99 яшьлек Әлфия Айдарская: «Бу эшләрне ташлап китә алмыйм, шуңа күрә мин яшәргә тиеш»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, балерина Әлфия апа Айдарскаяның туган көненә эләгү бәхете елмайды. Шулай димичә хәл дә юк. Чөнки 99 яшен тутырса да, эш-гамәле белән бертуктаусыз милләткә хезмәт итүчеләр белән очрашу – сирәк күренеш.

Бәйрәмне дә якын дуслары оештырып биргән аңа. Тик без килгәндә Әлфия апа бик уңайсызланып утыра иде. «99 яшь түгәрәк сан түгел бит инде. Ничектер кыенсынам. Мактанып йөри дип әйтерләр. Әзерләнгәннәрен белмичә дә калдым. Мин үзем дә кунак кына монда. Кыскасы, «меня без меня женили» кебегрәк килеп чыкты», – ди.  «И, Әлфия апа, мондый яшьтә һәр көн бәйрәм кебек булырга тиеш инде ул», – дим. Барыбер тынычландырып булмады. Бәйрәм башланып, әнисе, күренекле композитор Сара апа Сдыйкованың җырлары яңгырый башлагач кына үз халәтенә кайтты.

Әлфия апа – редакциянең дә якын дусты. Шаяру катыш сәбәбен дә әйтеп куя. «Мин монда рухи азык эзләп киләм. Чордашларым, нишләптер, ашау-эчү турында гына кайгырта башлады», – ди. Үзе кет-кет көлә. Чордашларына гына ничә яшьтер? Анысын белмибез. Заманында очып-очып биюенең файдасы тигән: орчык шикелле ул, бер урында утырып та тора алмый, күз тимәсен.

Соңгы берничә елда Әлфия апаның эшләгән эшләре санап бетерә алмаслык. Әнисе Сара Садыйкова белән әтисе, татарның беренче режиссеры Газиз Айдарский тормышына багышланган өч музее бар. Аларны ачуда, экспонат туплауда ул үзе башлап йөрде. Беренчесе – әнисенә багышланганы Апас районының Тутай авылында. Бу – Сара апаның әнисе ягыннан бабасы Әхмәдишаның туган авылы. Икенчесе – Казан шәһәренең 4 нче гимназиясендә. Өченчесе, әтисе турында истәлекләр җыйганы – Яшел Үзән районының Күгеш авылы мәктәбендә. Газиз Айдарскийның туган авылы шушы җирлеккә карый, Сара апаның әтисе Гарифҗан абый да Айдар авылында туып-үскән. Әлфия апа әти-әнисе хатирәләре тупланган музейларга бер дә эзен суытмый.

Әлфия апа 4 нче гимназиядә музей төзү белән беррәттән, уку йорты директоры ярдәмендә «Калфаклы сандугач» дип аталган фестиваль дә оештырды. Кызганыч, күпме генә вәгъдә ителсә дә, бу башлангычны күтәреп алмадылар. Әмма Әлфия апа барыбер бирешми. Бүген фестиваль халыкара чарага әйләнеп бара. Анда онлайн режимда Австралия, Швейцария кебек илләрдән дә чыгыш ясыйлар. Әлфия апаның чит илләрдә дә дуслары күп. Менә минем иң зур байлыгым дип, китаплар, концертлар тупланган флешкасын үзе белән йөртә. Ә сораучылар, күчереп алучылар бихисап икән.

«Сагыналар сине якын дуслар» дигән беренче китабын ул әнисенең якын дусты Гөлшат апа Зәйнашева белән төзегән. «Балет – минем мәхәббәтем», «Йөрәк хәтере»  дигәннәрен үзенә һәм коллегаларына багышлаган. Соңгы елларда исә Әлфия апа башы-аягы белән тарихка кереп чумды. Юбилейлар уңаеннан әти-әнисенә һәм үзенә багышланган  альбомнар ясады. Әнисенең җырларыннан төзелгән беренче китабын «Бибисара моңнары» дип атады. Икенчесе – «Ил кызы» дигәненә, архивларда эзләнеп, теге яки бу сәбәп белән «онытылып» калганнарын кертте. Сара апа турындагы язмаларны җыеп, русчасын да, татарчасын да аерым китап итеп чыгарды. Китапларына  тузан җыеп ятарга ирек бирмәде. Җырчыларга өләште. Районнарга чыгып, очрашулар үткәрде. Музейларга, китапханәләргә таратты.

Әлфия апа Казанда да, Мәскәүдә дә ел саен концертлар оештырды. Хәер, бу урында оештыра дип әйтсәк, дөресрәк булыр. Ел ахырында Газиз Айдарскийның тууына 125 ел була. Ике башкалада да юбилей үткәрү турында килешенгән инде. Шул ук вакытта Әлфия апа башкаларны аптыратмый да, зарланганын да ишеткәнем юк. Ул бик мөстәкыйль. Үзе дә: «Кемгәдер ышанып, соранып, мескенләнеп йөрисем килми», – ди. Бу сүзләрне гадәттә, кайчандыр Президент күрсәтмәсе булып та, тормышка ашмый калган Сара апа Садыйкова хөрмәтенә салынасы һәйкәл турында сүз чыккач әйтергә мәҗбүр. Шулай да бу юлы сөенечле хәбәр җиткерделәр әле. Бишбалтадагы әбисе белән бабасы яшәгән йортка истәлек тактасы куясылар икән. Бу эшкә бер эшмәкәр алынган. Тик җимерелеп беткән йортны истәлек тактасы гына коткара алмас, мөгаен. Башта төзекләндерәсе иде аны. Хәер, Әлфия апа монысына да бик шатланды. Күренеп тора: бөтен әйберне контрольдә тотып, ярдәм кулы сузарга әзер торачак.

Бәлки, бу Әлфия апа ничек өлгерә дә ничек булдыра, дигән сорау сездә дә тугандыр. Бәләкәй генә серен беләм дә кебек. Күргәнегезчә, Әлфия апаның эшлисе эшләре тавык чүпләп бетерә алмаслык. План төзеп куя да (монда берничә ел турында сүз бара): «Бу эшләрне ташлап китә алмыйм, шуңа күрә мин яшәргә тиеш», – ди ул. Шаярган да кебек үзе, ә асылда дөрес әйтә. Бу юлы да кунакларны: «Әтинең юбилеена программа әзерлим. Бер минут вакытым юк», – дип озатып калды. Алга куелган максатлар, хыяллар яшәтә шул кешене.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре