Газетага язылу

500 мең штраф: көндез һәм ялларда да тавышланырга ярамаячак?

Тавышланмагыз! Россия Дәүләт Думасында ил күләмендә бердәм тынлык вакытын гамәлгә кертергә җыеналар. Закон проекты хуплау тапса, кичке сәгать унбердән алып иртәнге җидегә кадәр генә түгел, ә көндез һәм ялларда да тавышланырга ярамаячак. Югыйсә күрше хакы шактый кыйммәткә төшмәгәе. Тынлык саклый белмәүчеләргә 500 мең сумга кадәр штраф яный. Чүкечле, җыр-көйле, балалы, кыскасы, шаулы күршеләрне закон белән генә акылга утыртып буламы?

Шүрлек бәласе

Әдилә һәм Нияз Закировлар Казандагы яңа торак комплексларның берсендә сатып алган фатирларында ремонт ясый.

– Әллә күрше хакын хаклыйсы, әллә ремонт эшләрен тизрәк бетерәсе, – дип уфтана гаилә башлыгы. – Көндез борау кабызсаң: «Бала йоклый», – дип ишек шакый башлыйлар, шимбә-якшәмбе көнне дырылдатсаң, йортның «Ватсап»тагы төркемендә: «Без тынычлап ял итәргә телибез», – дип су буе язып тутыралар. Ремонт болай да ярты елга сузылды инде. Яңалык гамәлгә керсә, фатирга күчкәнче еллар кирәк булачак. Акча бит ул. Төзелеш материаллары айлап түгел, көнләп арта. Тагын шунысы да бар: мин көндез эштә, ә кич һәм ялларда кулга чүкеч алырга ярамаячак. Болай булгач, шүрлекне кайчан кагасы соң?

Бүген федераль дәрәҗәдә тынлык турындагы закон юк. Бик күпләр, бигрәк тә күпкатлы йортларда, зур юл яки төзелеш янәшәсендә яшәүчеләрнең үзәгенә үткән әлеге мәсьәләне һәр төбәк үзе көйли. Мәсәлән, Мәскәүдә – төнге сәгать унбердән иртәнге җидегә кадәр, Санкт-Петербургта – кичке сәгать уннан иртәнге сигезгә кадәр шауларга ярамый. Ә Мәскәү өлкәсендә, төнгесенә өстәп, көндез дә «тынлык сәгате» бар. Татарстанда исә «Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында»гы Закон гамәлдә. Аның буенча кичке сәгать уннан иртәнге алтыга кадәр тавышлану тыела. Ял һәм бәйрәм көннәрендә бу кагыйдә иртәнге сәгать тугызга кадәр дәвам итә.

Яңалык хуплау тапкан очракта, ил күләмендә бердәм тынлык вакыты гамәлгә керәчәк. Ягъни кичке сәгать унбердән алып иртәнге җидегә кадәр шауларга ярамаячак. Моннан тыш, ремонтны эш көннәрендә иртәнге сәгать тугыздан кичке җидегә кадәр генә башкарырга рөхсәт итәчәкләр. Әле ул очракта да, көндезге сәгать бердән өчкә кадәр туктап торасы. Аңлашыла инде, соңгысы сабыйларның йокы вакытына туры килә. Ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә күршеләргә комачау итәрлек бернинди каты тавыш та булырга тиеш түгел, ди закон проектын тәкъдим итүчеләр. Кайбер искәрмәләр дә бар: мәсәлән, Яңа ел төнендә иртәнге сәгать дүрткә кадәр бәйрәм итәргә яраячак.

Закон фатирда гына түгел, ә подъездда, ишегалдында, балалар бакчасы, хастаханә, шифаханә, кунакханә һәм тулай торак тирәсендә шау-гөр килүне дә тыя. Машина сигнализациясе тавышы, мотоцикл гөрелдәве, төзелештәге каты тавышлар, салют-фейерверк, хәтта каты яңгыраган көй дә закон бозу очрагы булып исәпләнәчәк. Яңа кагыйдәләр нигезендә көндез – 55, ә төнлә – 45 дБАдан (тавыш басымы дәрәҗәсе күрсәткече. – Ред.) артып киткән теләсә нинди тавыш шаулау булып саналачак. Штраф күләме 500 сумнан 500 мең сумга кадәр җитә. Әниләрне тынычландырып та куйганнар: өйдә бала йөгергән тавыш закон бозуга керми.

Алга китеп булса да әйтик, бу – Дәүләт Думасында тәкъдим ителгән тынлык турындагы закон проектларының беренчесе генә түгел инде. Депутатлар бу уңайдан моңарчы яңгыраган фикерләрне туплап, документны камилләштергән. Шуңа күрә аның яклау табачагына да шик юк.

Ярамыйга карамыймы?

– Әлеге мәсьәлә «көн кадагы»нда тора, – ди «Иҗтимагый фикер – Татарстан» фонды директоры урынбасары Елена Бондаренко. – Еш кына без күршеләрнең ремонт эшләреннән зыян күрүчегә әвереләбез. Борау яки чүкеч тавышыннан кечкенә балалар йоклый алмый. Ахыр чиктә, үзара мөнәсәбәтләр бозыла, низагны шикаятьләр ярдәмендә хәл итәргә туры килә. Шуңа күрә бөтен ил өчен уртак кагыйдәләр гамәлгә керсә, бер дә начар түгел. Яңа закон күбрәк көндезге «тынлык сәгате»н көйләүгә юнәлдерелгән. Ул сабыйларга да, өлкән яшьтәгеләргә дә тынычлап ял итү мөмкинлеген тәэмин итәчәк.

Ландыш Фазлыева Яшел Үзәндә үз йорты белән яши. Дивар артында терәлеп торган күршеләре булмаса да, барыбер төн йокысы юклыктан зарлана ул.

– Бездән бер йорт аша урнашкан өйдә токымлы этләр үрчетәләр. Аларның тавышы көндез дә, төнлә дә тынгылык бирми, – дип сөйли Ландыш. – Биек койма белән әйләндереп алынган йортта пудель токымлы егермеләп эт бар. Бөтен урамны шаулатып торалар. Ашарга утырсак та, йокларга ятсак та, өйдә эт тавышы. «Тавышланмагыз», – дип күршеләрнең ишеген шакып та, полициягә шалтыратып та туйдык инде. Чарасын күрүче юк. «Этнең авызын бәйләп куеп булмый бит», – диләр. Алар да җан ияләре, янәсе. Тик минем дә тынычлыкта яшисем килә. Яңа закон гамәлгә керсә, зур штрафлардан куркырлар иде, бәлки.

Республикада гамәлдә булган тынлык турындагы закон буенча былтыр күпме кеше административ җаваплылыкка тартылуын белергә теләп, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтенә дә шалтыраттык. Тик анда республика буенча мондый исәп-хисап алып барыламы-юкмы дигән сорауга  төгәл җавап бирә алмадылар. Уйланырлык җирлек бар, кыскасы.

Алтын урталык кирәк

Татарстанның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәге башкарма директоры Дмитрий Романов фикеренчә, республикада гамәлдә булган закон да, яңа тәкъдим ителгәне дә бер үк мәсьәләгә килеп төртелә. Ул да булса, иркен яшәргә ияләшкән күршеләрнең, урамда шаулашырга яратучыларның тирә-юньне ду китергән вакытында эләктереп аласы кыен.

– Закон проекты күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләү максатыннан эшләнә. Бигрәк тә көндез «тынлык сәгате» урнаштырырга телиләр. Чөнки күпкатлы йортларда яшәүче яшь әниләр арасында: «Көндез бала йоклый алмый», – дип зарланучылар күп. Йә күршедә ремонт бара, йә башкасы дигәндәй. Әмма шул ук дивар бораулаучының тәртип бозуын ничек дәлилләргә соң? Моның өчен өйгә белгеч килеп, тавышны махсус җиһаз ярдәмендә үлчәргә тиеш. Әмма алар шалтыратулар буенча йөрми бит. Штрафны да полиция вәкилләре генә сала. Идарәче оешманың боларның берсенә дә вәкаләт юк. Алар бу эш белән шөгыльләнә дә алмый, – ди ул. – Әйе, закон проекты яклау тапса, бөтен кеше федераль закон бар икәнен белеп торачак. Димәк, тынгысыз күршеләргә дә шуның белән бармак янарга мөмкин булачак. Татарстанда тынлык турындагы закон бар инде. Тик моңа карап кына төн уртасында фатирда футбол уйнарга яратучы күршеләрне бернишләтә алмыйлар. Икенче яктан караганда, һәр нәрсәдән зарланып яшәүчеләр дә байтак. Закон һәркемгә бертигез булырга тиеш дип саныйм.

Белгеч сүзе

Булат ЗАКИРОВ, «ВТ» юристы:

– «Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында»гы республика законын бозучылар административ җаваплылыкка тартыла. Ул кисәтүне дә, административ штраф салуны да күздә тота. Әйтик, гражданнарга 500дән 1000 сумга кадәр штраф яный. Бу хәл бер ел эчендә тагын кабатланса, штраф күләме 1500–2000 сум булырга мөмкин.

Төнлә ни эшләргә ярамый?

1) Төнлә тынлыкны бозуга китергән очракта телевизор, радиоприемник, магнитофон һәм башка тавыш чыгара торган, шул исәптән транспорт чараларында, сәүдә объектларында, җәмәгать туклануы объектларында һәм күңел ачу үзәкләрендә урнаштырылган җайланмаларны куллану;

2) сак сигнализациясен, шул исәптән транспорт чараларында билгеләнгән тавыш сигналларын вакытында сүндермәү, йә төнлә гражданнарның тынычлыгын бозуга китергән төзек булмаган сак сигнализациясен куллану;

3) пиротехник чараларны куллану;

4) музыка инструментларында уйнау, сызгыру, җырлау, шулай ук төнлә тынлыкны бозган тавышлар чыгару;

5) ремонт, төзелеш, төяү-бушату эшләрен башкару.

Эльвира ВӘЛИЕВА

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре