Ир-ат кичә – 12 апрельдә, шартлаткыч матдәләрен алу өчен, бер снарядны сүтә башлаган. Шулчак снаряд шартлаган. Ул шундук җан тәслим кылган.
«Бу вакытта өендә 7 баласы белән хатыны булган. Аларга могҗиза белән генә зыян килмичә калган», – дип билгеләп үтелгән төбәкнең тикшерү идарәсендә.
Гаиләдә барлыгы 8 бала тәрбияләнеп, берсе инде балигълык яшенә җиткән. 19 яшьлек уллары фаҗига вакытында өендә булмаган. Шартлау дулкыныннан һәм снаряд кисәкләреннән йортның верандасына, коймасы һәм ике машинага зыян килгән (берсенә ут капкан).
Росгвардиянең ОМОН хезмәткәрләре ишегалдында калган снарядларны тикшереп, хәрби полигонга юк итәргә алып киткән. Тикшерү идарәсендә аңлатып үтелгәнчә, 2001 елда элекке хәрби часть складларында янгын чыкканнан соң хәтәр әйберләр Гусиное Озеро авылы тирәсендә әлегәчә табылып тора.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез