Газетага язылу
  • Фото: Ясалма фәһем

Ай, бүсерем!.. Аның турында нәрсәләрне белеп торырга кирәк?

Аннан интегүчеләр, рәсми саннардан күренгәнчә, елдан-ел арта. Соңгы арада ул яшьләр арасында ешрак та күзәтелә башлаган. Сүзебез – умырткалыктагы бүсер турында. Аның турында нәрсәләрне белеп торырга кирәк һәм ничек сакланырга соң?

Ай, бүсерем!.. Аның турында нәрсәләрне белеп торырга кирәк?

Сәбәбе. Бүсер, нигездә, умырткалыкка авырлык килү, имгәнү, сеңерләр тартылу аркасында пәйда була. Матдәләр алмашы бозылу, инфекцияле авырулар, умыртка баганасының кәкрелеге (сколиоз) аркасында да барлыкка килергә мөмкин. Умырткалыктагы бүсер бигрәк тә көнозын утырып эшләүчеләр, машина йөртүче, йөк бушатучы, спортның авыр төрләре белән шөгыльләнүчеләрдә еш очрый.  

Билгесе. Умырткалыктагы бүсер күп очракта остеохондроз нәтиҗәсендә килеп чыгарга мөмкин. Ул умырткалар арасында урнашкан дискның чыгып торуыннан гыйбарәт. Умырткалыкның бил өлеше берничә сегменттан тора. Кайсы өлештә пәйда булуына бәйле рәвештә бүсернең билгеләре дә аерыла. Әйтик, аның бер өлешендә бүсер пәйда булганда, оча башы сөяге авырта, чәнти бармак ойый, аяклар шешә, аяк очларына басу авырлаша. Умырткалыкның бил турындагы икенче бер өлешенә бүсер чыккан вакытта бил сызлый, аякның баш бармагы ойый. Андый чакта кеше үкчәсенә баса алмый, кече йомышын башкара алмыйча да тилмерергә мөмкин. Бүсер вакытында күзәтелгән өченче очракта аякларны күтәргәндә бил авырту көчәя, йөргәндә тездән аяк «сынып китә», ир-атларның җенес һәм сидек юллары эшчәнлеге бозыла.

Дәвалау. 2–3 ай дәвамында дәваланганнан ары да файдасы булмаса, бүсердән операция ярдәмендә котылырга мөмкин. Бүсере арка миен, аркадагы нерв һәм кан тамырларын кыскан, аның аркасында аякларын бөгә алмый интегүчеләргә дә бары тик хирургик юл гына ярдәм итәчәк.

Киңәшләр

  • Имгәнү-җәрәхәтләнүләрдән сакланыгыз. Баскычтан төшкәндә, кар көрәгәндә, бакча казыганда, юлда йөргәндә, спорт белән шөгыльләнгәндә, бозлавык булганда аеруча игътибарлы булыгыз. Имгәнгән очракта, каты борчымый дип, табибка бармый калмагыз! Әлеге мыштым авыру турында озак еллар белми яшәп, операция ясатыр чиккә җиткәч кенә аның барлыгын белүчеләр еш очрый.
  • Умырткалыгызга зыян салырлык итеп авыр әйбер күтәрмәгез.
  • Эш белән ялны чиратлаштырыгыз.
  • Күбрәк хәрәкәтләнегез. Йөзү, йога, пилатес – болар бар да бүсердә профилактика чаралары. Көненә ярты сәгать җәяү йөрү дә умыртка баганасын бик ныгыта.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре