Ачык парламент. Фәрит Мөхәммәтшин язгы сессиягә нәтиҗә ясады

Республиканың икътисадый үсеше, балаларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү һәм хатыннан бер киңәш. Татарстан Парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларының беренче яртыеллыкта башкарган эшенә йомгак ясады.

– Бу елның беренче яртысы шактый киеренке узды. Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан 6 утырыш үткәрелде. Аларда 140тан артык мәсьәлә карап тикшерелде, 200дән күбрәк карар кабул ителде. Дәүләт Советы һәм Татарстан Рәисе тарафыннан 56 закон имзаланды, – диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашуда.

Парламент җитәкчесе әйтүенчә, депутатлар кулыннан узган канун проектлары тормышның төрле өлкәләренә кагыла. Бу – шул исәптән икътисад да, социаль яклау да, бизнеска ярдәм чаралары да. Фәрит Мөхәммәтшин соңгысына аерым тукталды.

– Бизнеска һәрвакыт булышып торырга кирәк. Илгә каршы кертелгән санкцияләр республика предприятиеләрен дә шактый катлаулы хәлдә калдырды. Нефть чыгару күләме кимеде. Безне республикада үз вакытында нефть эшкәртү сәнәгатен аякка бастырукоткарды. Без хәзер коры «кара алтын» гына түгел, ә нефть эшкәртү продукциясен дә сатабыз. Болар барысы да Татарстан икътисадын саклап калырга һәм күпмедердәрәҗәдә үстерергә ярдәм итте, – диде Парламент җитәкчесе.

 Бу яртыеллыкта каралган тагын бер мөһим мәсьәлә –чүп реформасы турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар корпусын бераз тәнкыйтьләп тә алды.

– Бәлки, без үзебез тиешенчә эшләп бетермибездер, – диде ул. – Халыкның каты көнкүреш калдыкларына бәйле зары бик күп: чүплекләр тулган, күл буена чүп-чар бушатып киткәннәр. Бу мәсьәләдә җирле үзидарә органнары һәм чүпне җыю һәм утильләштерү белән шөгыльләнүче оешма арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салырга кирәк. Көзге сессиядә моңа кабат әйләнеп кайтачакбыз. Югыйсә бәяләрне күтәрәләр, ә эшләре шулкадәр генә. Чүп җыючы операторлар үз эшенә җаваплырак карарга тиеш.

Депутатларны ватанпәрвәрлек, үсеп килүче буынга тәрбия бирү мәсьәләсе дә борчый.

– Гаилә тәрбиясе беренче урында, – ди Татарстан Дәүләт Советы Рәисе. – Баланы мәктәпкә биргәнче, сабый тәрбия нигезләрен нәкъ менә гаиләдән ала, әти-әнисеннән, туганнарыннан күреп өйрәнә. Шуңа күрә дә әлеге мәсьәләне Питрәч районында узган күчмә утырышта күтәрдек. Безнең тәкъдимнәрне хупладылар һәм моңа бәйле канун кабул итү озак көттермәс дип уйлыйм. Тәрбия бирү гаилә, балалар бакчасы, мәктәп белән генә чикләнепкалмыйча, бу эштә бөтен тармак министрлыклары, яшьләр оешмалары да катнашырга тиеш. Бүген ватанпәрвәрлекмәсьәләсе дә бик мөһим. Чөнки безгә каршы чыккан илләр күпмилләтле республикаларга игътибарын арттырып, ниндидер авырлык китерергә тырышалар. Менә шуны аңлатып бирә белү мөһим.

Җәйге ялга кадәр үткәрелгән соңгы утырышта беренче тапкыр Конституция советы вәкилләре сайланды. Журналистлар Фәрит Мөхәммәтшиннан яңа органга карата фикерен сорады.

– Федераль үзәк төбәкләрдәге Конституция судларын бетерү турында карар кабул итте. Без моңа каршы идек. Шәхсән үзем бу хакта Мәскәүдә чыгыш ясадым. Чөнки шул рәвешле гади халыкның тормышын катлауландыралар. Бөтен кеше дә зар-интизары белән Мәскәүгә кадәр барып җитә алмый бит. Тик бер нишләтеп тә булмый, канун кабул ителде. Шуңа күрә «Татарстанда моңа охшаш орган кирәкме дигән сорау туды. Бу мәсьәләдә безне Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Татарстан Конституция советына башкарма хакимият органнары да, халык та мөрәҗәгать итә алачак. Әйе, суд вәкаләтләре юк. Әмма мөрәҗәгатьләргә җавап табып, язмача киңәш-тәкъдимнәр бирәчәкләр. Ул тиешенчә эшләп китсен, нәтиҗәле булсын өчен вакыт кына кирәк. Күрше республикаларда, мәсәлән, Башкортстандамондый орган бар инде, – диде Парламент җитәкчесе.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе республиканың каләм әһелләрен дә мактады. Аның әйтүенчә, Татарстан Парлеманты ил күләмендә мәгълүмати яктан иң ачыгы дип табылган. «Монда сезнең дә өлеш бар», – диде ул журналистларга.

Форсаттан файдаланып, Фәрит Мөхәммәтшиннан: «Киләсе елга билгеләнгән сайлауларда үз кандидатурагызны тәкъдим итәчәксезме?» – дип тә сорадылар. Парламент җитәкчесе дөресен әйтергәме-юкмы дигән кебек бераз елмаеп торды да:

Яшь бара. Дәүләт Советы Рәисе буларак та, Россия Закон чыгаручылар Советында да эш шактый. Мәскәүгә дәеш барырга туры килә. Республикада да эш җитәрлек. Илнең иң зур сәяси партиясе булып саналган «БердәмРоссия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлегесекретаре булу да, башка эшләр дә күп вакыт һәм көч таләпитә. Хатын да: «Җитте инде сиңа», – дип әйтте,диде,уенын-чынын бергә кушып. – Шуңа күрә киләсе елдасайлауда катнашмамдыр, мөгаен. Карарбыз. Илдә-көндәхәлләр ничек булыр. Мактанып әйтүем түгел: Парламент Рәисе буларак 25 еллык тәҗрибәм бар. Хөкүмәттәге барлыкэшчәнлегемкүз алдыгызда. Тәҗрибә белән бергә эшнеңкүләме дә артты. Шуңа күрә, әгәр бу вазыйфага дәгъваитмәсәм, Парламент Рәисе булырлык алмаш әзерлисебулыр.

Ныклы карарга килгәнче Рөстәм Миңнеханов һәмДәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән дә киңәшләшергә җыенуын әйтте ул. Уйларга бер ел вакыт бар әле. Әлегә исә депутатлар ялга таралышты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре