Шушы көннәрдә редакция ярдәм сорап шалтыраттылар. Казанның Азино микрорайонындагы бер йорт ишегалдына исемен-фамилиясен хәтерләмәүче бер бабай кергән. Кайда яшәгәнен дә белми икән. 80 яшьләр тирәсендәге әлеге бабай турында безгә шул якларда яшәүче ханым сөйләде. «Мондый хәлгә калган кешеләр турында кая хәбәр итәргә?» – дип мөрәҗәгать итте ул безгә. Без әлеге сорауга ачыклык кертергә тырыштык.
Дәрвишләр бистәсендә яшәүче Мөнирә апа Гыйззәтуллина адашып йөргән берничә кешегә өенә кайтырга булышкан.
– Кайда яшәгәнен оныткан кешеләр белән бик сак сөйләшергә кирәк. Безнең бистәдә халык бердәм. Озак еллар монда яшәгәч, өлкәннәрне таныйбыз. Әмма кайчак автобуска утырып адашып килүчеләр була. Андый вакытта ярдәмгә ашыгабыз, – ди гомере буе балаларга белем биргән Мөнирә апа. – Әле менә шушы көннәрдә бер әбинең адашып йөрүен күреп алдык. Сораша торгач, ул барысын да исенә төшерде. Безнең якларга килүе юкка түгел – монда яшь чагында яшәгән булган. Кайчак кәефе төшсә, авыруы кузгалса, бүгенгене онытып, яшьлеккә кайта икән. «Ватсап» төркемнәрендә дә актив безнең халык. Шунда фотосын куябыз да килеп алалар.
Өлкәннәрнең адашуының сәбәбе – аларга игътибар җитмәүдә дигән фикердә Казан шәһәренең Тимерьюлчылар хастаханәсенең гомуми практика табибы Гөлнара Вәлиуллина. «Хәзер кешеләр аралашмый, сөйләшми. Бер йортта яшәп тә, рәхәтләнеп чөкердәшеп чәй эчеп утыручылар кимеде. Өлкәннәргә гел аралашу кирәк», – ди ул.
Кешеләрнең адашып йөрүләренә картлык чире – деменция гаепле, ди табиб. Гөлнара Вәлиуллина әйтүенчә, аларның баш мие зыян күреп, яңа туган бала халәтенә киләләр. Әгәр өйдә салкын яки эссе икән, бу кешеләр урамга чыга. Шул рәвешле үзләренә ошамаган җирдән китә.
– Өлкәннәр чире кемгә кайчан килә бит. Безгә мөрәҗәгать итүчеләр арасында 52 яшьлекләр дә, 80не узганнар да бар. Кемдер 90 яшендә дә аек акыл белән яши. Картлык чиренә бирешүчеләр тиз оныта, тирә-ягындагыларга төрле гаеп ташлый, әйберемне урладың, дияргә, ашатмадың, дип тә әйтергә мөмкин. Алар олы йомышларын да, кечесен дә кая туры килә шунда үти башлый. Инде әйткәнемчә, балага әйләнә. Бу очракта ничек ярдәм итәргә соң? Күпләр олыларны участок терапевтына алып килә. Әмма, кызганыч, без аларны дәвалый алмыйбыз. Бу очракта психиатр яки гериатр кирәк, – ди табиб. – Мондый диагнозлы кеше белән озак вакыт шөгыльләнеп, аның хәлен яхшыртып була. Өлкәннәр гел башын эшләтергә тиеш. Моның өчен укырга, сканвордлар чишәргә кирәк. Бармак очлары белән гел нәрсәдер эшләргә кирәк. Ярмалар аерумы, чигүме, вак төймәләрне тегүме – болар барысы да баштагы нейроннарны эшләтә. Аларны эштән тыймау мөһим.
Картлык чире белән интегүчеләрне махсус интернатларга урнаштырырга, йә булмаса, аларны карарга кеше ялларга кирәк.
– Кешеләр хәзер китап укымый, башын эшләтми, уйламый да. Бар нәрсә – телефонда. Урамнарны навигатор аша эзләп табабыз, сүзләрне интернеттан карап язабыз. Безнең буынга картлыкның бик тиз килеп җитүе дә бар, – ди Гөлнара Вәлиуллина.
Без сөйләшкән берничә ведомствода аңлатуларынча, адашып йөрүче кешеләрне күргән очракта алар белән беренче чиратта тыныч һәм җайлы итеп сөйләшергә, кыска гына сораулар биреп, исемен, кайда яшәвен белешеп карарга кирәк. Бу булышмаса, 112 номерына яки полициягә хәбәр итәргә була.
Ә туганнарына исә төп киңәш: өлкәннәрнең кесәләренә аның исем-фамилиясе, адресы, телефон номеры язылган кәгазь салырга кирәк.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез