9 Майга Казанда төрле милләт вәкилләре – геройлар турында күргәзмә ачылачак

Казанда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан республиканың төрле милләт вәкилләре-Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында “Татарстанның күпмилләтле геройлары” дигән күргәзмә оештырылачак. Барлыгы 42 геройның тарихы тәкъдим ителәчәк. Татарстан Халыклар ассамблеясе рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин шул хакта белдергән.

“Татарстан Халыклар ассамблеясенең бик әһәмиятле проекты булачак бу. Казанда күргәзмә 3 ай эшләячәк, шуннан соң без аны башка шәһәрләрдә күрсәтә башлаячакбыз. Әлеге күргәзмә бөтен республика буйлап “йөреп чыгарга” тиеш, дип саныйм. Ул төбәкнең көч-куәтенең бердәмлеккә бәйле булуын күрсәтә”, – дип басып ясап әйткән Вәлиуллин.

Проектның авторы – “Наш дом – Татарстан” журналы баш редакторы Наталья Вяткина Аның әйтүенчә, экспозиция Бауман урамы башында – Казан Кремле янәшәсендә урнаштырылачак.

“Һәр стендта төрле милләт вәкиле – өчәр герой тәкъдим ителәчәк. Мәсәлән, чуаш Семен Коновалов, рус Борис Кузнецов һәм мордвалы Михаил Девятаев. Төп идеясе – күргәзмәгә килүче һәркемгә теге яки бу геройның батырлыгы һәм бүләкләре турында тиз генә танышу мөмкинлеге тудыру. Күргәзмә буенча эшләгәндә, төрле халыкларның бик күп геройларын үзебезгә ачтык”, – дип билгеләп үткән Вяткина.
Аның әйтүенчә, күргәзмәнең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында төрле халыклар вәкилләре – күпмилләтле Татарстанның Ватанны саклау юлына басуы.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы"

Көн хәбәре