеле урыннарның берсе – танылган актер, режиссер Сергей Бодров һәм аның төркеме һәлак булган урынга – Кармадон тарлавыгына килеп чыктык. 2002 елда булган фаҗига – Колка бозлыгының кузгалуын ишетмәгән кеше юктыр инде. Алар һәм тагын 100дән артык кеше сәгатенә 150–200 чакрым тизлек белән төшкән боз өемнәре астында кала. Ул бозлыкны да, әлеге трагедиянең нәтиҗәләрен дә үз күзләребез белән күрдек. Әйтик, Кармадон тарлавыгын берничә метрга киңәйткән ул. Шактый биек тауны бөтенләе белән юкка чыгарган. Йортлар, ял базалары һәм башка биналар турында әйтәсе дә юк.

Тарлавыктан бераз өскәрәк күтәрелгәч, Кавказ сыртының иң биек ноктасы – Казбек белән таныштык. Һава торышы тагын хәерхаһлы булды: ул арада болытлар берникадәр таралып торды. «Шушы тау артында гына – Гөрҗестан (Грузия)», – дип сөйли торды гидыбыз. Баксаң, без басып торган урыннан ике-өч сәгатьлек кенә юл икән анда.

Тик без башка юнәлешкә киттек һәм Даргавс дигән авылга килеп чыктык. Бирегә килүнең төп сәбәбе – «Үлеләр шәһәре»н («Город мертвых») күрү. Безнеңчә әйтсәк, зират. Тик мондагы каберлекләр өйләрне хәтерләтә. Һәр өйнең диярлек тәрәзәсе бар. Эченә күз салсаң – йөзләгән мәетнең сөякләре. Бу каберлекләр XIV–XVIII гасырларга карый булып чыкты. Күпчелегендә нәселләре белән җирләнгән. Ә иң шаккатырганы: монда кешеләрне исән килеш алып кереп яба торган булганнар. «Йогышлы авырулар таралган чорларда булган бу хәлләр. Авыруны ябып куйгач, ашарына тәрәзә аша биргәннәр. Ризыкка кагылмаганны күреп, кешенең үлгәнен аңлаганнар», – дип сөйләде гид. Тәннәрегез чемердәп куйдымы? Менә без дә бу каберлекләр арасында озак йөри алмадык. Ә кайбер туристларның моннан баш сөякләре урлауларын ишеткәч, бөтенләй әллә нишләп киттек. Зиратка карата мөнәсәбәт мондый булырга тиеш түгел югыйсә. Җирле халык үзе,  җир сатып алып, йорт сала башлаганда шундый каберлеккә, яки хәрабә өлешенә тап була икән, аны үз урынында калдыра.

Әлеге республикада күргәннәрдән тагын бер урын турында сөйлисе килә. Инде кайтыр юлга чыккач, Алагир тарлавыгында кыя арасыннан чыгып  торган һәйкәл янына тукталдык без. Уастырджи, ягъни өч аяклы атка атланган җайдак һәйкәле ул. Авырлыгы – 28 тонна. Бу урында бераз гына дини белешмә бирү хәерле булыр. Төньяк Осетиядә яшәүчеләрнең берише – мөселман, берише – христиан динендә, ә берише – мәҗүсиләр. Уастырджи исә ир-атларның, юлчыларның һәм сугышчыларның яклаучысы булып санала. Хатын-кызларга аның исемен телгә алу да тыела. Кыя арасындагы әлеге һәйкәл янына да фәкать ир-атлар гына керә ала. Күз алдыбызда ике ир-ат һәйкәл астындагы зур гына касәгә нидер салып, Уастырджига карап баш иеп китте. «Алар шулай корбан китерә», – дип аңлатты гидыбыз.

Карачай-Черкес

Сәяхәтебезнең тагын бер истәлекле сәфәре Бермамытка булды. Карачай-Черкес республикасында 2592 метр биеклектә урнашкан плато, ягъни калку тигезлек ул. Каядыр ерактагы Гранд Каньон бер читтә торсын.

Тик анда бит әле менеп җитәргә кирәк. Иң элек без тамак ялгап чыктык. Бу юлы исә карачайлар пешергән хычиннан авыз итеп карадык. Эчлекләре бер булса да, камырлары төрле. Һәм бу кафеда да чәкчәк күреп исебез китте. Алга китеп әйтәм: биеклеккә менеп җиткәч, тагын бер урынга кереп ашадык. Анда да чәкчәк белән сыйлыйлар булып чыкты. Бу юлы түзмәдем, сораша башладым. Баксаң, чәкчәкне алар озак саклануы, бозылмавы һәм, әлбәттә, тәмле булганы өчен үз итә икән. Үзләре пешерергә өйрәнгән. Ләкин үзләштермәгән. Тау башындагы кафе хуҗасы: «Чәкчәк ул – татарларның милли ризыгы. Безнең кунакларны баллы ризыклар белән дә сыйлыйсыбыз килә, ләкин мондый шартларда андыйларны пешереп булмый. Чәкчәк – иң яхшысы. Бик яратып алалар», – дип сөйләде.

Тауларга әйләнеп кайтыйк. Әлеге платоның төп үзенчәлеге – аның астында болытлар куеру. Рәтләп аңлата башласаң, бик озакка китә. Кыскасы, һава басымының үзенчәлекләре аркасында шулай килеп чыга ул. Кояш чыккан һәм кояш баткан вакытта, шулай ук болытлырак көннәрдә алар аска төшкән кебек була, ди. Тик, кызганыч, безгә бу күренешнең шаһиты булырга насыйп итмәде. Алай да була икән. Аның каравы без янә Эльбрусны күрдек. «Бу урынга килгәч, кешенең начармы, юкмы икәне беленә. Начар кеше булса, Эльбрус аңа бер читен дә күрсәтми. Яхшы кешеләр килсә, болытлар арасыннан елмая», – дип сөйләде гидыбыз. Нишлисең инде, ышандык без аңа.

Ә кояшны без платодагы «Ике монах» дигән биек кыялы таулар артына озаттык. Бу монахлар – гади ташлар гына түгел, ә шаманнар, сугышчылар һәм хәтта башка планетадан «кунакка» килүчеләр турындагы риваятьләрнең борынгы сакчылары. Һәрхәлдә, җирле халык шулай дип саный. Ничек кенә булса да, бу урында күңелне тынычлык биләп алды. Ниндидер сере, тылсымы бар кебек тоелды.

Мөнәсәбәт

Табигате бер сокландырса, без йөргән төбәкләрдәге җирле халык үзе бер ачыш булды. Беренчедән, алар безгә караганда күпкә ачык күңеллерәк һәм кунакчылрак булып тоелды. Кеше кешегә ышана анда. «Кәгазь акчагыз бетеп киткән булса, бер дә борчылмагыз: сезнең өчен үзем түләрмен», – диде тауларга алып менгән гидларыбызның берсе.

Өстәвенә татарлар булуыбызны белгәч, күңелләре тагын ачылгандай булды. Бу якларда яшәүче халыкларның үзләрен дә кайчандыр «тау татарлары» дип атап йөрткәннәр икән. Безгә карата мөнәсәбәткә динебезнең бер булуы да йогынты ясыйдыр. Өстәвенә карачай-балкар теле белән татар теле бик охшаш булып чыкты. Бераз гына салмаграк сөйләшсәң, бер-беребезне аңларлык дәрәҗәдә охшаш. Икесе дә – төрки тел. Шуңа да без үзара сөйләшә башлауга, «Сез татарлармы?» – дип сораштылар. Татарларны да, Татарстанны да бик яхшы беләләр, кыскасы.

Ә юлыбызга очраган олы яшьтәге бер гид исә: «Үзегезне Ватаныгызда кебек хис итегез», – дип шаккатырды. Аның әйтүенчә, кайчандыр бу якларда татарлар яшәгән. Шулай итеп, без туган яктан меңәрләргән чакрым ераклыкта да үз өебездәге кебек йөрдек. Үләнле чәй, чәкчәк һәм кош теленең гел очрап торуы бу хисне тагын да арттырды. Әмма барыннан бигрәк безгә  булган ихтирам истә калды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре