57 яшьлек балыкчыны яшен сугып үтергән

Кичә Башкортстанның Зианчуринск районында фаҗига булган
Кичә кичен 1967нче елгы ир-ат Башкирская Ургинка авылы тирәсендәрәк Ургинка елгасы яры буенда балык тоткан. Яңгыр коя башлагач, агач ябалдашы астына кереп ышыкланмакчы булган, дип яза ejansura.ru.

Кызганычка, нәкъ менә шушы агачны яшен суккан. Һәлак булган ир-атның мәетен бүген шуннан тапканнар. Хәзерге вакытта фаҗига урынында тикшерүчеләр эшли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре