50 ел авыру бала тәрбияләүче әни: «Кызым хакына яшим»

Апаста яшәүче Кәүсәр Нигъмәтҗанова 50 ел авыру баласын тәрбияли. Ирен, улын югалту ачысын да кичергән ул. Әмма язмыш никадәр сынаса да, авырлыкларга бирешмичә яшәргә өйрәнгән. Кызы Әнисә хакына яшәр көч таба ул. Башкача мөмкин дә түгел. Һәр иртәсе кызының: «Әни, син миңа кирәк», – дигән сүзеннән башлана бит.

– Ирем Әнәс белән матур яшәдек. Ике балабыз туды. Кызым Әнисә тумыштан авыру. 7 яшенә кадәр йөрмәде. Кая гына алып бармадык, әмма табиблар өметебезне өзмәде. Балагызның аяклары сизә, йөреп китәчәк, диделәр. Җиде ел кулымнан төшермәдем. Ул чакта ял йортларына бару өчен Казанга килеп юллама аласы иде. Ике баламны ияртәм дә килеп җитәм. Алты ай саен Казан юлын таптадым. Балам авыру булгач, елаган көннәрем, йокысыз үткәргән төннәрем бик күп булды. Бәхетебезгә, юлыбызда яхшы кешеләр очрап торды. Төрле елларда эшләгән район җитәкчеләренең ярдәмен тоеп яшәдек. Аларның һәрберсе бик булышты, игътибарсыз калдырмадылар. Мин аларга гомерем буе рәхмәтле. Кызыма дәвалау килеште, йөреп китте, – дип искә ала Кәүсәр апа. – Мин аны бик авыр таптым. Мөгаен, тапканда сәламәтлегенә зыян килгәндер, табиблар тартып алды бит. Шуңа, аяклары йөрсә дә, баш мие эшчәнлеге зәгыйфь булды. Әмма үз-үзен тотышы, тәртибе начар булмады. Мин аны яратып, ипләп кенә үстердем. Үзең яхшы булгач, ул да аңлады. Бик зур ярдәмчем, дустыма әйләнде.

Әнисә җитди операция дә кичерә. Шул вакытта район табиблары ярдәм кулын суза.

– Инвалид бу дип куркып калмадылар. Операция уңышлы чыкты. Кызыма ярдәм иткән һәр табибка рәхмәтлемен, – ди Кәүсәр апа. – Операциядән кайткач, Әнисәнең яңа сәләте ачылды. Моңа кадәр кулына ручка да тота алмаган балам карандаш алып рәсем ясый башлады. Бу сәләтенә шаккаттым. Кызым көннәр буе рәсем ясый. Ул рәсемнәрне күреп, мин дә шатланам. Баламның фикерләү сәләте дә ачылды кебек. Моңарчы берни белештерми иде бит. Могҗиза инде бу!

Әнисә әнисенә тормыш авырлыкларын җиңәргә дә булыша. «Мин синсез бер көн дә яши алмыйм», – дигән сүзен ишетүгә, Кәүсәр апа үзен кулга алган.

– Кызымны ашатасы, тәрбиялисе бар дип, егылсам да торам инде. Аның миннән башка кешесе юк. Шушы балама таяныч булып яшәргә кирәк. Җирлек башлыгы да: «Көчле бул, Кәүсәр апа!» – дип кенә тора. Гел хәлемне сорый, бирешмә, ди. Әмма ни дисәләр дә, бала хәсрәтеннән дә ачысы юк икән, – ди ул.

Кәүсәр апа, әниемнең язмышын кабатлыйм, ди. Дүрт ир туганы була аның. Бер энесе хәрби була. Әнисе шул баласын көтеп, өзгәләнеп яши. Бала хәсрәтләре дә күрә ул, ирен дә иртә югалта. Кәүсәр апа да үз язмышын әнисенә охшата. Әнәс абый моннан 11 ел элек вафат булган.

– Ирем бик әйбәт кеше иде. Астма чире белән интекте. Шуңа да озак яши алмады. Ансыз калгач, дөньямның асты өскә килгән иде. Инде хәзер улымны югалтуга түзә алмыйм. Бик читен хәлем, – ди Кәүсәр апа. – 43 яшендә иде ул. Апас кызына өйләнде. Уллары Илсур туды. Гаиләне генә саклый алмадылар, кеше сүзе харап итте. Киленем Фәнүзә белән дә аралашып яшим, кода-кодагыйларым белән дә дусмын. Ярый әле улымның дәвамчысы – оныгым бар. Ул да буйга җитте инде, армиядә хезмәт итеп кайтты.

Ринасның махсус хәрби операциягә киткәненә 1 ел да тулмаган. «Язга җиңеп кайтабыз», – дип киткән булган. Әнисе аның кешелекле булуын, башкалар өчен утка-суга керергә әзер икәнен әйтә.

– Командирлары мактап бетерә алмый. Бервакыт аларның алгы сызыкта чакта ашарларына беткән. Улым төнлә тора да бөтен кешегә җитәрлек итеп бер капчык ипи алып кайта. Менә шунда барысы да шакката. Тормышта да батыр булды. Соңгы юлга озатырга кайткан дуслары да шулай ди. Дүрт мәртәбә үлемнән калган балам. Тик соңгысында гомере өзелгән, – ди Кәүсәр апа. – Әллә күңеле сизде инде, йорт-җирләрне тәртипләп калдырды. Безгә уңайлы булсын дип, мунчаны яңадан төзеде. Үзе бер тапкыр гына юына алды ул анда. Әни, апаны кара, дип кенә торды. Киткәч тә 3 айдан батырлыклары өчен командиры 10 көнгә ялга кайтарды. Соңгы күрешү шул булган икән. Баламны туйганчы сөеп кала алмадым. Әле дә куенымда җылысы, чәчләренең исе тора кебек.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре