7 кыз – җиде өмет: татар теленнән БРИ тапшыручы укучылар саны дистәгә дә тулмый

Ике ел элек татар теленнән бердәм республика имтиханын нибары бер укучы – Балтач районының Норма мәктәбендә белем алган Әдилә Шәйхетдинова тапшырган иде. Узган ел андыйлар сигез булса, быел алар – җидәү, Казан, Түбән Кама шәһәрләре һәм Мөслим, Әтнә районнарыннан. Имтихан нәтиҗәләре әлегә билгеле булмаса да, без туган телне яратучы ватанпәрвәрләр кемнәр булуын ачыкладык.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли бүлек җитәкчесе Энҗе Гыйзәтуллина әйтүенчә, 11 нче сыйныфтан соң имтиханны укучылар алга таба укуларын югары уку йортларында дәвам иттерү юнәлешеннән чыгып сайлый. Туган телдән бердәм республика имтиханы югары уку йортларына керү өчен кирәкле имтиханнар исемлегенә керми. Аны сайлаучылар үзләренә уку йортына керү өчен кирәкле 3 имтиханга (рус теле, математика, сайланган бер фән) өстәмә рәвештә тапшыра. Татар теле юнәлешендә югары белем алуны сайлаган очракта гына алга таба БРИ укучыга ярдәм булачак. Туган телдән бердәм дәүләт имтиханының статусын бердәм дәүләт имтиханнары белән тәңгәлләштерү турында федераль үзәк белән сөйләшүләр алып барыла.

Самира

Самира Сәгыйтова – Түбән Кама шәһәрендәге 35 нче лицейның 11 нче сыйныф укучысы. Ул IT юнәлеш буенча китәргә җыена.

– Мин татар телен ничек беләм икән? Туган телдән имтихан бирү белемемә нокта кую өчен кирәк иде. Кемнәргәдер бу көлке булып та тоелды. «Син техник юнәлешкә китәсең, нигә кирәк ул?» – дигән сүзләрне дә ишеттем. Телим һәм бетте китте. Аңлаганына аңлаттым, аңламаслык кешегә бөтенләй дәшмәдем. Дәресен генә әйткәндә, моңа кадәр татар теленнән имтихан биреп булуын белми дә идем. Бу хакта 11 нче сыйныфта гына ишеттем. Шунысы кәефне кыра: «Татар телен биреп кая кереп була?» – дигән фикер яши, – ди Самира. – Минем телем татарча ачылды. Күп вакыт рус телен белмичә дә йөрдем әле. Татар теле укытучысы Гөлүсә Яруллина – безне, без аны яраттык. Төрле чараларда катнаштык. Бер генә сәгать татар теле бик аз инде ул. Әмма лицейда бик тырышып өйрәттеләр. Күбрәк әдәбият укыдык. Татар телендә сөйләшүче танышларым аз иде. Мин аларны «Сәләт» лагерена баргач таптым.

Республикага – 7 бала. Имтихан бирүчеләрнең шулай аз булуын оят дип саный Самира. «70 булса да, аз», – ди ул. Вузларга кергәндә, татар теленнән сынау бирүчеләргә өстәмә баллар бирергә тәкъдим итә. «Әйтик, син 70–75 балл җыйдың ди, нигә шуның өчен берничә балл өстәмәскә? ГТО значогын да алырга тырашабыз бит», – ди Самира.

Камилә

Камилә Минһаҗева Мөслим гимназиясенең 11 нче сыйныфында белем ала. Киләчәктә тормышын татар филологиясе һәм журналистика белән бәйләргә җыена. КФУ үткәргән бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашу, дәрәҗәле урыннар алу аны татарча имтихан бирергә этәргән.

– Моңа кадәр барлык имтиханнарны күмәкләшеп бирергә өйрәнгән идек. Ә үзең генә аудиториядә утыру башта сәеррәк булып тоелды. Имтихан нәтиҗәсеннән күп нәрсә тора. Шуңа күрә бар игътибарымны белемемне күрсәтүгә юнәттем, – ди Камилә.

Аның әйтүенчә, әлегә күп кенә яшьләр татар теленә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирми. Шуның өчен татар телен сайлаучылар да аз. Киләчәктә бу сан артыр дип өметләнә ул.

Диләрә

Диләрә Гарипова Әтнә районының Комыргуҗа мәктәбен тәмамлый. Ул Казан дәүләт мәдәният институтына керергә җыена. Алты ел инде Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең «Алчәчәк» үрнәк бию коллективында бии икән. Диләрә имтиханнарга әзерләнә иде, шуңа күрә аның әнисе – укыту эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбият укытучысы Гүзәл Гарипова белән сөйләштек.

– Кызымны 5 нче сыйныфтан бирле укыттым. Бик тырышып укыды. Район һәм республикакүләм олимпиадаларда катнашты. Әтнә – саф татар районы, тик БРИ тапшыручылар юк. Кызымның район данын күтәрәсе килде. Имтихан тапшырырга каршы килмәде, – ди ул.

Гүзәл Гарипова, туган тел гаиләдә саклана, дигән фикердә. Кызганыч, саф татар авылында әти-әниләр сабыйлары белән русча аралаша. Бу хәл бакчага сабыйларын алырга килгәндә дә күзәтелә. Телефондагы мультфильмнар да –рус телендә. Балалар белән күбрәк өйдә туган телдә аралашырга кирәк.

Регина

Регина Инсапова Казандагы 10 нчы гимназиядә белем ала. Татар теле аңа вузга укырга керү өчен кирәк. КФУның филология юнәлешен сайлаган. Аны журналистика, телевидение, радио өлкәләре кызыксындыра. Татар теленнән сынау бирәм, дигәч, әти-әниләре шаккаткан икән.

10–11 нче сыйныфларда укыганда, сыйныфташларының барысы да татар теле дәресләренә йөргән. Башка милләттән булган сыйныфташларының күбесе татарча аңлый башлаган.

– Татар теле дәресләре аз. Күп кеше русча сөйләшергә өйрәнгән. Яшьләр татарча имтихан бирүдән дә файда күрми. Өйдә, дуслар белән татарча сөйләшеп кенә туган телне үстерә алабыз, – ди Регина.

Камилә

Камилә Гыйләҗиева Казанның 127 нче мәктәбендә укый. КФУның татар филологиясе һәм журналистикасы юнәлешендә укырга керергә ниятли.

– Татар гаиләсендә туып-үстем. Өйдә туган телдә сөйләшәбез. Татар теле миңа бик кадерле. 9 нчы сыйныфта укыганда татар теленнән сынау тапшырган идем. Шуннан соң төрле олимпиадаларда, конференцияләрдә катнашып, әзерлегемне дәвам иттем, – ди ул.

Камилә белдергәнчә, биремнәр бик җиңел булмаган, ләкин әзерләнгән очракта язарга мөмкин. Мәктәптә татар теле дәресләре атнага 2 сәгать укытыла. Дәрестә генә әзерләнү җитми, шуңа күрә өйдә биремнәр чишәргә, төрле күнегүләр эшләргә кирәк.

– Татар теленнән имтихан бирүчеләр саны бик аз, чөнки нәтиҗәсе укырга кергәндә исәпкә алынмый. Барыбер вузда эчке имтихан тапшырырга кирәк. Имтихан нәтиҗәсе белән университетларга кабул итсеннәр иде, – ди ул.

Карина

Казанның 171 нче мәктәбендә татар теле сынавын бирүчеләр икәү  – Карина Хәйруллина һәм Элина Куренщикова. Икесе бергә тапшыргач, кызларга күңелсез булмаган. Кызлар КФУның филология юнәлешен сайлаган.

– Татар теленнән сынау тапшырып, мин туган телемне саклауга өлеш керттем. Башкаларда да киләсе елда шундый теләк тусын иде. Үрнәк буласы килә. Имтиханга мәктәптә дә, өйдә дә бик ныклап әзерләндем. Укытучым Зөлфия Илдар кызы бар белгәнен өйрәтте, – ди Карина Хәйруллина.

Әгәр кеше үз милләтен, Ватанын яратса, туган телне саклап калырга мөмкин дигән фикердә Карина. Татар әдәбиятын күбрәк укырга, татар театрларына йөрергә һәм туган телдә күбрәк сөйләшергә киңәш итә ул.

Элина

– Үзем дә бу сынау турында очраклы рәвештә генә белдем. Укытучым Лилия Альберт кызына зур рәхмәт. Өйдә дә хупладылар. Имтиханда 90 балл җыйганмындыр дип өметләнәм. Татарча БРИ тапшыру мөмкинлеге турында күбрәк сөйләргә кирәк, – ди ул.

Элина әйтүенчә, укыган мәктәбендә татар мохите бар. Әмма, кызганыч, сыйныфларында саф татарча гына аралашучылар бик аз. «Шуны аңласыннар иде: туган телен белгән кеше тормышта беркайчан да югалып калмаячак», – ди Элина.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре