3 миллиард сум: мошенниклар быел Татарстанда яшәүчеләрдән шуның кадәр акча урлаган!

3 миллиард сум! Ел башыннан бирле мошенниклар Татарстанда яшәүчеләрдән әнә шулкадәр акча урлаган. Мәгълүмат технологияләре ярдәмендә, ягъни һаман да шул телефон, интернет аша кылынган җинаятьләр бу. Хокук саклаучылар әйтүенчә, республикада бер атна эчендә иллеләп кеше алдакчылар тозагына эләгә. Күбрәк кемнәрне алдаулары да билгеле.

Бу елның җиде аенда Татарстанда мәгълүмат технологияләрен кулланып, 17 меңнән артык җинаять кылынган. Бу хакта Татарстан Прокуратурасының сорау алу һәм оператив эзләү эшчәнлеген күзәтү бүлеге өлкән прокуроры Михаил Желаев әйтте.

– Бу – республикада теркәлгән барлык хокук бозу очракларының 57 проценты, – диде ул. – 211 балигъ булмаган бала, 3 меңнән артык пенсионер, 250 инвалид зыян күргән.

Михаил Желаев сүзләренә караганда, Татарстанда бер атнага якынча илле кеше мошенниклардан зыян күрә. «Ел башыннан бирле алар республикада яшәүчеләрдән 3 миллиард сумнан артык (узган елның шушы ук чорында – 2,9 миллиард чамасы. – Ред.) акча урлаган. Аерым очракларда зыян күләме 100 миллион сумга кадәр җитә. Мошенниклар кармагына эләгүчеләр зур суммада кредитлар рәсмиләштереп кенә калмыйча, бердәнбер торагын да сатып җибәрә. Иң киң таралган алдау очраклары: мошенниклар банк, хокук саклау органы яки элемтә операторы хезмәткәре булып шалтырата», – диде прокурор.

Әйтүләренә караганда, ярык тагарак янында утырып калучылар Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Бөгелмә шәһәрләрендә күбрәк.

– Мошенниклардан 70, 50 һәм, беренче карашка бик гаҗәп тоелса да, 25 яшьлекләр күбрәк зыян күрә. Тагын бер кат искәртәбез: төрле сәбәпләр белән өлкәннәрне дә, яшьләрне дә алдыйлар. Якыннары эшнең нидә икәнен сизеп алмасын өчен, кат-кат шалтыратып, акча күчерергә үгетләгәндә, кешене өйдән чыгып китәргә, телефон номерын алмаштырырга мәҗбүр итү очраклары да бар хәтта, – дип сөйләде Михаил Желаев.

Шуңа күрә телефоннан таныш түгел кешеләр белән сөйләшмәскә, чит кешегә бернинди дә СМС-код хәбәр итмәскә куша белгечләр.

Әмма мошенниклар да бер урында гына тормый. «Алар халыкны алдауның яңадан-яңа алымнарын уйлап таба, – ди Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов. – Төрле махсус җайланмалар, мәсәлән, сим-бокслар, ягъни күпканаллы телефоннар кулланалар. Мондый колл-үзәкләр Россиядә дә, илдән читтә дә урнашырга мөмкин. Быел махсус тикшерүләр барышында 66 сим-бокс һәм 12 мең сим-картаның эзенә төштек».

Рәдис Йосыпов дропперлык, ягъни үз исемеңә ачылган банк картасы аша чит кешенең акчасын әйләндерү өчен җаваплылык турында да искәртте. «Россия Җинаять кодексының 187 нче маддәсенә бу елның июлендә кергән үзгәрешләр нигезендә, банк картасын саткан өчен – 3,  ә сатып алган өчен 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү куркынычы яный», – диде ул.

Рәдис Йосыпов шуны да әйтте: дропперлык өчен җаваплылыкны кырыслату нәтиҗәсендә, «соры» банк карталарының бәясе арткан. «Ел башында мошенниклар бер картаны уртача 15 мең сумга сатып алса, хәзер – 100 мең (!) сум », – диде хокук саклаучы.

Алданып, кредит бурычына ничек батмаска? Россия банкы бүлеге – Татарстан буенча Милли банкның икътисадый бүлек җитәкчесе Елена Кирсанова әйтүенчә, бу елның 1 сентябреннән кредит оешмаларында «икенче кул» хезмәте гамәлгә керде. Ягъни кеше, үз теләге буенча, банк операцияләрен раслау өчен тагын бер ышанычлы кешене билгели ала.

– Әлеге хезмәтнең тәртибе бик гади. Банкка мөрәҗәгать итүче кайсы операцияләрне «икенче кул»сыз башкара алмаячагын үзе билгели. Мәсәлән, кредит рәсмиләштерүгә чикләү сала икән, акчаны ышанычлы зат рөхсәтеннән башка бирмәячәкләр. Бу өлкән яшьтәгеләрне яклау һәм үсмерләрнең банк картасы аша акча күчерүен контрольдә тоту өчен бик уңайлы, – диде Елена Кирсанова.

Аның әйтүенчә, бу елның 1 сентябреннән банк картасыннан акча алу һәм бер хисап счетыннан икенчесенә акча күчерүгә бәйле чикләүләр дә гамәлгә керде. «Теге яки бу операциядән шикләнгән очракта, кредит оешмасы банк картасыннан акча алуны – тәүлегенә 50 мең сумга кадәр, бер хисап счетыннан икенчесенә күчерүне тәүлегенә 100 мең сумга кадәр чикли ала. Моннан тыш, кредит алганда «суыну чоры» да гамәлгә керде. Ягъни 200 мең сумга кадәр акча – 4, ә аннан да артса, 48 сәгатьтән соң гына бирелә. Болар барысы да халыкны мошенниклардан саклау өчен эшләнә», – диде Елена Кирсанова.

Рәсми мәгълүматларга караганда, бу елның беренче яртысында мошенниклар ил халкының 13 миллиард сумнан артык акчасын урлаган. Бу узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 1,5 тапкыр күбрәк. Моңа кадәр гамәлгә кергән саклык чаралары ярдәмендә банклар акча урлауның 82 миллион очрагын булдырмый калган. Нәтиҗәдә, россиялеләрнең 8 триллион сумнан күбрәк акчасын саклап калганнар.

2025 елның 1 мартыннан Татарстанда 427 мең кеше кредит рәсмиләштерүгә үз-үзенә тыю керткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре