Аларның буш вакыты юк. Мәктәптә тырышып укыйлар, бәйгеләрдә җиңелүне белмиләр. Сәнгать, спорт һәм башка өлкәләрдә дә сынатмыйлар. Сүзнең уку алдынгылары турында барганын чамалагансыздыр инде. Тиздән Татарстан Рәисе Чыршысында да катнашачак алар. Өметле яшьләр белән сезне дә таныштырырга булдык.
Зәринә Таҗиева, биологиядән илкүләм олимпиада җиңүчесе (Мамадыш):

– Мамадыштагы 2 нче лицейның 11 нче сыйныфында укыйм. 7 нче сыйныфта олимпиадаларда катнаша башладым. Башта республика этапларында призер булсам, аннан 8–10 сыйныфларда ел саен төбәк этабында җиңдем. Соңгы ике елда илкүләм бәйгеләрдә җиңүләр яуладым. Инглиз теленнән дә олимпиадаларда катнашканым бар. Әмма иң яраткан фәнем – биология. Дәрестә бигрәк тә кеше организмы, табигатькә бәйле темалар кызыксыну уятты. Укытучым Роза Хәнәфиева һәм фельдшер әбиемнең дә өлеше зур. Хыялым – теш табибы булу. «5ле»гә генә укыйм. «Отличник синдромы» дигән нәрсә элек бар иде. Аннан бетте ул. Ни өчен дигәндә, яраткан фәннәргә өстенлек бирә башладым. Үземне акыллы башка санамыйм. Үҗәт, бирешмәс кеше мин. 9 нчы сыйныфта илкүләм олимпиадада катнаштым. Әмма җиңү өчен нибары ике балл җитмәде. Шул чакта ничек борчылганымны белсәгез! Инде кул селтәмәкче идем. БДИга әзерләнсәм, яхшырак булыр, дип уйладым. Шул вакытта үземне җиңәргә көч таба алдым. Әнинең киңәшләре дә булышты. Төнлә укырга тырышмыйм. Йокы минем өчен мөһим. Нәрсәдер килеп чыкмаса, кәефегезне төшермәгез. Теләк булганда, бар нәрсәне дә үзгәртеп була.
Лиана Шакирова, рус һәм татар телләре буенча халыкара олимпиадалар җиңүчесе (Актаныш):

– Актаныш сәләтле балалар гимназия-интернатында укыйм. Рус һәм татар телләреннән узган халыкара олимпиадаларда җиңү яуладым. Инглиз теле һәм хокук буенча республика дәрәҗәсендә җиңүләрем бар. Себер һәм Ерак Көнчыгыш халыклары туган телләре буенча Алтайда узган олимпиадада уңыш елмайды. Талантлар университеты оештырган «Ел таланты – 2024» премиясен оттым. Быел узган «Глаголица» халыкара яшь язучылар премиясе белән бүләкләндем. Моннан тыш, фәнни конференцияләрдә дә катнашам. Казан федераль университеты оештырган Лобачевский, Толстой исемендәге конференцияләрдә дә җиңүгә ирештем. Олимпиадаларда 4 нче сыйныфтан бирле катнашам. Укытучыларым гел ярдәм итеп тора. Шулай ук фәнни китаплар укыйм. Куйган тырышлыгымны игътибарсыз калдырмыйлар: узган ел Рәисебез Рөстәм Миңнеханов, республикабызның талантлы балалары белән беррәттән мине дә очрашуга чакырып, бик җылы әңгәмә корды.
Хамис Магомедова, «Зурлар һәм кечкенәләр» телепроектында катнашучы (Казан):

– Тамырларым Дагыстаннан минем. Милләтем буенча даргин. Казанда тудым һәм үстем. Татарстан халыклары дуслыгы йортында 4 яшьтән кавказ биюләрен өйрәнә башладым. Бер елдан соң мине сәхнәгә чыгардылар. Җирле халыкара фестивальдә Гран-при алу беренче зур җиңүем булды. Аннан «Россия киләчәге» мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә премия алдым. «Европа өметләре» халыкара конкурсында җиңдем. Иң кызыклысы – «Культура» каналында «Зурлар һәм кечкенәләр» телепроектында катнашу. Ул вакытта миңа нибары 12 яшь иде. Шуннан соң Нәҗип Җиһанов, Әлфия Авзалова исемендәге фестивальләрдә җиңдем. Уңыш сере бик гади: яраткан шөгылеңне табарга һәм беркайчан да бирешмәскә кирәк. 11 нче сыйныфта укыгач, буш вакыт бик аз кала. Әмма биюне беркайчан ташламыйм, ул минем өчен – үзе бер ял. Җай чыкканда китап укыйм, фортепианода уйныйм. Яраткан Казанымның матур җирләрендә йөрим.
Айназ Хәертдинов, «Олимпка юл» республика олимпиадасында физика фәне буенча җиңүче (Арча):

– Апаз мәктәбендә белем алам. 2 нче сыйныфтан бирле олимпиадада катнашам. 7 нче сыйныфтан республикада урыннар ала башладым. Үземне барлык фәннәрдән дә сынап карадым. Ә 8 нче сыйныфтан математика, физика, җәмгыять белеме фәннәренә өстенлек бирәм. Өч ел эчендә республика күләмендә 14 урын алганмын. Алга таба илкүләм бәйгеләрдә җиңәсем килә. БДИның тәмен дә иртәрәк татып карадым. 9 нчы сыйныфта 11 нче сыйныф укучылары белән математикадан бердәм дәүләт имтиханы сынавында катнашып, 86 балл тупладым. 10 нчы сыйныфта исә баллым 94 иде. Быел үземә дә БДИ тапшырырга туры киләчәк. Программист һөнәрен сайларга җыенам. Әтием – физика, информатика укытучысы, күп нәрсәне аннан өйрәнәм. Буш вакытымда компьютерлар төзәтәм, өр-яңадан сүтеп җыям. Шәһәрдән ватык техникаларын кайтаручылар да бар. Үзлегемнән гитарада уйнарга өйрәндем. Шахмат, бадминтонны үз итәм.
Светлана Нуждина, татар теленнән халыкара олимпиада җиңүчесе (Казан):

– Казанның 96 нчы гимназиясендә укыйм. 6 нчы сыйныфтан бирле татар теленнән узган олимпиадаларда рус төркемнәре арасында призлы урыннар алып килдем. Узган ел исә халыкара бәйгедә җиңүгә ирештем. Әлеге телгә кызыксынуны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альмира Закирова уятты. Вакытын кызганмыйча, олимпиадаларга әзерләве өчен рәхмәт аңа. Рус милләтеннән мин. Әти-әниләрем татарча белмәсә дә, өйрәнүемне хуплыйлар. Татарстанда яшәгәч, татар телен белергә кирәк. Сыйныфтагы татар кызлары белән кайчак татарча аралашкалыйм. Җиңүләремне истә тотып, быел Рәис Чыршысына да чакырдылар. Бик сөендем.
Фаил Гарипов, физкультура буенча бөтенроссия олимпиада җиңүчесе (Саба районы):

– Бәйгеләрдә 6 нчы сыйныфтан бирле катнашам. Моңарчы республикада призер булдым. Узган ел Якутиядә узган физкультура буенча бөтенроссия олимпиадасында җиңү яуладым. Укытучым Ленар Вафин бик яхшылап өйрәтте, үзем дә олимпиадага көн-төн әзерләндем. Барлыгы 100 балл җыйдым. Спорт темасы буенча биремнәргә җавап бирдем. Йөгерү, гимнастика, ату һәм башка төрләр буенча осталыгымны күрсәттем. Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетына укырга керергә җыенам. Бәйгедә җиңүемнең файдасы бар. Укырга кергәндә, миңа физкультура сынавын тапшырырга туры килмәячәк. Җиңгән өчен 200 мең сум акча да бирделәр. Аны спорт һәм укуга тотачакмын. Футбол һәм мәктәп – бөтен тормыш шул. Шуннан башкага вакыт калмый. Башка фәннәрдән дә «5ле»гә генә укыйм. БДИга әзерләнәм. Репетиторга йөрмим.
Фикер:
Самат Солтанов, Мәскәү югары икътисад мәктәбе студенты:

– Мин – Актаныштан. Мәктәпне тәмамладым инде. Мәскәүдә югары икътисад мәктәбендә беренче курста укыйм. Глобаль үзгәрешләр һәм геомәгълүмат технологияләре географиясе белгечлеген сайладым. Географиядән илкүләм олимпиада җиңүчесе мин. География факультетына олимпиада дипломы белән кердем. Уңышка ирешү өчен, вакытны дөрес итеп бүләргә, көчеңне кирәкле юнәлешләргә сарыф итәргә, кайбер нәрсәләрдән баш тартырга кирәк. Иң мөһиме – эшеңне яратып эшләү. Ансыз тырышу бушка китәчәк. Моны үзем дә сынаган бар. Авырлык килгәндә, бирешергә ярамый. Тормышта кыенлыгы да, җиңеллеге дә була. Бер халәт тә мәңгелек түгел. Укырга кергәч, буш вакыт бетте, монда бик яхшы укыталар. Туган ягыңа кире кайтачаксыңмы, дисез. Минем белгечлек зур шәһәрләр өчен кирәгрәк дип уйлыйм.
Әҗере күпме?
Мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләргә ярдәм чаралары
Республика олимпиадаларында җиңүчеләргә 10 мең сум акча бирелә. Аларны әзерләүче укытучыларга да бу сумма – шундый ук күләмдә. Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләренә 200 мең сум каралган. Укытучыларга исә һәр җиңүче өчен 86 мең сум түләнә. Бөтенроссия олимпиадасы призерлары 100 мең сум ала. Укытучыларга һәр призер өчен 86 мең сум каралган. Халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр «алтын» өчен – 459 мең 771 сум, «көмеш» өчен – 402 мең 299 сум, «бронза» өчен 344 мең 828 сум ала. Аларны әзерләгән педагогларга укучыга бирелгәннең яртысы түләнә.
Алексей Зиновьев, «Белем» җәмгыятенең Татарстандагы филиалы җитәкчесе:
– Заман яшьләре яхшы белем алырга омтыла. Моннан 10–15 ел элек тырышып укучыларга ничектер «ботаник», «ак карга» дип карыйлар иде. Хәзер мөнәсәбәт үзгәрде. Һәм бу бик яхшы. Сыйфатлы белем, яхшы әзерлек яшьләр өчен бик мөһим. Бу инде аларның ниләр белән мавыгуын күрсәтә. Без укучының теге яисә бу фәнне эчтәлеге өчен түгел, укытучыга карап сайлавын яхшы беләбез. Укытучы кызыксыну уята ала икән, ул фән укучыга да ошый. Сәләтле педагоглар күбрәк булган саен, балалар да белемнең әһәмиятен яхшырак аңлаячак.
Яхшы уку – һәрвакыт модада. Белемнең кыйммәте беркайчан да югалмады. Тырышып уку нәрсәгәдер ирешү өчен нигез булып тора. Кечерәкләр моңа төшенеп җитмәсә дә, югары сыйныф укучылары яхшы аңлый.
Ә инде «сәләт» төшенчәсе киң мәгънәгә ия. Дәресләр һәм түгәрәкләр бар. Әйтик, бала математиканы белмәскә, әмма шул ук вакытта бик оста итеп музыка уен коралында уйнарга, рәсем ясарга мөмкин. Шуңа күрә аларның сәләтен ачу өчен, өстәмә белемгә җәлеп итү кирәк. Техник юнәлешме, спортмы – бездә алар күп.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез