Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре:
– Мәҗлесләрдә, хосусан туй вә шатлык мәҗлесләрендә булган вакытыгыз да, көлүдән вә гадәттән тыш уен-көлке сөйләүдән сакланыгыз. Үзегезне тота белеп вә сабыр гына, ачык йөз белән булыгыз.
– Сүз йөртүчеләр вә гайбәт сөйләүчеләрне тыңламагыз, күзегезне түбән салып тик торыгыз, үзегез белән бертигез булсалар – мондый эшләрнең яраклы түгеллеген әдәп белән аңлатыгыз, үзегездән кечкенәләр булганда, мәрхәмәт белән генә тыегыз.
– Нинди җирдә булса да, зәгыйфь вә гаҗизләр очраганда, кулыгыздан килгән ярдәмнән мәхрүм итмәгез, бигрәк тә авыр нәрсәләр күтәреп килгәннәргә юлны иркен итегез.
– Кычкырышучылар вә дәгъвалашучыларга очраган вакытыгызда араларына кермәгез, бәлки бер яктан качып китегез.
– Әдәпле кешеләрне (хәдисләр хәбәренә күрә) Аллаһы Тәгалә сөяр,
халык та сөяр, исеме – үзеннән соңнарга калыр, дөньяда могтәбәр вә
ахирәттә дә бәхетле булыр. Һәркем моны мисал итәр, һәркем хәер-дога
белән искә алыр, сагыныр.
– Халык каршында иң мәхәббәтсез кеше – мәҗлестә үз-үзен олы
күрүчедер. Шуның өчен үз-үзегезне башкалардан олы санамагыз, үз
дәрәҗәгезне белмичә тормагыз!
– Туганнарыгызның серләрен яхшы саклагыз, аларга шатлыклы хәбәрләр сөйләп (әгәр дә аларга зарар китерәчәк булмаса), яманнарын сөйләмәгез! Сүз вә гамәлләрегез белән аларга ихласлы булыгыз, гаепләрен яшерегез, һәрвакытта ачык йөз вә киң күңел белән каршы алыгыз!
Фото: news.zepter.ru
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез