Кунак күңелен күрү күпмегә төшә? Бу сорауга Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат очрашуында җавап бирергә тырыштылар. Туристлар саны елдан-ел арткан республикада кунакчыллык тармагын ничек үстерәләр? Кайсы юнәлеш өчен күпме акча тотыла? Бергәләп саныйк.
Каян чыккан бәя?
Татарстанда әлеге илкүләм проект максатларына быел 325,8 млн сум акча тотылган. Шуның 283,1 млн сумы федераль акчалар булса, 42,7 млн сумы – республика бюджетыннан. Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов әйтүенә караганда, бу акчалар берничә юнәлешкә бүленә.
– Аның беренчесе – модульле яшәү урыннары булдыру. Быел, мәсәлән, модульле йортлар (кемпинг, глэмпинглар – Ред.) сатып алу өчен җәмгысе 56,8 млн сум күләмендә субсидия бирелде. Әлеге акчаларга 42 номерга исәпләнгән 6 проект тормышка ашырылачак. Моннан тыш, тиздән узган ел субсидия алган 10 проект кунаклар кабул итәргә тулысынча әзер булачак, – дип сөйләде Иванов.
Табигать кочагында яңа ял итү урыннары Казан һәм башкалага якын булган районнарда гына түгел, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Тукай районнарында да барлыкка киләчәк. Кыскасы, мондый төр ял өчен ерак барасы юк: кесә генә чыдасын.
Сүз уңаеннан, глэмпингларда ял итү бәясенең артык кыйммәт (уртача тәүлегенә 10 мең сумнан башлана) булуы турында еш ишетергә туры килә. Бу урында мондый ял йортларын сафка бастыруның чыгымнарын санап карыйк. Әйтик, Югары Ослан районындагы яңа глэмпингларның берсен төзү өчен 40 млн сум акча тотылган. Шуның 15 млн сумы субсидия булса, калганын хуҗалар үз кесәсеннән чыгарган. Шулай итеп, 10 кечкенә йорт төзеп куйганнар. Киләчәктә кунак кабул итүнең башка чыгымнары да өстәләчәк. Шәһәрдән ераграк булган саен, чыгымнар арта гына. Татарстанда беренче глэмпинг ачкан Илнар Хәмидуллин бу җәһәттән субсидия акчасының бик ярдәм итүен әйтте.
– Эшмәкәрлек күзлегеннән караганда, безгә чыгымнарны каплану вакыты да мөһим. Бу җәһәттән дәүләт тарафыннан бирелә торган субсидия ярдәм итә, – ди Яшел Үзән районының Олы Күлбәш авылы янында урнашкан глэмпинг директоры. – Без эшчәнлекне 2020 елда башладык. Ул чакта җәй көне генә эшли идек, хәзер инде кунакларны ел әйләнәсе кабул итәбез. 2023 елга кадәр глэмпингка кадәр юл юк иде, хөкүмәткә рәхмәт – хәзер бу проблема да хәл ителде. Юл булу шулай ук безгә ябылмый эшләргә бик ярдәм итә.
Ярдәмнең артыгы юк
Урманнан шәһәргә кайтыйк. «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысасында төбәкләргә бер мәртәбә субсидия бирелү дә каралган. Быел Татарстан 168 млн сумлык субсидияне җәмгысе 84 проектка бүлгән.
– Иң күп чыгымнар туристик объектлар өчен махсус җайланмалар алу өчен тотылды. 72 шундый проектка 111 млн сум акча бүлеп бирелде. 29,3 млн сумга чаралар уздырылды. Төгәлрәк әйтсәк, бу акчалар “Болгар. Үткәнгә сәяхәт” һәм “Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама” фестивальләре уздыру өчен тотылды, – дип сөйләде Сергей Иванов.
Тагын 101 млн сум акча туризм тармагы өчен кадрлар әзерләүгә бүлеп бирелгән булган. Үзебез өчен генә түгел, бу җәһәттән башка төбәкләргә дә ярдәм итәбез. Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе сөйләвенчә, ел дәвамында 23 төбәктән килгән 178 кеше белемен арттырган.
Идел бит ул – киң бит ул!
Илкүләм проект кысасында башкарыла торган тагын бер проект – “Бөек Идел юлы”. Ул өч күрше төбәкне – Татарстан, Чувашия һәм Мари Элны берләштерә. Моннан тыш, шушы ук проект кысасында тиз йөрешле су транспортында төбәкара маршрутлар да булдырылган. Шул рәвешле су юлы белән сәяхәт итүне тагын да популярлаштырырга телиләр. Нәтиҗәләр инде күренә.
– Әйтик, Казаннан Чабаксарга тиз йөрешле су транспортында баручылар саны 7,1 меңгә җитте. Түбән Новгород – Чабаксар – Казан – Ульян маршрутын Идел аша узучылар саны – 6,4 мең кеше, – ди Иванов.
Нәтиҗә ясарга иртә
Билгеле, Татарстанда кунакчыллык өлкәсе өчен җавап бирүчеләр белән очрашуда журналистлар кунаклар саны белән кызыксынмыйча кала алмады. 2024 ел ахырына якынлаша, кем әйтмешли, чебешләрне санар чак җитә. Әмма, Сергей Иванов сүзләренчә, әлегә нәтиҗә ясарга иртәрәк.
– Без, ялгышмас өчен, рәсми саннар көтәбез. Әлегә фаразлый гына алабыз. Билгеле булганча, 2023 елда Татарстанга килгән туристлар саны 4,2 млн иде. Быел бу сан якынча 6 процентка артык булыр дип уйлыйм, – диде Сергей Иванов. – Гомумән алганда, икътисади күрсәткечләр дә бик канәгатьләндерә. Алар узган елгыга караганда күпкә югарырак булыр дип фаразлыйбыз.
Инде тиздән Татарстан тагын кунаклар белән гөрләп торыр. Яңа ел ялларына, елдагыча, өметләр зурдан: ким дигәндә, 150-160 мең кунак көтәләр. 2025 елның 1 гыйнварыннан кертеләчәк туристик салым комачауламаса, билгеле.
Исегезгә төшерәбез, яңа төр салым кунакханәләрдә яшәү бәясеннән 1 процент күләмендә алыначак. Әмма шул ук вакытта ул 100 сумнан ким булмаска тиеш.
Сан
2021-2024 елларда «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысасында Татарстанда 2 млрд сумга якын акчага 178 проект тормышка ашырылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез