Газетага язылу

3 декабрь – Билгесез солдат көне: исемең ничек, батыр сугышчы?

Бу истәлекле көн Россиядә 2014 елда гамәлгә керә. Ни өчен нәкъ менә 3 декабрь дигәндә, җавабы мондый.

3 декабрь – Билгесез солдат көне: исемең ничек, батыр сугышчы?

1966 елның 3 декабрендә Мәскәү янында фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгын билгеләп үтәләр, шул уңайдан 1941 елда шәһәрне дошманнардан саклаган бер билгесез сугышчының җәсәден туганнар каберлегеннән Кремль дивары янына күчерәләр. Анда «Синең исемең билгесез, батырлыгың мәңгелек» дигән сүзләр уеп язылган. Кем ул билгесез солдат? Хәтер яңарту өчен ниләр эшләп була? Архив нинди серләр саклый? Патриотик тәрбия һәм эзләнү эшләре буенча «Хәрби Дан клубы»на теләктәшлек итүче ассоциация рәисе Михаил Черепанов белән шул хакта сөйләштек.

 

 

– Михаил Валерьевич, «билгесез солдат» белән «хәбәрсез югалган» дигән төшенчәләрне аңлатып китик әле.

 

– Билгесез солдатның кабере бар, әмма исеме билгеле түгел. 1966 елда җәсәде туганнар каберлегеннән Кремль дивары янына күчерелгән сугышчы да шундыйлардан. «Хәбәрсез югалганнар» төркеменә исә исемнәре билгеле, әмма кайдалыклары, җирләнгән урыннары билгесез булганнар керә. Әйтергә кирәк, алар арасында кайдадыр исән-сау яшәп ятканнар да, хыянәтчеләр дә булырга мөмкин. Әмма ахыр чиктә билгесез дип саналган солдатларның ниндидер документларда теркәлеп калган мәгълүматлары барыбер хәбәрсез югалганнар исемлеген тулыландыра. Димәк, туганнар каберлегендә яткан яки сугыш барган урыннарда җәсәде табылган билгесез солдатның исеме ачыкланса, хәбәрсез югалганнар исемлегеннән бер кеше кимеп, ул һәлак булган статусына күчә дигән сүз.

 

– Сез инде ничә еллар архивларда актарынып, күпме сугышчыны «хәбәрсез югалган» тамгасыннан коткардыгыз. Закон буенча, «үтә яшерен» тамгасы салынган документлар 75 елдан соң яшерен булудан туктарга тиеш. Архивларда Бөек Ватан сугышына бәйле документлар белән эшләү өчен бүген каршылыклар юк дигән сүзме бу?

 

– Россия Оборона министрлыгының «Память народа» сайтына бу документларны өлешләп чыгаралар чыгаруын. Һәм, ни кызганыч, шуның белән эш тәмамлана. Хәтта туганнарына да хәбәр итмиләр. Кирәксенәсең икән, үзең эзләргә туры килә. Өстәвенә татар фамилияләре, исемнәре бик бозып язылган. Күбесен аңлап та булмый. Шуңа күрә туганнары арасында хәбәрсез югалганнарны эзләп утыручылар әллә ни юк дип беләм. Хәтта бүләкләү документларында да бүгенгә кадәр адреслар күрсәтелмәгән, өстенә кәгазь ябыштырып куелган. Уйласаң, баш китәрлек: батырларча сугышкан ата-бабаларыбызның адресларын яшереп калдыру өчен бюджеттан күпме акча түгелгән. Ә бит исемнәре генә билгеле булган очракта, аларның торган җирләрен тәгаенләү искиткеч авыр.

 

– Бүген үзегез өчен иң мөһим бурыч дип, нинди гамәлләрне күз алдында тотасыз?

 

– Татарстанда гына булса да, хәбәрсез югалганнар булмасын, дип тырышабыз. Инде 1988 елда ук «Комсомольская правда» газетасы аша: «Ни өчен без Билгесез солдат кабере белән горурланабыз?» – дип, бөтен СССР халкына мөрәҗәгать иткән идем. Билгесез солдатлар һәм хәбәрсез югалганнар булырга тиеш түгел. Германиядә бу проблеманы 1952 елда ук хәл иттеләр инде. ФРГ парламенты вермахтның язмышы билгесез дип саналган 3 миллион хәрбиен һәлак булган яки әсирлектә үлгән дип рәсми төстә таныды. Бу аларның әти-әниләре, тол калган хатыннары, балалары өчен кирәк.

 

– Бездә бу адымга нинди дә булса омтылыш бармы?

 

– Сугыш ветераннарының төбәк һәм бөтенроссия оешмалары, эзләнү отрядлары җитәкчеләре, Ватанга хыянәт итмәгән хәбәрсез югалганнарны дәүләт дәрәҗәсендә «һәлак булганнар» дип тану өчен, Россия Хөкүмәтенә берничә тапкыр мөрәҗәгать итте. 2014 елда Россиянең Иҗтимагый Палатасы исеменнән Президент Владимир Путинга да хат язылды. Анда «Ил алдында бурычын үтәгәндә һәлак булган солдатларның билгеле булмаган статуста калулары гадел түгел» дигән сүзләр бар.

 

– Шул вакыттан бирле бернинди үзгәреш тә булмадымы?

 

– Россия Гражданнар кодексының 45 нче статьясы буенча, сугыш хәрәкәтләренә бәйле рәвештә хәбәрсез югалган кеше, әлеге сугыш хәрәкәтләре тәмамлангач, ике елдан соң үлгән булып саналырга мөмкин. Ләкин моны бары тик суд кына хәл итә ала. Бу очракта тагын бер проблема килеп чыга: судка һәлак булган кешенең туганнары барырга тиеш. Заманында үз мәнфәгатен яклап, совет судларына йөргән кеше бик сирәк булгандыр ул. Бигрәк тә сугыштан кайтмаган туганнарына кагылышлы булганда. Хәзер инде тол калган хатыннар үлеп беткән, балаларына да 80 яшьтән артык. Бәлки энекәшләре, сеңелкәшләре, оныклары, оныкчыклары бардыр? Әмма алар суд эшләрен кузгатып йөрерләрме икән? Бик икеле.

 

– Бу эшне тормышка ашыру ни сәбәпле гел тоткарланып килә?

 

– Оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, 700 меңнән артык кеше хыянәтче булган. Шуңа күрә биш миллион хәбәрсез югалган кешегә һәлак булган статусын бирергә берничек тә ярамый икән, ягъни Ватанына хыянәт иткән кешеләр «һәлак булган» дип саналырга мөмкин. Әмма шул ук вакытта Ватанын саткан, чит илләрдә яшәп калган кешеләрнең исемлеге махсус хезмәтләргә билгеле бит. Димәк, андыйларны аралап алырга мөмкин. Бу минем фикер генә түгел. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы ветераны, генерал-майор, философия фәннәре докторы, профессор Степан Тюшкевич та мондый мөрәҗәгать белән чыккан иде: «Хәбәрсез югалганнар статусын алыштыру турында закон эшләп, аны кабул итүне таләп итәргә кирәк. Бу эшне сузу рухи-әхлакый яктан бөтенләй урынлы түгел». Әмма хакимият вәкилләре: «Әлеге тәкъдим буенча мәсьәлә тикшерүгә алынды», – дип җавап бирүдән ары узмадылар. «Тикшерү эшләре» генә инде уннарча елларга сузыла да сузыла...

 

– Әмма бернигә дә карамастан, Татарстанда сезнең ярдәм белән эзләнү эшләренең тукталганы юк, дип беләм. Хәбәрсез югалган якташларның исемнәрен ачыклау, мәгълүматлар җыю ничек бара?

 

– Татарстан Республикасының электрон Хәтер китабында 1939–1945 елларда сугыштан кайтмаган 370 700 якташыбыз турында мәгълүмат бар. Соңгы биш ел эчендә эшче төркем 38 мең кешенең җирләнгән урыннарын ачыклады. Аларның исемлеге Tatfrontu.ru.ru, Kremnik.ru сайтларына куелды, «ВКонтакте» битендә «Жди меня» тапшыруының сайтына урнаштырылды, яшәү урыннары ачыкланса, районнарга да җибәрелде. Гадәттә, бу кешеләр турында туганнары күп очракта бернәрсә дә белми.

Әмма тагын 139 мең тирәсе татарстанлы шушы кара тамга белән кала әле. Әлегә аларның кайда, нинди частьта хезмәт иткәнлеге, кайда җирләнгәне билгеле түгел. Яртысы – татар милләтеннән. Иң киме дигәндә, бу исемлектәге кешеләрнең өчтән бер өлешен ачыкларга мөмкин, әмма бу бик җентекле, югары квалификацияле хезмәт, финанс таләп итә. Монда бюджет акчасы турында гына сүз бармый. Без хәйриячеләр ярдәменә дә бик шат булыр идек.

 

Башкалабыз Казанда Билгесез солдатка һәйкәл Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркы каршындагы мемориаль комплекста тора. Ул 1967 елда төзелгән. Скульпторы – Васил Маликов. Авыр яраланган солдат фигурасы ике метр биеклектәге постаментка урнаштырылган. Үлем хәлендәге сугышчы бик зур авырлык белән гәүдәсен җирдән күтәрә һәм уң кулын алга – Җиңүгә таба суза. Бу комплекста тагын Мәңгелек ут һәм Cовет власте өчен көрәштә һәлак булганнарга металлдан коелган, 30 метр биеклектәге стела куелган. Мемориаль комплекс – Бөек Ватан сугышы батырларына истәлек.

 

Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалып, соңгы елларда гына кайда хезмәт иткәнлеге һәм җирләнгәнлеге ачыкланган якташларыбыз

 

Бикмөхәммәтов Хәнәфи Бикмөхәммәт улы

1911 елда Питрәч районы Күн авылында туа. 1941 елда Питрәч районы хәрби комиссариатыннан фронтка китә. ВКП(б) члены. Өлкән лейтенант. 1941 елда беренче тапкыр яралана. «Хәрби хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнә. 1944 елның 1 сентябрендә Гомель өлкәсендәге Рогачев шәһәрендә дошман оборонасын өзгән өчен Александр Невский ордены белән бүләкләнә. Ул, үзенең ротасы белән беренчеләрдән булып бернинди югалтуларсыз Друть елгасын кичә. Биш гитлерчыны юк итә, җидесен әсирлеккә ала. Яраланса да, алга куелган бурычны үти. 1945 елның 3 гыйнварында Польшада һәлак була.

 

Баһаутдинов Миннехан

1912 елда Әгерҗе районының Иске Пәсләк авылында туа. 1941 елның 24 июнендә Красный Бор хәрби комиссариатыннан фронтка китә. Кызылармияче, разведчик. Иң беренче сугышларның берсендә, 1941 елның 15 августында авыр яралана. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Эстониядә Нарва елгасын кичеп, беренчеләрдән булып дошман окопларына һөҗүм ясаган өчен, 1944 елның 23 сентябрендә III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Разведчик 1944 елда Калининград өлкәсендә һәлак була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре