Агуның ник дәвасы юк?

Соңгы көннәрдә мошенникларның югары чиновниклар, эре компанияләр җитәкчеләрен, профессорлар һәм академикларны төп башына утыртулары ешайды. Аңлашыла: караклык юлына бик яхшы мәгълүматлы, югары технологияләр белән коралланган, кеше психикасының нечкә якларын яхшы белгән затлар баса һәм максатларына ирешәләр дә.

Миллионлаган һәм йөз миллионлаган сум акча җиңел генә караклар хисабына күчә. Аларның корбаннары чүп кешеләр түгел, кайсыдыр бер тармакта ат уйнаткан, зур эшләр майтарган шәхесләр. Һәм менә шулар бакча баласы кебек җиңел генә алдана да куя. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Телефоннарыгызны карабрак йөрегез, егетләр!» – дип мөрәҗәгать иткәндә, мәктәп балаларына түгел, ә министрларга һәм ведомство җитәкчеләренә эндәшә бит.

Россиякүләм соңгы хәбәрләрдән берничә очракны карап үтик. Екатеринбург администрациясе чиновнигы мошенникларга миллион сум акча күчергән. Җитмәсә ул Милек белән идарә итү департаменты җитәкчесе урынбасары икән, ягъни кәгазь тутырып утыручы гади бюрократ кына түгел. Аңа телефоннан башта «җитәкче»се шалтыраткан һәм бик мөһим эш белән ФСБдан элемтәгә керәчәкләрен әйткән. «ФСБ» озак көттермәгән: шалтыратып, мошенникларның аның исеменә 7 миллион сум кредит алуларын һәм украин сугышчыларына күчерергә җыенуларын хәбәр иткән. Моны икенче бер кредит алып, «куркынычсыз хисап»ка күчереп кенә туктатып була икән. Бик беркатлы схема инде, килешәсездер. Әмма шул схемага бар корбаннар да бик җиңел каба. Чиновник сөйләшүне хезмәттәшләреннән яшереп, банкка чапкан, банкта аңа берсүзсез 1,1 миллион сум кредит рәсмиләштергәннәр һәм «куркынычсыз хисап»ка акча күчерелгән дә.

Очучы-космонавт Михаил Тюрин 15–20 декабрь аралыгында  мошенниклар белән элемтәдә торып, 10 миллион сумны шундый ук схема белән караклар хисабына күчереп куйган. 2001 елда Халыкара космик станциядә 128 тәүлеклек очыш ясарга һәм фәнни экспериментлар үткәрүдә катнашырга башы җиткән Россия Героеның мошенниклар кармагына капмаслык акылы табылмаган.

Россия Фәннәр академиясенең галим-юристы Лев Клебанов телефон каракларына 6,6 миллион сум күчергән. Ул банк серен бозуларга каршы системалар ясаучы булган, ягъни мошенниклардан безне сакларга тиешле адәм баласы. Кем-кем, менә ул мошенникларның кәкре каенга терәтү ысулларын яхшы белергә тиеш иде. Телеграмнан ул үзен мәгариф һәм фән министры урынбасары эзли дигән хәбәр алган. Галим урынбасарның кабул итү бүлмәсенә шалтыраткан һәм аңа түрәнең киңәшмәдә булуын әйткәннәр һәм көтеп торырга кушканнар. Бераздан телефон шалтыраган һәм министр урынбасары роленә кергән мошенниклар тапталган схема буенча корбанны эшкәртергә тотынган. Мондыйрак сюжет уйлап чыгарылган: украин хакерлары министрлык сайтын ватканнар һәм галимнәр исеменә кредитлар рәсмиләштерә башлаганнар. Клебанов исеменә дә кредит алынган. Мошенниклар тагын Росфинмониторинг һәм ФСБ хезмәткәрләре роленә дә кереп сөйләшүләр алып барган. Әңгәмә «куркынычсыз хисап»ка 6 миллион 602 мең сум акча күчерү белән тәмамланган.

«Газпромнефть»нең топ-менеджеры һәм Росприроднадзорның фәнни-техник советы җаваплы секретаре Игорь Гершанович 40 миллион сум акчасын «куркынычсыз хисап»ка күчергән. Акчасы беткәч, аны квартирасын сатарга күндергәннәр. Соңыннан аңа кабергә куела торган венок җибәргәннәр, чәчәкләр арасына гаиләсенә һәм үзенә янау сүзләре язылган кәгазь дә кыстырганнар.

Болар барысы да соңгы көннәрнең һәм атналарның хәбәрләре арасыннан чүпләнгән яңалыклар гына. Барысы да түгел. Алданган интеллектуаллар һәм чиновниклар саны яңгырдан соң чыккан гөмбәләр тизлеге белән үсә. Монда инде кешеләрне наданлыкта, баш мие булмауда гаепләп булмый. Башлары эшләмәсә, алар карьера баскычыннан алай җиңел югарыга күтәрелә алмаслар иде.

Бу юллар авторын башка мәсьәлә борчый: кешеләр ничек бик җиңел кармакка каба? Балык та бит җиме булмган кармакка якын килми. Телефоннан бөтенләй шәрә кармак ташлана һәм зур эшләр майтарып, массалар белән идарә итүче бик күпләр шуны йоталар да куялар. Югыйсә мәгълүмат кырына көн саен мошенниклар схемасы хакында хәбәрләр чыгып тора, башкаларның нәкъ шул ысуллар белән алданулары турында дистәләгән чын сюжет ишетәбез. Әйтик, фатирны саттырганда: «Ышаныч язуы белән фатирыңны сатарга җыеналар, алардан алда үзең сатып кал», – диләр. Ярый, шулай булсын, ди. Беренче карашка андый хәл булырга мөмкин шикелле тоела. Әмма күчемсез милке булган һәр кеше белергә тиеш: нотариустан башка гына ышаныч язуы белән фатир сатып булмый. Инде кемдер синең фатирны сатарга җыена икән, аны уза алуың икеле, иң яхшысы хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итү. Аннан соң фатир саткан акчаны кемдер күрсәткән хисапка күчерү чиктән ашкан наивлык бит инде. Бер гади авыл тракторчысын яисә сыер савучыны шулай алдасыннар да ди, монда бит үзен җәмгыятьнең каймагы-элитасы дип санаганнарны төп башына ике дә уйламый утырталар.

Мошенникларның чиста суга чыгарылмаулары, үзләренең кара эшләрен бик актив давам иттерүләре үзе бик күп сораулар уята. Мәсьәләнең ул ягын күтәрмим әле мин. Караклар үз корбаннарының кем икәнен бик яхшы белеп эш итә бит күпчелек очракта. Димәк, аларның кыек эшләреннән дә хәбәрдар. Проблеманың бу ягына да кагылмыйк.

Ни өчен акыллы гына кешеләр бик җиңел телефон гипнозына бирелә? Сорауның шунысы борчый әлегә. Ниндидер технология бар икән, аны эшләүче белгечләр төркеме дә бар. Аңа каршы технология, ягъни медицина термины белән әйтсәк, «вакцина»сы да булырга тиеш. Безнең психологлар, психиатрлар, мәгълүмат куркынычсызлыгы буенча белгечләрнең бюджеттан хезмәт хакы алучы йөз меңләгән армиясе кайда һәм ни эшли? «Уяу булыйк!» – дип кенә әллә ни майтарып булмый монда. Күреп торабыз бит: сак булырга өйрәтеп матбугатта язу-сөйләүләр генә тиешле нәтиҗә бирми. Кеше телефонны алдымы, гипнозлана. Кем генә булмасын, ихтыярсыз колга әверелә. Шуны раслау өчен югарыдагы мисалларны китердем дә инде мин. Моңа каршы антидот кайда?

                                      Рәшит Фәтхрахманов

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре