75 яшьлек тракторчы иртәнге 5тә торып, физик күнегүләр ясый

Менделеевск районының Камай авылында яшәүче Мөхәммәтнур абый Әһлиевнең һәр иртәсе физик күнегүдән башлана. Йокыдан торуга герләренә ябыша икән. Көрәшче ул. Бу нәселдә балалар гына түгел, оныклар, оныкчыклар да көрәшә. Гомер буе тракторда, комбайнда эшләгән. Хәзер дә шушы эштә.

– Юынам, тешләрне чистартам да спортка ябышам. 30-40 минут шөгыльләнәм. Башта герләр күтәрәм, күнегүләр ясыйм. Турникта 2-3 минут тартылып торам. Анысы билләргә әйбәт. Сиксән мәртәбә чүгәләп алам. Аннан күтәренке кәеф белән эшкә китәм, – ди ул.
Аның әйтүенчә, сәламәт яшәү өчен, беренче чиратта, чисталык һәм хатын тәрбиясе кирәк. “Әлфия апаң яхшы ашата, киемнәрне юып, чистартып тора да. Бер-беребезнең нервларыбызны бозмыйбыз, – ди Мөхәммәтнур абый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре