ӘБЕКӘЙ / Наил Шәрифуллин / Парча

Төшемдә тагын әбекәйне күрдем. Авыл башындагы язгы ямь-яшел чирәмдә аякларын сузып утырган да, оядан яңа гына чыккан сап-сары каз бәбкәләрен саклый. Өстендә үзе яратып кия торган парчалы яшькелт күлмәге, аксыл яулыгын аркасына төшереп бәйләгән.

«Менә, балам, Ходай кушып тагын ишле булып чыктылар, исән үссәләр көз көне сезгә дә булыр әле», ди үзе. Күзләрендә балаларча самими сөенү, көләч шатлык. Мин дә сөенәм. Сары йомгак каз бәбкәләре муеннарын сузып бер-берсе белән нидер гәпләшәләр, үлән йолкыганда «лып» итеп артларына утыралар да тагын куанышып-сөйләшеп алалар. Төш булса да исәпләп ятам: шундый матур җылы, кояшлы яз килү – бер шатлык булса, ишле бәбкәләр чыгу – икенче шатлык. Өченчесе – барысыннан да зуррагы – күрешү шатлыгы. «Исән-сау йөрдеңме, балам?» әбекәй озак итеп аркамнан сөйгәндә мин уянып китәм. Бөтен шатлыгым шул мизгелдә эреп юкка чыга. Өзелеп әбекәем-бичарамны сагына башлыйм. Аның инде бу дөньяда булмавы белән һич кенә дә килешәсем килми. Үкенечләр белән аңа күрсәтә алмаган игелекләр төер булып тамак төбемә утыралар.

Әбекәй. Безнең якта әбиләрнең барысына да шулай дип дәшәләр. Әбекәй. Бу сүзне мин сөйләшә башлаган вакыттан алып ир уртасы булганчыга чаклы әйтеп килдем. Мин аның картайганын да, ничектер, сизмәдем. Ниндидер беркатлылык белән аның кайчан да булса бер үләренә дә ышанмадым. Кырык ел буе «әбекәй» дип йөргәч, ул минем өчен инде мәңгелек сыман инде. Тик реаль тормышта, чынбарлыкта мәңгелек бер нәрсә дә юклыгын газиз кешеңне югалткач кына аңлыйсың икән шул.

Мәрхүм сөйли иде. «Казлар артыннан да сине күтәреп йөгердем. Сыер кайтмаса да сине күтәреп эзләргә китә идем. Сепарат аертырга барганда да үземнән калдырмадым», дип. Шулай булгандыр. Үземне белә-белгәннән бирле әбекәйнең «итәгенә тагылып» йөрдем. Ул минем төп тәрбиячем, төп әңгәмәчем, төп яклаучым да иде. Шунлыктандыр, хәтерлим, мәктәпкә укырга кергәч укытучыбыз Сәлимә апага да ялгышып бер-ике тапкыр «Әбекәй» дип дәштем. Классның рәхәтләнеп күтәрелеп көлгәннәре истә калган. Кибеткә чыкса да – мин, Баулыга, Башкортстандагы Приютово бистәсенә, энесе янына барса да, совхоз ягына җыенса да – җитәкләгәне мин. Мин белә-билгәннән бирле хәрәкәтне, юлны яратты, кешеләр белән аралашуны, сөйләшүне үз итте, шуңа хирыс булды. Хәзер уйлап куям, юкка да сөенә белүе, һич кенә дә пошаманга төшеп аптырап калмау сыйфаты, көр күңеллелеге, һәрчак якты чырае, шатлана белүе, тормышны яратуы яшәткәндер аны шулай озак. Шушы санап киткәннәр һәм сабый чакта миңа биргән күңел җылысы булмаса шулай ярата, шулай сагына алыр идем микән әбекәйне.

Мәктәптә ата-аналар җыелышы җитсә, әбекәй йөгерә-атлый шунда китә. Бераздан елмаеп кайтып та җитә. «Наилның җыелышында утыру күңелле ул, ди. – Мактыйлар да мактыйлар». Кышларын мин мәктәпкә дип уянганда әбекәй мичкә әрәмә чыбыгын ягып маташкан була. Шул чыбыкның юклы-барлы күмерендә миңа укырга киткәнче дип тиз генә коймагын да пешереп бирә. Ураза вакытында мин сәхәргә торам. Аның уразага дип алып куйган хәлвәсе була, мине шуның белән сыйлый.

Каникулларда кунакка әни белән бертуган абыйның кызлары Әлфия белән Зөлфия киләләр. Килү белән алар әбекәйдән күзикмәк пешертәләр. Шуның өчен үлә язалар. Аларның кайтуы, күзикмәк минем өчен дә олы шатлык, бәйрәм була иде. Ул ипле, акыллы кызларны шулай ярата идем, алар киткәндә әбекәйгә күрсәтмичә генә күп вакыт мышык-мышык елап та калам. Соныңнан, мәктәпне тәмамлагач, кызлар икесе дә бер-бер артлы медицина институтына укырга керделәр. Әбекәйнең шаяртып әйткән сүзләре нык хәтердә: «Ходаем, икесе дә табиб булып чыксалар, дәвалый башласалар, үлә алмый этләнерсең».

Урманнарга, әрәмәләргә йөрүләрне искә төшерәм. Совхоз әрәмәлегеннән һәр елны әбекәй белән чиләк-чиләк балан, шомырт җыя идек. Җыелган баланнан ул кыш буе балан бөкериләре (бөккәнне бездә шулай диләр), бәлешләре пешерә, әчкелтем җимеш сулары ясый, өстәлгә төелгән шомырттан кабартмалар куя. Ул җиләккә йөрүләр, җиләк бөкериләре. Инде сиксәнне узгач та җиләк дигәндә дөньясын онытучы карчыкны урман каравылчысы Камил абый машинасына утыртып җиләклеккә илтеп куя иде. Әбекәй, яшь кызлар җитезлеге белән, тегеңә ике-өч сәгать эчендә чиләкне тутырып та бирә. Хезмәте өчен каравылчы соңыннан бер-ике кап һинд чәе китерә. Әбекәй кат-кат рәхмәтләр укып алып кала шул ике капны. Хәзер уйлыйм, җиләкне һич кенә дә чәй өчен җыймагандыр ул. Сиксәннән соң биш чакрымдагы урманны әйләнеп кайтуы бик җиңел эш түгел. Ә монда илтеп куялар, алып кайталар. Картлык көнендә җәйге ямьле урманга барып хуш исле болын чәчәкләре арасында, кошлар сайраганда кызарып пешкән эре җир җиләкләре җыю аның өчен бер кечкенә сәяхәт, хозурланып кайту, күңелгә хуш килә торган шатлыклы бер шөгыль, картлыкның аз сөенечләреннән берсе булгандыр.

Җиләк дигәннән, шулай бер сөйләгәне истә калган. «Син, улым, тумаган идең әле. Анаң кияүгә чыккан елны җиләк бик уңды. Ураза да ул елны җиләк-печән вакытына туры килде. Шулай июль башы. Уттан кызу. Уразаның беренче көне. Кызу дип тормадым, йорт арасында эшләр бераз кимегәч чиләгемне эләктердем дә киттем урманга. Әллә кая да бармадым, умарталык тирәсендә генә йөрдем. Төш узуга чиләгемне тутырып әйләнеп тә кайттым. Ул чагында кайнатма ясарга шикәр юк. Кич җитмичә ашап та булмый. Узем генә бит. Кемне булса да сөендерәсе килә. Нишләргә? Тоттым да җиләгемне алып анаң янына – кодагыйларга киттем. Шундагы шаккатулары кодагыйның: «И-и, кодагый, кайлардан гына җыйдың шушындый эре җиләкләрне?» – ди бу. Анаң да сөенде. Икәүләп самавыр куярга керештеләр. «Җиләкләп бер рәхәтләнеп чәй эчик әле», диләр. «Соң, кодагый, мәйтәм, уразададыр бит син, нинди чәй булсын!» дим. «Иртәгәдән генә бит ураза, иртәгә Рамазан аеның беренче көне», дип, сөйрәп диярлек өстәлгә утыртты бу. Бик сусаган идем, «алдашсаң гөнаһасы үзенә», дип бик ышанып бетми генә җиләкләп дүрт тустаган чәй эчтем. Шул вакытта җиләкле чәйнең тәмлелекләре. Шикләнүләрем дөрескә чыкмады. Күршем Мөкатдис картның шуклыгы гына булган. «Көннәр кызу торганда уразаны бер көн алдан башлатасы килгән иде», ди карт ялганчы. «Савабы барыбер үзеңә, гөнаһы булса миңа», дигән була…

Сиксән яшьлек әбиләр җиләк җыярга мөмкин анысы. Ә менә шул яшькә җиткән карчыкның көтү көткәнен күргәнегез, ишеткәнегез юктыр, валлаһи. Әбекәйнең шул яшендә олы көтүне көтеп йөргәнен мин соңыннан, үзе кызык итеп сөйләп биргәч кенә белдем. Соңгы елларда авылда көтү чиратка калды. Ә әнкәйнең сыердан калган кышлау танасы да булгалый. Артык кирәге булмаса да, күпләп мал тотара ярата. Шунлыктан көтүгә ике көн рәттән чыгасы. Гадәттә, чират җиттеме, әбекәй белән әнкәй акчага кеше яллыйлар. Ләкин соңыннан белгәнемчә, кеше таба алмаган вакытлары да булгалаган икән. Сиксән яшьлек әби белән илле яшьлек хатын икәүләп чыкканнар көтүгә. Шундый очраклар мәгълүм булгач мин үземне эт итеп сүгеп куям. Бөкерәя башлаган карчыкның әлсерәп, тилмереп көтү көтеп йөрүендә төп гаепле кеше – мин. Мин моны соңыннан гына аңладым. Имеш, югары белемле инженер ничек авылга кайтып чыбыркы сабы тотсын да, ничек көтү көтсен. Мин тотмагач, әнә, сиксән яшьлек әбекәй тоткан чыбыркыны. Әбекәй сөйли: «Анаңа йомыш белән авылга кайтып китәргә туры килде. Көтүче булып берүзем калдым. Кыр ягына чыгам да таралган малларны бер тирәгәрәк җыям. Аннары бакча ягына (колхозның элекке алма бакчасы – авт.) керәм дә учакта бәрәңге пешерәм. Бер кереп, бер чыгып йөрдем шулай. Көтү көткән сыман да булмады».

Фатир алгач, яңа фатирга беренче булып килгән кунак әбекәй булды. Әллә каян гына ишеткән дә, килеп тә җиткән. Машина белән кайтып алыр әле дип көтеп утырмый иде, бер аягы тегендә, икенчесе монда. Салкын дип тә тормый, өч автобуска утырасы дип тә. Соңгы килүләренең берсендә генә Лениногорскига дип Азнакай автобусына утырып киткән. Килеп җиткәч: «Үлгәнче кайчан күрер идем әле Азнакайны», дип көлеп сөйләде маҗараларын. Кайтып китә башласа һәрчак: «Тәрбияләдегез, балалар, бик рәхмәт, тигез яшәгез!» дип кат-кат кабатлый иде.

Туксаннар тирәсенә җиткәч моңарчы гәпләшергә яраткан әбекәйнең сүзе азайды. Үзең сөйләштерсәң сөйләшә, үзе башлап бик сүз әйтми. Мин моны башта картлык галәмәтедер дип уйлаган идем. Ул гына түгел икән. Улында, Баулыда тора – ашаталар, эчертәләр, тик рәтләп сөйләшмиләр. Кайчагында атналар буе да бер сүз әйтмәскә мөмкиннәр. Авылда тора әни, гомумән, сүзгә саран кеше. Әбекәй үзе сүз башлаганда да әңгәмә барып чыкмаска мөмкин. Шулай күрәсең акрынлап олы кешедә, хәзергечә әйтсәк, комплекс туа. Мин аны кирәксезлек комплексны дип атар идем. Карт кеше, минем хәзер беркемгә дә кирәгем юк, болар мине яратмыйлар икән, мин бер артык кашык, иске җиһаз болар өчен, дип уйлап йөри башлый. Шул уй акрынлап аның аңына сеңә. Кыенсыну, беренче итеп сүз башламау гадәткә әйләнә. Чырайга боеклык иңә. Мондый халәт картлар күңеле өчен иң авырыдыр. Без генә аларны аңларга теләмибез.

Исәннәрнең кадерен белмибез шул без. Тамак төбендәге төер кебек әбекәй исән чагында үтәлергә тиеш, хәзер инде беркайчан да үтәлмәячәк ике үкенеч калды. Мәрхүмнең туып үскән якларын – Башкортстандагы Сүлле авылын исән чакта бер күреп кайтасы бик килгән иде. Ул бу үтенечен бераз оялып-кыенсыныбрак, нәзәкатьле итеп кенә әйтте. Тик алып барып булмады. Бу эшне тормышка ашырмаска нәрсә сәбәп булды икән дип сорыйм хәзер үземнән. Тормыш ваклыклары, күп нәрсәне аннан соңга калдыру гадәте, һаман шул дөнья куу. Ә бәлки төп сәбәп гап-гади сансызлыктыр? Икенче үкенеч – туксан яшенә бер бүләк тә алып бирә алмадым. Монысының сәбәбе дә шул алда язган сансызлык инде. Исәннең кадерен белмәү. Ул бит юк кына әйбергә дә чын-чынлап сөенә белә, яктырып китә, куана идее. Яулык кына булса да кайтарып биреп булмады.

Ул елны кыш җылы килде. Декабрендә дә, гыйнварында да түбәдән тып-тып тамчылар тамып торды. Тик февраль җитү белән тискәре яктан искән әче җил капылт кына чатнама суык китерде. Шул җилдә колакларны өшетә-өшетә эшкә барып керүгә мине кайгылы хәбәр каршы алды. Баулыдан шалтыратып әйткәннәр: әбекәй үлгән. Мине карап үстергән, һәрчак «балам» дип торган, очрашкан саен күңелне яктырткан әбекәй юк инде. Йөрәктә кинәт нәрсәдер өзелеп куйды. Бермәлгә каушап калдым. Ышанасым килмәде. Әбекәй туксан өч яшен тутырган булса да, үзем дә ышанмаган беркатлы оптимизм белән мин әле һаман да аның терелевенә өмет итеп йөри идем бит. Егылып балтырдан аягын сындырып инде ярты ел урын өстендә ятса да, үз акылында булуы, азмы-күпме тамагына капкалап торуы, һәрчак «исән-сау йөре, балам», дип озатып калулары минем беркатлылыкның сәбәбе булгандыр бәлки…

Менә ап-ак кәфенгә төрелгән әбекәйне өйдән алып та чыктык. Асфальт юлны кисеп чыгып Әтәмби урамының башына, аның гомере үткән, килен булып төшкәннән алып сиксән яшенә чаклы яшәгән нигезеннән берничә дистә адымда гына урнашкан зиратка юнәлдек. Көн чатнама суык. Барасы юл шактый. Җеназа күтәргән кешеләр берсен-берсе алыштыра-алыштыра йөгерә-атлый баралар. Минем аларны акрынайтасым, кая болай чабасыз, дип әйтәсем килә. Кырыема авылыбызның мулласын утыртып сүзсез генә алар артыннан барам. Менә авыл башы. Әбекәй гомер иткән, мин үскән нигез, урам, бәрәңге бакчасы җирләре, әбекәй мал саклаган, без балачакта тәгәрәп йөргән чирәмнәр, зират – барысы да тирән кар астында. Соңгы тапкыр Әтәмби урамын кичкән әбекәйне үзенең бәрәңге бакчасы яклап казылган тар кабергә мәңгелек фатирына төшерәбез. Тыныч йокла әбекәй. Гаепләп китмә. Авыр туфрагың җинел, урының җәннәттә булсын!..

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре