Ачу белән дөнья ачу: үсмерләр ни өчен тәртипсезлек юлына баса?

Урлашалар, әфьюн тараталар, мәктәпкә чүкеч күтәреп киләләр... Әле берничә көн элек кенә Казанның Горький паркында үсмерләр Мәңгелек утны сүндермәкче булган. Башына нәрсә типсә, шуны эшләүме бу, аптыраганнан кызык эзләүме әллә үзен күрсәтергә теләүме? Киләчәк буынның ачуы кайдан чыга? «ВТ» хәбәрчесе ак белән караны аера белмәүнең сәбәпләрен белеште.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, быел 10 айда республикада үсмерләр тарафыннан 623 (узган елның шушы чорында 635) җинаять кылынган.

– Күбесе урлашу, наркотиклар тарату, мошенниклык, кеше машинасын урлап алып китүгә бәйле. Республикада 2 384 үсмер полициядә исәптә тора. Министрлык, мондый хәлләрне булдырмас өчен, рейдлар, интернет челтәрләренә күзәтүләр, лекцияләр, төрле әңгәмәләр үткәрә, – дип белдерделәр матбугат үзәгендә.

Кайбыч районының Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе баш белгече Алсинә Кузьмина фикеренчә, балалар җинаятькә еш кына башкаларның игътибарын җәлеп итү өчен бара. Йомшак холыклы балаларны шуграклар начар адымга этәргән, кемдер куркыткан очраклар да юк түгел. Монда сәбәп бер генә була алмый.

– Дәрестә тәртипсезләнеп утыручы балалар бар. Хәтта укытучыга  комачаулаган өчен дә беркетмә төзергә була. Аларның укытучы, сыйныфташлары янында үзләрен күрсәтәсе, кәттәрәк буласы килә. Яз көне колониягә озаткан 15 яшьлек үсмернең бәласе дә укытучыны тыңламау, сүгенүдән башланган. Беркетмәләр күп җыелса да, кисәтү ясаудан ерак китә алмадык. Әмма телефонда уен уйнап җиңелгәч, сеңлесенә: «Үтерәм!» – дип ябышкач, җитди карар кылдык. Бу гамәле өчен аңа өч ел җавап тотарга туры киләчәк. Гаиләдән дә күп нәрсә тора. Үсмернең әнисе эчә, әтисе дә җавапсыз. Күпбалалы гаиләдә тәрбия мәсьәләсе аксый, – ди Алсинә Кузьмина.

Белгеч әйтүенчә, кемдер акча, телефон урлап тотыла. Социаль яктан авыр гаиләләрдә мондый хәлләр еш күзәтелә. Минеке дә булсын дип, башкалар әйберенә кул сузалар. Шөкер, наркотик куллану очраклары күзәтелми. Исерткеч эчүчеләр дә кимегән.

– Соңгы вакытта тынычрак әле. Рейдларны еш уздыруның нәтиҗәсе бу. Төнлә дә чыгабыз. Җинаятьләр еш кына төнлә кылына, чөнки әти-әниләр контроле юк. «Комендант сәгате»ндә дә тикшерәбез. Хәзерге вакытта балаларга кичке сәгать 10 нан соң үзләренә генә урамда йөрергә ярамый. Кызганыч, колакларына элмәүчеләр дә бар. Качып өлгерүчеләре дә очрый, кайберләрен тотабыз. Әти-әниләр балаларына игътибарлы булсын иде. Дөнья куып, балаларны ишетмибез бит. Алар мәктәптән, түгәрәктән эмоция белән кайта. Ә безнең сөйләшергә, ишетергә вакыт юк. Әти-әнинең йогынтысы бик зур. Бала-чаганың хәзер эше юк. Телефонда утырып, вакыт үткәрәләр. Яшьтәшләре белән аралаша белмиләр. Ә менә нәрсәдер майтарып, мөгез чыгарып карыйсылары килә. Тик моның өчен җавап тотарга кирәклеген соң аңлыйлар, – ди Алсинә Кузьмина.

Азнакай районы Балигъ булмаган балалар белән эшләү, аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Дамир Гыйләҗев белдергәнчә, районда үсмерләр арасында аңлашылмаучанлыклар, исерткеч эчемлекләр куллану, начар тирәлеккә эләгү очраклары кимегән. Ә менә урлашу очраклары җитәрлек.

– Кибеткә кереп, шоколад урлаучы балалар бар. «Ни өчен алдың?» – дип сорагач, «Ашыйсым килде», – диләр. Бер яктан баланы да аңларга була. Икенче яктан, ул әти-әнисеннән сорарга тиеш. Кайберләре мәктәпкә хәтта иртән чәй дә эчмичә килә. Социаль яктан авыр хәлле балаларны бушлай ашаталар. Әти-әниләрдән еш кына «Без кайда ялгыштык?» дигән сорауны ишетергә туры килә. «Үзегезне бары яхшы яктан гына күрсәтегез», – дим. Тәрбиянең төп чыганагы шул, – ди Дамир Гыйләҗев.

Дамир Гыйләҗев – җәмәгать тәрбиячесе дә әле. Ул, тәртибе аксаган балаларны ияртеп, табигатькә, басу-кырларга алып чыга. Алар белән балык тотарга йөри. Авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга җылы мөнәсәбәт җитмәвен яхшы белә чөнки. Менә шул бушлыкны тутырырга, бары матурлыкны гына күрсәтергә тырыша. «Начар балалар яхшыларына ияреп йөрсен, начар гаиләләр яхшы гаиләне күреп үссен иде, – ди ул. – Балалар каты бәгырьлегә әйләнде дип, җәмгыятькә андый бәя биреп булмый. Мәктәпкә чүкеч тотып килүләр дә юкка түгел. Бала барысын да гаиләдә күреп үсә. Өйдә хезмәт тәрбиясе булсын. Әти-әниләргә шуны әйтәм: балаларыгызга эш кушыгыз, кызганмагыз».

Сентябрь аенда Түбән Кама мәктәбендә килеп чыккан гауга: бер малайның кызчыкны тукмавы социаль челтәрләрдә шау-шу уяткан иде.

– Бер генә әти-әни дә, укытучы да баланы начарлыкка өйрәтми. Мәктәпләрдә тәрбия эше һәрдаим алып барыла. Яшьләр бәгырьсезгә әйләнде, дип әйтмәс идем. Бала – элек тә, хәзер дә бала инде ул. Без укыганда, малайлар рогатка белән борчак аттырып уйный иде. Шаяру дип кабул итә идек. Ул вакытта интернет юк, берәү дә әти-әниләргә әйтми иде, – ди Түбән Кама Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Айзирәк Рамазанова. – Тәнәфес вакытында секунд эчендә булган хәл бу – сез искә алган вакыйга. Малай шуклык белән кызның кулыннан нәрсәдер тартып алган. Менә шуннан башланган инде. Тегесе шуның өчен типкән. Бер-берсенә җавап кайтарганнар. Малайның тибүе – кансызлык, әлбәттә. Укучыларның берсен дә аклап булмый. Икесе дә дөрес эшләмәгән. Теге кызны кыйнаган дип, 5 нче сыйныфта укучы малайның тормышын җимерә алмыйбыз. Кызлар да кайчак үзләренең нәфис зат икәнен оныта. Чикне белергә кирәк. Балалар яхшы белән яманны аңлап бетерми. Ләкин үзләренә кирәк чакта бик яхшы беләләр. Мультфильмнар нәтиҗәсеме бу, белмим. Анда күп кенә персонажлар, җимерелеп, яңадан төзелә бит. Тик тормыш мультфильм түгел. Андагы геройларны – явызлык белән яхшылыкны кире ябыштырып булмый. Ахыры өчен җавап бирәсе бар.

Психолог фикере

Наилә Шәмсетдинова, Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе медицина психологы:

– Балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрендәге барлык конфликтлар аңлашылмаучанлык аркасында барлыкка килә. Начар тирәлеккә балалар күбрәк үсмерлек чорында эләгә. Бу – гаиләләрендә проблемалар туган, әти-әни игътибары җитмәгән, гадәттә кимсетелгән яшьләр. Күчеш чорында үсмергә яшьтәшләр фикере бик мөһим. Өйдә аңлау тапмагач, бала игътибарны урамнан, интернеттан эзли башлый. Начар тирәлектә сүкмиләр, киресенчә, мактыйлар. Әмма тормыш тәҗрибәсе булмау сәбәпле, үсмер бу компаниядәге ярдәмнең иллюзия икәнлеген аңламый.

Мин мәктәптә эшләгәндә, бер бала мәктәпкә портфеленә пычак тыгып килгән иде. Кемгәдер үч итәргә түгел, үзен яклар өчен. Моңа кадәр аны яшьтәшләре еш рәнҗеткән. Әгәр тагын кимсетсәләр, шул пычакны күрсәтергә җыенган бу. Без ул бала белән сөйләштек, барысын да ачыкладык һәм аңлаттык. Мондый очракларда һәр балага да бер үк төрле киңәш биреп булмый. Һәр очракны аерым карарга кирәк. Бәлеш пешерү рецепты гына түгел бу. Әмма мондый гамәлләр барысы да гаиләдә игътибар җитмәүгә килеп тоташа.

Еш кына ата-аналар балалары күңелсез хәлгә юлыккач кына сизенә һәм борчыла башлый. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен, кечкенәдән үк ике арада аралашу, аңлашу булырга тиеш. Бала белән мөнәсәбәтләрнең ничек үсүен күзәтегез. Гаиләдә ышаныч булсын. Яратуны тоеп үскән балада начарлык кылу теләге булмый. Бала борчуын әйтергә килгәндә, әти-әниләр арасында: «Тузга язмаган сорау бирмә әле, болай да эшем күп», – дип борып җибәрүчеләр дә бар. «Минем мәктәпкә барасы килми», – дип әйтүләрен дә игътибарсыз калдырмагыз. Интернетта акча эшлим дип, явыз кешеләр ятьмәсенә эләгеп, җинаять юлына басучы яшьләр дә юк түгел. Балагызның гамәлләренә игътибарлы булыгыз.

Мондый күңелсез очракларны ничек булдырмаска?

  1. «Яратам» сүзен кызганмагыз. Балалар, ихлас мәхәббәтне тойганда, таләпләрне азрак әйтәчәк.
  2. Кочаклагыз, иңбашыннан кагып куегыз. Бу эмоциональ бәйләнешне ныгыта.
  3. Күбрәк аралашыгыз, балаларыгызның тормышы белән кызыксыныгыз, күңел халәтенә карата сизгер булыгыз.
  4. Аңа мөстәкыйль булырга мөмкинлек бирегез.
  5. Өйдәге мохит рәхәт, тыныч булсын.

Нурлисә Хәсәнова, Буа районының Кайбыч мәктәбе укытучысы:

– Элек патриотик тәрбиягә зур игътибар бирә идек. Ватанны, туган якны яратабыз икән, андагы һәр әйбер кадерлегә әйләнә. Менә шул хис кимегән иде. Соңгы вакытта «Алдынгылар хәрәкәте»нең оешуы ватанпәрвәрлекне җанландырып җибәрде. Чараларда катнашырга теләүче укучылар шактый. Мондый оешмаларны күтәрергә кирәк. Яхшы эшләр белән кызыксынган балада кырын гамәлләргә урын калмас иде, минемчә. Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары буларак, күңелендә ниндидер ачу булган балаларны да аңлыйм. Мәктәпкә чүкечне юкка гына күтәреп килмиләр бит. Йә сыйныфташлары кимсетә, йә укытучының игътибары җитми. Педагогларның барысын да якламыйм. «Мин әйттем, мине генә тыңлыйсың», – дип, балага шәхес итеп карамаучылары да бар. Алай итеп кенә замана яшьләрен җиңеп булмый. Үз тәҗрибәмне дә мисал итеп китерәм. Укучыларым миңа: «Апа, сез безне юмор хисе белән үзегезгә караттыгыз», – диләр. 60 яшькә җитсәм дә, укучылар янында үземне алар кебек хис итәм. Шуңа күрә ышаналар, серләрен сөйлиләр. Яңа сыйныфны алгач, Буага экскурсиягә алып бара торган гадәтем бар. Башта куркып калсалар да, ихластан аралашкач, икенче көнне бөтенләй башкача ачылалар. Укытучыдан да күп нәрсә тора. Авыл мәктәбе булгач, бездә тәрбия нык куелган. Начар күренешләрнең булганы юк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре