Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко чыгышыннан билгеле булганча, 30 меңнән артык табиб һәм 77 мең урта медицина персоналына акчалар барып җиткән. Бу хакта ул Владимир Путин катнашындагы киңәшмәдә әйтте.
- Медицина хезмәткәрләренә һәм ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчеләргә түләүләр өчен 52 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Акчалар тулы күләмдә урыннарга барып җитте. Табиблар - 80 мең, фельдшер, шәфкать туташлары 50шәр, кече медицина персоналы 25әр мең ала. Бу түләүләр өч айга исәпләнгән. Апрель аенда акчаларны 125 мең медицина хезмәткәре һәм 24 мең ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчеләре алырга тиеш, - дип хисап тотты министр.
Мурашко сүзләренә караганда, июнь башында даруханәләр дарулар белән дистанцион сәүдә итә алачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез