Кулында – таяк, җилкәсендә – капчык. Ак сакалы да үз урынында. Ел саен бер үк образда булса да, балаларның яраткан герое булудан туктамый ул үзе. Кыш бабай турында сүзебез. Беркайчан картаймый һәм бер дә үзгәрми, дисәләр дә, хәзер аңа замана таләпләренә буйсынырга һәм үзгәрергә туры килә. Үзгәреш дигәннән: капчыгың – зуррак, сүзләрең азрак булсын.
Айфон сорыйлар
Сер түгел: Кыш бабай ролен ешрак профессиональ артистлар башкара. 25 ел элек тегелгән кызыл халат һәм резинкага эләктерелгән ак сакал белән генә балаларны могҗизага ышандырам димә! Балалар – хәйләкәр. Ак сакаллы картның башлыгы читеннән ялгыш кына чыккан кара чәчен хәзер үк күреп алалар. Бик шуклары сакалыннан ук тартып карар. Чынмы икән, янәсе.
– Балалар олыларга караганда күбрәк белә хәзер. Юк кына нәрсәгә дә зур игътибар бирә алар, – дип башлады сүзен тәҗрибәле татар Кыш бабае – Татарстанның атказанган артисты Илнар Низамиев. – Без үзебезнең балаларны Кыш бабайдан мәхрүм итмәдек – могҗизага ышансыннар! Өйдә гел Кыш бабай костюмы торыр иде. Балалар аны күреп үскәч, мин башка костюм яки шул костюмны әйләндереп киеп, Яңа ел алдыннан балаларыбызны котлап китә идем. Үсә барган саен аңлый башладылар. Әле дә хәтеремдә: котларга дип өйгә кердем, ә башлык читеннән минем кап-кара чәчем чыккан булган. Кызым Айсылу: «Әти бит бу, әтинең чәче», – дип көлгән иде.

Кыш бабайлык стажын төгәл генә хәтерләми – 30 елдан арткан инде. Студент вакытта ук балаларны сөендереп йөргән Кыш бабай ул. Аннары инде сарафан радиосы яхшы эшләгән. Хәзер дә чакыручылар шактый. «10 ар ел рәттән котларга дип йөргән гаиләләр бар», – дип уртаклашты Илнар Низамиев.
– Кыш бабай заман белән бергә атлый, бер дә картаймый. Хәзер балалар арасында айфон, айпад сораучылар да юк түгел. Барлык заманында яшибез бит, шуңа сорыйлар, дим мин, – дип көлә Кыш бабай. – Без кечкенә вакыттагы чор түгел инде, аларны таяк болгап кына шаккатырып булмый. Бүләк биргәч, алар сине оныта, шуңа күрә балалар белән иң башта ук уйнарга, алар белән сөйләшеп калырга тырышам. Кулларына бүләк алгач, аларга син бар ни дә, син юк ни.
Яңа елны дөньяви бәйрәм буларак кабул итеп, балаларына бу бәйрәмнең шатлыгын бүләк итәселәре килгәннәр арасында дини гаиләләр дә бар. Гадәттә алар балалары өчен Кыш бабайны түгел, бүтән персонажларны чакыра икән. «Хуҗа Насретдин яки башка геройлар булып килеп мәзәк сөйләп, аларның бәйрәмнәренә ямь өстәп китәбез. Андый геройларга да бик шатланалар», – ди Илнар Низамиев.
Бүләк өчен генә түгел, Кыш бабайга сәләтен күрсәтер өчен дә көтә балалар. Шигырен дә сөйли, бии һәм җырлый да. «Традицияләр үзгәрми, без кечкенә чакта да шулай иде, хәзер дә шул ук шигырь, җыр һәм бию», – ди артист.
– Балаларны могҗизага ышандыру кыен. Моның өчен матур кием дә, сакал, мыек та, сөйләм теле дә, үзенчәлекле тавыш та кирәк. Кыш бабай куркыныч булырга тиеш түгел, – ди ул. – Шул ук вакытта балаңны Кыш бабайга, могҗизага ышандырырга телисең икән, үзең шундый үрнәк күрсәт. Балаларның могҗизасы әти-әни үрнәгеннән башлана.
«Бүләгемне бирегез дә кайтып китегез»
Баласын әкияткә ышандырырга теләгән ата-ана кечкенәдән үк баласына Кыш бабай һәм Кар кызы турында сөйләргә тырыша. Яңа ел төнендә теләгән теләк чынга аша, дип тә өсти. Шуңа да 10–12 яшьлек балалар арасында да Кыш бабайга ышанучылар юк түгел. Казанда яшәүче Кыш бабай һәм Кар кызы – Алия һәм Олег Тихоновлар гаиләсе дә әнә шундый фикердә.
– Кайбер гаиләләргә килеп керүгә җылы атмосферага чумасың, чөнки анда балалар гына түгел, ата-ана, хәтта әби-бабай да безне күрүенә шатлана. Балалар белән бергә уйный, җырлый, шаяра, көлә. Чын күңелдән ышангандай, – дип уртаклашты Алия. – Ә кайбер гаиләләр исеме өчен дәшәләр кебек. Күршем чакырган иде бит, ник әле мин дә Кыш бабайны өемә дәшмәскә тиеш, дип уйлыйлар сыман. Аларның балалары, гадәттә, йөзгә бәреп үк: «Сезгә акча түләделәр, әйдәгез,бүләгемне бирегез дә кайтып китегез», – диләр. Андый балалар белән кыенрак. Аларны тылсымга да, Кыш бабайга да ышандырып булмый инде.

Нәкъ менә шундый балалар арасында Кыш бабайның сакалын тартып караучылар, аннан тылсым күрсәтүен сораучылар очрый икән. Таякны идәнгә бәргәч, ниндидер могҗиза булырга тиеш бит инде – телевизор экраннарыннан күргән әлеге әкиятне чынбарлыкка туры китерергә тели алар.
– Юкка гына балаларыбызга кечкенәдән үк: «Олыларны – олы, кечеләрне кече ит, ел буе үзеңне тәртипле тот, алайса, Кыш бабай бүләк алып килмәячәк», – димибез. Шул рәвешле без баланы тәрбияләргә тырышабыз, – ди Кар кызы.
Өлкәннәргә дә бүләк кирәк
Тагын бер татар Кыш бабае, Татарстанның атказанган артисты Идел Кыямовның «могҗиза өләшү» стажы 13 елга җиткән. Ул исә балалар Кыш бабайга һәм Яңа ел тылсымына нәкъ элеккечә ышана дигән фикердә. Яхшылап ышандыра белергә генә кирәк.
– Бер кызык вакыйга истә калган. Киноларда яисә интернеттан күреп булса кирәк, бер бала әнисенә: «Кыш бабай балконнан керергә тиеш», – дигән. Балконнан керергә туры килде. Әниләре балаларны кызыктырып, башка бүлмәгә алып кереп киткән арада, мин тиз генә ишектән өйгә кереп, киенеп, балконга чыгып бастым һәм мине дәшкәннәрен көтеп тордым, – дип уртаклашты Идел. – Балаларның теләкләренә килгәндә, ел саен бер төрлерәк инде алар. Балалар үз чорлары өчен популяр булган әйберләрне сорый. Мисал өчен, заманында гидроскутерлар модага кереп киткән иде. Әти-әниләреннән шуны сорадылар. Уенчык күкәй эченнән чыга торган курчаклар популярлашканда, кечкенә кызлар Кыш бабай капчыгыннан шуны эзләде.

Балалар гына түгел, өлкәннәр дә Кыш бабайдан бүләккә шат. Сабыйларына бүләк әзерләгәндә, «тормыш иптәшемә бирерсез» дип матур тартмага төрелгән бүләк тапшыручылар да табыла икән. «Бер ирнең хатынына дип муенса әзерләгәне истә калган. Ә хатыны иренә дип кыйммәтле сәгать тапшырган иде», – дип сөйли Кыш бабай.
– Гомумән, традицияләр үзгәрми, бар да шул ук сценарий буенча бара. Кыш бабайга үз талантыңны күрсәтсәң, бүләк алачаксың – бу хакта иң кечкенә бала да яхшы белә. Шуңа күрә ул уңышлы итеп чыгыш ясарга тырыша. Балалар арасында бик талантлылары бар, – ди ул. – Кыш бабай да шул, традицияләре дә, елы гына алышына.
Түләүле могҗиза
Кыш бабай могҗиза тудыручы булса да, бушка эшләми. Капчыгына салына торган бүләкне баланың әти-әнисе ала, ә аны матур итеп иясенә тапшыру – түләүле хезмәт. «Авито» игъланнар хезмәте мәгълүматлары буенча, Яңа ел сезонында Татарстан Кыш бабайлары уртача 180 мең сум акча эшли ала. Ә Мәскәү тылсымчылары бер айга уртача 185 мең сум эшләргә мөмкин. Шунысы мөһим: керем суммасы заказлар санына, Кыш бабайның тәҗрибәсе һәм чаралар форматына карап аерыла. Гомумән алганда, республикада Кыш бабайның уртача эш бәясе сәгатенә 2 мең сумнан башлана. Ә аны Кар кызы белән бергә чакырасы килгәннәргә 2,5 мең сум түләргә туры киләчәк.
БУ КЫЗЫК!
Быел күпчелек бала Кыш бабайдан бүләккә заманча гаджетлар көтә. Великий Устюгтагы «Кыш бабай» акционерлык җәмгыятенең матбугат хезмәте әнә шул хакта хәбәр иткән. Иң көтелгән бүләкләр исемлегендә акыллы колонка да бар. Тәм-том, йомшак уенчыклар яки йорт хайваннары сораучы балалар да юк түгел.
САННАР
Соңгы айда аниматорлар хезмәте белән кызыксынучылар 31 процент арткан. Аерым алганда, Кыш бабай һәм Кар кызына ихтыяҗның – өч тапкыр, ә Яңа ел костюмнарын арендалау 18 процент арту күзәтелә.
Казанлылар бәйрәм геройлары костюмын сатып алу белән дә кызыксына. Мисал өчен, ноябрьдә Кыш бабай костюмын сатып алу 2,5 тапкыр арткан. Костюмның уртача бәясе – 6,5 мең сум. Сакал, мыек – якынча 5 мең, таяк – 3,5 мең сум.
Рәйдә ФӘЕЗОВА
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез