Газетага язылу

Аферистлар Казанның студент-медигын 2,5 миллион сум акчасыннан мәхрүм иткән

Казанда медицина көллиятендә укучы 20 яшьлек студент кыз кемнәрнеңдер шалтыратуыннан соң 2 миллион сумнан артыграк акчасын югалткан.

Кызның үзе әйтүенчә, аңа ике номердан Россия көч структурлары «вәкилләре» шалтыраткан. Алар, имештер, студентның банк счетыннан Украина хәрбиләре өчен законсыз төстә акча күчерергә җыенуларын, ә моның акча югалтуга гына түгел, җинаять җаваплылыгына да китерергә мөмкин булуын аңлаткан.

Мошенниклар, янәсе, «декларацияләү» сылтавы белән, бөтен саклык акчасын махсус счетларга күчерергә тәкъдим иткән. Студент аларның кушуы белән барлыгы 2 533 400 сум күчереп куйган. Килеп туган очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Мошенниклар файдаланган телефон номерларының Бөекбританиядә һәм Запорожье өлкәсендә теркәлгәнлеге билгеләнгән.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы тагын бер кат шуны искәртә: Россия хокук саклау органнары беркайчан да акчаны имин счетка күчерү тәкъдиме белән шалтыратмый. Ведомствода кисәтеп әйтелгәнчә, кемнәрдер акча мәсьәләсендә шалтыратса, сөйләшүне шундук туктатырга, нәрсәдер эшләү соралса, башта якыннарың белән киңәшләшергә кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре