95 яшьлек Фәгыйлә Вәлиева: «Бервакытта да тавыш күтәреп дәшкәнем булмады»

Тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин белән газетага язмалар әзерләгәндә, хәл-әхвәлләр сорашып куя торган гадәтебез бар. Сөйләшә торгач, уртак танышлар да килеп чыга. Күренекле галимнең укытучысы университеттагы сабакташым Рәзиләнең әнисе Фагыйлә апа Вәлиева икәнлеген белгәч, гаҗәпләндем дә, сөендем дә, сокландым да. Күптән түгел генә ул 95 яшен тутырды.

Хатирәләр

Без укыганда Фагыйлә апа белән Яббар абый гаиләләре белән Чаллыга күченделәр. Аңа кадәр Зәй районының Бигеш авылында яшәгәннәр иде. Икесе дә мәктәптә укыттылар. Ул елларда без Бигеш мәктәбендәге укучылар белән «әвәрә килеп яшәдек». Рәзилә сөйли тора, ә без күрмәгәнне күргәндәй йотлыгып тыңлыйбыз. Авыллары белән дус, тату булып, ярдәмләшеп, актив тормыш белән яшәде алар. Ә Фагыйлә апаны тора-бара «Чаллыдагы әниебез» дип йөртә башладык. Ул чорда шәһәрнең шаулап яшәгән вакыты бит. Күреп кайтасы да килде, йомыш та төшкәләгәндер, күрәсең. Уйлап та тормыйбыз, автобус белән барып төшәбез дә, Рәзилә өйдә булса-булмаса да, Фагыйлә апа янына керәбез.

Ул безне үз балаларыдай каршы ала, ашата-эчертә, шәһәрдә ничек йөрергә икәнлеген өйрәтә. Ул вакытта авылда үскән балаларның дүрт бүлмәле менә дигән фатирны әллә ни күргәне дә булмагандыр. Безгә, күрәсең, ул бик зур тоелгандыр инде. Әле алай гына да түгел, дусларыбыз, туганнарыбыз барса да, кулларына шушы адресны тоттырып җибәрә идек. Бәлки көтелмәгән кунакларның килеп төшүе белән килешмәгән чаклары да булгандыр. Әмма ник бер караңгы чырай күрсәтсеннәр! Инде Чаллыга да күптән барган юк: я телефоннан гына сөйләшкәлибез, я кызлар аша сәламнәр тапшырабыз. Әмма бу гаиләнең эшләгән яхшылыклары, матур мөнәсәбәтләре бер дә күңелдән китми.

Фагыйлә апа сөйләгәннәрдән

– Тормыш җиңелләрдән булмады инде. 1930 елда Минзәлә районының Калмия авылында (хәзерге Тукай районы) колхозчылар гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Гаиләбез ишле иде. Мәктәпне тәмамлагач, өскә телогрейка киеп, Казан педагогия институтына укырга киттем. Бер стипендиягә яшәргә туры килде. Ул чорда әти-әниләр «таяк»ка эшләделәр бит. Бирергә акча юк. Ичмасам, тулай торак та эләкмәде. Укырга чакыру соңрак килгән иде, шуңа урын калмаган. Укуы да авыррак булды инде. Русча бөтенләй белми торган авыл балалары бит без. Ә философия, психология кебек дәресләр рус төркеме белән бергә үтте. Шулай да тырыштык. Юллама биргәндә: «Мөмкин булса, Минзәлә районына җибәрегез әле», – дип сораган идем. Булмады, Зәй районына җибәрделәр. Татар теле укытучысы булып эшләдем.

Ул вакытлар бүгенгедәй истә калган. Коллектив та бик яхшы иде, гомерлек иптәшемне дә шунда таптым. Төгәл ике ел укыткач, физика-математика укытучысы булып килде  безгә Яббар исемле бик матур егет. Ул елларда укытучылар белән спектакльләр куя, җырлап-биеп йөри идек. Яббар белән бер юлдан кайтабыз. Шунда якыннан таныштык, аралашып киттек. Икенче елны туйлар ясап тормый гына өйләнештек. Бигеш миңа бик кадерле. Шунда йорт, мунча салып чыктык, балаларыбыз тәгәрәшеп үсте. Гомеребезнең иң рәхәт чаклары шунда үтте. Олыгая төшкәч, Чаллыда төпләнеп, икебез дә Мулланур Вахитов исемендәге гимназиядә укыта башладык. Озак еллар эшләгәч, шуннан лаеклы ялга киттем. Укыткан балаларым миннән гел: «Апа, ничек сез бер кисәтү ясамыйча, беребезгә бер авыр сүз әйтмичә укыта алдыгыз?» – дип сорыйлар. Шөкер, укытучылар белән дә, укучылар, ата-аналар белән дә яхшы мөгамәләдә булдым. Бервакытта да тавыш күтәреп дәшкәнем булмады. Һәрберсен үз баламдай якын күрдем. Үзләре дә шуңа күрә әйбәт булганнардыр дип уйлыйм.

Үземне бәхетле дип әйтә алам. Янәшәмдә мине аңлаучы, ярдәм итәргә ашкынып торучы ирем, ике кызым булды. Хәзер инде оныкларым белән мәш киләм. Эшемне дә бәяләделәр, күрә белделәр. Архивымда бик күп мактау кәгазьләре, грамоталар бар. Укучыларым газета-журналларга мәкаләләр яздылар. Ялга чыккач та эштән туктамадым. Оекбашлар, өс киемнәре бәйләдем, картиналар чиктем, балаларымны, оныкларымны тәмле ризыклар белән сыйладым. Бүген дә, Аллага шөкер, мин – гаиләмдә бик кадерле кеше. Ходай барыбызны да исәнлектән аермасын дип телим.

Фаяз Хуҗин сөйләгәннәрдән

– Бигешкә укырга килгән елны гаиләбез өчен гаять авыр чор булды. Мин беренче сыйныфка кергән елны әнием авырып киткән иде, тора-бара хәле тагын да авырайды. Өй эшләрен эшләү минем өскә төште. Әти көн буе эштә. Өйдә миннән кечерәк дүрт бала. Иртә белән торып ашарга пешерәм, чишмәдән су алып кайтам. Мәктәптән кайткач, тагын ашарга пешерәм, әни янына хастаханәгә барып өлгерергә дә кирәк. Аннан янә су ташыйм, кичкә тагын берәр нәрсә әзерлим. Төн җиткәч кенә арып-талып дәрес хәзерләргә утырам. Ял көннәрне идән юам, керләр юган булам. Күршеләр дә булышкалый, Бану әби килеп, мичкә ягып, ипи пешереп китә. Мин боларны үземне жәлләтер өчен сөйләмим. Шул хәлләремне Фагыйлә апа белеп алган. Шуннан соң ул мине кайбер җәмәгать эшләреннән бушатырга тырышты, булдыра алганча ярдәм итте. Әгәр шулвакыт хәлемә кермәсә, минем мәктәптә укуларым кай якка юнәлеш алыр иде – белмим.

Фагыйлә апа дәресләреннән күп нәрсәләр онытылган да кебек инде. Әмма истә калганнары да аның осталыгын, үзенчәлекле дәрес бирү ысулын, укучыларына мөнәсәбәтен, алар белән аралашуын күз алдына китерергә мөмкинлек бирәләр. Дәресләрнең тагын бер үзенчәлеген күпләр хәтерлидер, мөгаен: ул безне армый-талмый, вакытын кызганмый, матур, саф әдәби телдә сөйләшергә өйрәтте. Безнең якта, бигрәк тә карманнарда «з» авазы урынына «д» дип сөйләшү киң таралган иде. Аннан соң балалар йортында тәрбияләнүчеләр арасында мишәрләр дә күп иде.

Әдәбият дәресләрендә без барлык классик язучыларның диярлек иҗатын өйрәнеп чыктык. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы күңелемдә бигрәк тә тирән эз калдырды. Мин бу Болгар шагыйре поэзиясенә гомерлеккә гашыйк булдым. 2008 елда Татарстан китап нәшрияты урта һәм өлкән яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Кол Гали. Кол Шәриф, Сөембикә» дигән фәнни-популяр китап язарга тәкъдим иткәч, ике дә уйлап тормыйча, ризалыгымны бирдем һәм, Фагыйлә апаның нәкъ шул дәресләрен искә төшереп, ул сөйләгән рәвештә җиңел генә башкарып чыктым.

Унынчы сыйныфны тәмамлаганда, соңгы кыңгыраудан соң, Фагыйлә апа минем  киләчәккә планнарым белән кызыксынды. Педагогия институтының тарих-филология факультетына керергә җыенумны белгәч, килешүен белдерде, фатихасын бирде.

Сыйныф җитәкчем белән без бүген дә аралашып яшибез. Ул элеккечә һаман тынгысыз, элеккечә Тукай, Такташ, Туфан поэзиясенә гашыйк. Сыйныфташлар белән дә очрашып торабыз. Арабызда Фагыйлә апаны күрү – безнең өчен зур бәхет. Барыбыз да, сыйныф җитәкчесеннән, укытучылардан бик күп нәрсә тора, дигән фикердә чөнки. Укытучыбызга бик рәхмәтлебез.

2005 елда нәшер ителгән «Болгар иле һәм аның шәһәрләре» дигән китабымны мин Зәй районының Бигеш урта мәктәбендә озак еллар эшләп, туган телебезгә, халкыбызга олы мәхәббәт тәрбияләгән кадерле укытучым Вәлиева Фагыйлә Хаҗиәхмәт кызына багышладым. Ул моңа бик лаек.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре